Килдебәк урта мәктәбе базасында 6 – 8 сыйныфта укучы егетләр арасында мини-футбол ярышы узды. Биредә үз зоналарында 1 нче урынны алган командалар катнашты. Укучылар матур һәм куңелле уеннар күрсәттеләр. Урыннар түбәндәгечә билгеләнде:
МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы коллективы Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан оешма биләмәләрен бизәү, матурлау буенча үткәрелә торган районкүләм бәйгегә ныклап әзерләнә.
Бәйрәм җиткәнен чыршы
Кайлардан гына белгән.
Энәле күлмәген кигән дә
Безгә кунакка килгән.
Дуслар белән бергәләп
Бәйрәмне каршыларбыз.
Чыршы тирәли уйнап,
Җырлап күңел ачарбыз.
Татарстанда яшәүче халык вәкилләренең туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү, республиканың күпмилләтле халык бердәмлеген ныгыту максатларында 2021 ел Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде.
Татарстан респуликасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы үткәргән бу бәйгедә “Саба муниципаль районының ”Үсеш” Шәмәрдән лицее социаль педагогы Гараева Эльмира Камил кызы җиңү яулады.
“Тимершык “Кояшкай” балалар бакчасы МБМБУ да мәктәпкәчә белем бирү оешмалары укытучылары өчен «Балалар бакчасында сәяси мәдәни белем һәм тәрбия» темасына төбәкара семинар үткәрелде. Семинарда педагогика фәннәре кандидаты, доцент, “Туган телдә сөйләшәбез”, “Говорим по татарски” УМК авторы Зарипова З.М., Киров һәм Пермь өлкәсеннән, Владивосток каласыннан, Теләче, Балтач, Кукмара, Арча һәм Саба районы балалар бакчасында эшләүче укытучылар катнашты.
15 декабрь көнне Балалар Иҗат үзәгендә онлайн форматта “Алтын башмак” районкүләм хореография конкурсы узды. Әлеге бәйге районда җиденче тапкыр уздырыла. Укучылар “Алтын башмак” хореография конкурсында бик теләп катнашалар. Бәйгедә барлыгы 16 бию коллективы көч сынашты.
МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында "Хезмәт төбе - хәзинә" атналыгы барышында балаларны төрле һөнәр ияләре белән таныштыруны дәвам итү, әти-әниләрнең һөнәрләренә кызыксыну уяту, алар кебек тырыш булырга күнектерү, хезмәт сөючәнлек тәрбияләү максатыннан төркемнәрдә балалар белән кызыклы әңгәмәләр, сюжетлы-рольле уеннар, бердәм белем бирү эшчәнлекләре оештырылды. Йомгаклау чарасына кунакка алтын куллы әниебез – Шәрипова Гөлияне чакырдык. Ул балаларны кәгазьдән төрле чыршы уенчыклары ясау алымнары белән таныштырды. Балаларга игътибарлы булып төгәл эшләргә кирәклеген төшендереде. Күңел җылысын биреп эшләгәндә генә кул эшләнмәләре матур һәм зәвыклы булуын аңлатты.
МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар әти-әниләре белән берлектә районкүләм үткәрелүче конкурсларда даими катнашып киләләр.
Җир йөзенә һәр кеше үз язмышы белән туа. Тирә-юнебездә сөйләшү, күрү, ишетү, ирекле хәрәкәтләнү сәләтләреннән мәхрүм ителгән кешеләр күп. Кайберләре дөнья йөзенә шундый булып туа, ә кайберләре аерым сәбәпләр аркасында әлеге сәләтләрен югалталар.
Декабрь аеның беренче ункөнлеге Халыкара инвалидлар көне буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан бүген Шәмәрдәннең 1 номерлы “Әкият” балалар бакчасында Имамиева Рияна белән очрашу оештырылды.