ЯҢАЛЫКЛАР


10
октябрь, 2025 ел
җомга

Саба гимназиясенең  “Аулак-өй” төбәкара проект  җиңүчеләре, бер торкем укучылар һәм җитәкчеләре,  Казан шәһәренә “Мәдәни сәяхәттә” булып кайтты. Проект җитәкчесе,Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге әгъзасы Сәрия Җиһаншина  чакыруы буенча әзерләнгән әлеге программа эчендә  төрле чаралар каралган иде.  

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

Саба урта мәктәбенең 6а һәм 6б сыйныф укучылары атна саен гуманитар ярдәм штабында СВО хәрбиләренә ярдәмгә маскировка бәйләргә йөриләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

8
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Мәктәбебездә Саба районы “Алдынгылар хәрәкәте”  җитәкчесе Илнар Илдар улы белән очрашу үтте.Укучылар үзләрен кызыксындырган  сорауларга җавап алдылар. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

7
октябрь, 2025 ел
сишәмбе

Күпьеллык нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте, үсеп килүче буынга белем бирү һәм тәрбия бирү системасына зур өлеш керткәне өчен "Мактаулы остаз" күкрәк билгесе белән ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп  - интернаты» укытучы-дефектологы Габтрәхимов Марат Наил улы бүләкләнде. Котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

6
октябрь, 2025 ел
дүшәмбе

5 октябрьдә илебездә укытучылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Бу бәйрәм көн саен үзләрен җәмгыять һәм ил өчен кирәкле эшкә – балаларны тәрбияләүгә һәм укытуга, аларны хәзерге җәмгыятьтә тормышка әзерләүгә багышлаган кешеләрне берләштерә. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2025 ел
җомга

Юлбат төп гомумбелем бирү мәктәбендә Саба муниципаль районының беренчеләр хәрәкәте кураторы Хаҗиев Илнар Илдар улы белән сыйныф очрашуы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2
октябрь, 2025 ел
пәнҗешәмбе

2025 ел-“Ватанны саклаучылар елы” уңаеннан Шекше төп мәктәбендә солдат белән очрашу үткәрелде. Очрашуга ВДВ өлкәсендә хезмәт итеп, әле күптән түгел генә туган якларына әйләнеп кайткан Мубараков Илнур Газинур улы килде. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

1
октябрь, 2025 ел
чәршәмбе

Балалар үзләренең спектакльләрендә биюләр, шигырьләр ярдәмендә тамашачыга Планетабызны саклауның мөһимлеген җиткерделәр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

      1 октябрь көнне район мәдәният йортында әнә шундый исем астында район күләмендә Укытучылар көненә багышланган тантана узды. Әлеге бәйрәмдә мәгариф өлкәсендәге нәтиҗәле хезмәтләре өчен дәүләт бүләкләренә ия булган иң яхшы педагоглар һәм тәрбиячеләрне Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов  котлады. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров үз эшләрен намус белән, яратып һәм югары профессиналь дәрәҗәдә башкаручы педагогларны бәйрәм белән котлап, авыр һәм мактаулы хезмәтләрендә уңышлар теләде, алдынгы педагогларга мәгариф идарәсенең Мактау грамоталарын тапшырды.

   

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

30
сентябрь, 2025 ел
сишәмбе

2025 елның 27 сентябрендә «Казан» Агросәнәгать паркы территориясендә «Осталар шәһәре-2025» республика авыл хуҗалыгы продукциясе һәм техник иҗат әйберләре ярминкә — күргәзмәсе узды. 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International