1 нче апрель көнне, “САБА-АРЕНА” спорт мәктәбендә мәгариф хезмәткәрләре арасында И.Г.Гәрәев истәлегенә багышланган волейбол ярышының финалы узды. Биредә үз зоналарында 1-2 нче урынны алган командалар көч сынаштылар. Уеннар бик күңелле һәм мавыктыргыч барды. Гомуми нәтиҗәләрдән сон 1нче урынны Тимершык урта мәктәбе командасы, , 2 нче урынны Эзмә урта мәктәбе командасы, 3 нче урынны Икшермә кадет мәктәбе командасы яулады. Җиңүчеләргә грамота һәм акчалата бүләк тапшырылды. Тимершык урта мәктәбе командасы кубокка ия булды.
1 апрель көнне Кукмарада әти-әниләр комитетлары арасында "Тату сыйныф серләре" республика бәйгесенең зона этабы үтте. Саба районы данын Шәмәрдән лицееның 7 в классы яклады, алар финалга уздылар. Чын күңелдән котлыйбыз, уңышлар телибез.
28-29нчы март көннәрендә Казан шәһәрендә туган тел укытучылары арасында үткән мастер - класс Бөтенроссия бәйгесендә Шәмәрдән лицее укытучысы Мулласалихова Гөлсирә Госман кызы лауреат исеменә лаек булды. Конкурс Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы халыкларының тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклауга һәм үстерүгә ярдәм итү, туган тел укытучыларының статусын күтәрү, аларның педагогик тәҗрибәсен тарату максатыннан үткәрелә. Ике көн дәвамында узган бәйгедә педагоглар һөнәри осталыкта көч сынаштылар: мастер-класслар үткәрделәр, үзләренең педагогик проектларын тәкъдим иттеләр һәм түгәрәк өстәл кысаларында туган телләрне өйрәнүгә мотивацияне арттыру, Россия халыкларының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Язгы каникуллар балалар, укучылар һәм студентларның файда белән уза. Балаларның ялын һәм сәламәтләнүен тәэмин итү өчен оптималь уңай шартлар тудыру, аларны иҗади, интеллектуаль, социаль – педагогик эшчәнлеккә тарту, актив тормыш позициясе һәм шәхси сыйфатлар формалаштыру, программалаштыру теориясе буенча база белемнәрен өйрәтү максатыннан программалаштыру һәм робототехникасы буенча укулар оештырыла. Укуларда катнашучылар Java Script и 1С программаларында буенча белем алалар.
Укуларда катнашучылар районның истәлекле урыннарында һәм мәдәни-спорт объектларда булдылар, төрле спорт уеннарының серләрен өйрәнә алдылар.
30 март көнне Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында «Saba Balahoner» һөнәрләр шәһәре» муниципаль конкурсының йомгаклау туры узды. Әлеге чара Baby Skills төбәкара чемпионаты кысаларында үткәрелде. Анда район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр «Декоратив – гамәли сәнгать», «Музыка җитәкчесе», «Мәктәпкәчә тәрбия» компетенцияләре буенча катнаштылар. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар әлеге һөнәрләрнең барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр, аларның социаль әһәмиятен ачтылар һәм үзләренең гамәли эшчәнлеген тәкъдим иттеләр. Конкурс нәтиҗәләре күрсәткәнчә, башлангыч һөнәри юнәлеш бирү эше балаларга төрле һөнәрләр турында белем алырга гына түгел, ә үз осталыкларын, иҗади мөмкинлекләрен күрсәтергә һәм башлангыч һөнәри тәҗрибә тупларга да ярдәм итә.
28 март көнне Саба "Әллүки" балалар бакчасы базасында "Saba Balahoner" һөнәрләр шәһәре конкурсының беренче көне узды.
Чараның максаты: чемпионатка максималь якын булган шартларда, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга, аларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып, эшче һөнәрләрне үзләштерү дәрәҗәсен күрсәтү мөмкинлеге бирү. Бүген 6-7 яшьлек балалар "Чәчтараш һөнәре" компетенциясендә үз осталыкларын һәм сәләтләрен күрсәттеләр. Җирәбә салу юлы белән сайланган конкурс биреме "Хвостиклы" кичке вакыт өчен прическаны ясау булды. Һәр конкурсантның прическасы үзенчәлекле һәм кызыклы килеп чыкты. Комиссия җиңүчеләрне, призерларны һәм номинантларны аларның компетенцияләре нигезендә билгеләде. Балалар барысы да дипломнар һәм сертификатлар алды.
Бүген МБМУ "Сәләтле балалар өчен интернат-мәктәп" базасында программалаштыру һәм робот техникасы буенча уку башланды, Анда 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге мәктәп укучылары, ДАҺББУ"Саба аграр көллияте" студентлары һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Укыту программасы Саба районының спорт комплексларына бару һәм программалаштыру буенча дәресләрне үз эченә ала. Укучылар каникулларны файдалы һәм кызыксыну белән үткәрәчәкләр.
28 марттан 5 апрельгә кадәр Саба муниципаль районы мәгариф оешмаларында «язгы каникуллар»оператив-профилактик акциясе кысаларында чаралар уза. Профилактик чаралар кысаларында Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре белән инструктажлар, очрашулар, әңгәмәләр, ата-аналар җыелышларында катнаштылар. .
2022 нче елның 24 нче мартында Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Саба районы буенча ЮХИДИ бүлеге инспекторы Мәҗитов Ф. З. һәм юл хәрәкәте иминлеге "ДБУнең профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Г. Н. 5-7 нче сыйныф укучылары белән" юл хәрәкәте кагыйдәләре "темасына профилактик әңгәмә үткәрделәр.
Бүген, 25 мартта, Саба гимназиясендә «Уроки цифры» кысаларында “Интернетта куркынычсызлык” темасына чара үтте. Чарада Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, экономика бүлеге җитәкчесе Багманов М. М. һәм информатизация бүлеге җитәкчесе Заһидуллин М.М. катнаштылар. Алар укучыларга Интернетта куркынычсызлык кагыйдәләрен белүнең мөһимлеге турында сөйләделәр һәм социаль челтәрләрдә саклану чаралары буенча тәкъдимнәрен җиткерделәр.
Мәктәпләрдә өченче чирек тәмамланып килә. Язгы каникул 28 марттан башлана һәм 5 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Каникул чорында һәр мәктәп балалар өчен бердәм укыту-танып белү планы буенча эшләячәк. Чаралар кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең актуаль санитар-эпидемиологик таләпләрен үтәп оештырылачак.
Язгы каникуллар чорына планнар