“Нургали оныклары” активистлары традицион көзге экологик “Агач утырт” акциясендә актив катнаштылар.
Кадерле һәм хөрмәтле коллегалар, сезне һөнәри бәйрәмегез-Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне белән котлыйбыз! Сезгә чын күңелдән бәхет, игелек, мәхәббәт, игътибар, кайгыртучанлык, аңлау, ярдәм телибез.
Казанда «Kazan Digital Week 2021»халыкара форумы уза. Форум программасында бүгенге көндә иң актуаль темалар яктыртылды. Саба муниципаль районы мәктәпләре педагоглары «Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр»темасына иң яхшы спикерларны тыңладылар.
Татарстан Республикасында мәктәпләрдә шахмат зоналары ачу буенча махсус проект гамәлгә ашырыла. 22 сентябрь көнне Олы Кибәче урта мәктәбендә тантаналы төстә шахмат зонасы ачылды. Чарада катнашкан ТР Дәүләт Советы депутаты М. И. Галиев мәктәбебезгә шахмат өстәлләре, комплектлары бүләк итте. Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары –Саба муниципаль районы башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе М. Р. Кәримов, Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе И. Ф. Шакиров, Олы Кибәче авыл җирлеге башлыгы Сафин А. К. укучыларга шахмат уенын тагын да активлаштырырга тәкъдим итеп, уңышлар теләделәр.
Планетабызның экологик проблемалары кеше тормышы эшчәнлегенә бәйле һәм бу проблема елдан-ел актуальләшә бара. Кәгазь эшләнмәләр - барлык көнкүреш калдыкларының өчтән беренә туры килә. Һәр секундта планетабызда урманнар киселә. Ә без нәрсә белән ярдәм итә алабыз соң? Мәсәлән, макулатура җыярга мөмкин . Чөнки макулатура куллану агачларны сакларга мөмкинлек бирә. Шуңа күрә безнең мәктәптә макулатура җыю буенча " Агачны сакла!» акциясе оештырылды. Акциянең төп максаты - әйләнә-тирәлекне саклауга омтылу.
Бүген, 21 нче сентябрь көнне Сатыш авылының «Кояшкай» балалар бакчасында йөрүчеләр «Saba Вalahoner» муниципаль программасын тормышка ашыру кысаларында банкир, телевидение журналисты, ветеринария һәм эколог кебек яңа һөнәрләрне үзләштерә башладылар. Программада катнашучылар балалар иҗаты үзәгендә паспортлар, Ак Барс банк" банкында купюралар (барслар) алдылар. Яңа һөнәрләргә алар "Ак Барс Банкта, "Саба дулкыннары" телерадиокомпаниясендә, ветеринар станциясендә һәм МПП ЖКХ оешмаларында беренче тәҗрибә һәм күнекмәләр алдылар.
Сәләтле балалар мәктәбенең мәгълүмати-китапханә үзәгендә 1 сыйныф укучылары тәүге тапкыр мәктәп китапханәсе белән таныштылар. Чара барышында беренче сыйныф укучылары кызыксынучанлык, активлык һәм зирәклек күрсәттеләр, кызыклы биремнәр үтәделәр, китаптан файдалану кагыйдәләрен тыңладылар.
15 нче сентябрь көнне Татарстан Варислары Берлеге туган көнен билгеләп үтә. Балалар оешмасы 1990 нчы елда төзелгән. Иштуган урта мәктәбендә бу көнне икенче сыйныф укучыларын Эзтабарлар, ә бишенче сыйныфларны Варислар берлегенә кабул иттеләр.
"Игътибар-балалар! шулай, 2021-2022 нче уку елына мәктәпкәчә белем бирү чараларының гомуми планы нигезендә, мәктәптә юл-транспорт имгәнүләрен профилактикалау буенча чаралар комплексы үткәрелә.
Саба районы укучылары район, республика лагерьларында гына түгел, Халыкара лагерьларда да ял итәләр. Олы Кибәче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Хәнәфиев Тимур 24 августтан 13 сентябрьгә кадәр «Артек» Халыкара балалар үзәгендә ял итте.