ЯҢАЛЫКЛАР


10
август, 2021 ел
сишәмбе

Саба 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасы  күренешләре

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
август, 2021 ел
дүшәмбе

Олы Шыңар авылы “Әллүки” балалар бакчасы балалары җәй айларын күңелле һәм файдалы итеп үткәрә. Тәрбияче Сафина Чулпан балаларны Кече Шыңар чишмә буенда үсүче дару үләннәре белән таныштырды һәм ничек итеп җыярга кирәклеген аңлатты. Балалар кәрзиннәренә дару үләннәре җыйдылар:үги-ана яфрагы, көтүче сумкасы, меңъяфрак, әнис орлыгы.

Чишмә буе балалар, әти-әниләр белән шау-гөр килә. Балаларга бик кызык, еракта үзенең оныгы белән Шыңар бабай күренде... Балалар Шыңар авылы  һәм Чишмә тарихы белән таныштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

6
август, 2021 ел
җомга

Без бу атнада  Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында балаларны йорт хайваннары тормышы белән таныштырдык. Балалар йорт хайваннары һәм аларның балалары турында белемнәрен ныгыттылар. Сүзлек запасын баеттылар, әйләнә-тирә табигать дөньясы белән кызыксынуны һәм танып-белү активлыгын арттырдылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

5
август, 2021 ел
пәнҗешәмбе

Балалар бакчасының һәм педагогик коллективның төп бурычы – балаларның физик һәм психик яктан сәламәтлекләрен саклау һәм ныгыту. Төрле чыныктыру чаралары белән рәттән балалар пожар куркынычсызлыгы кагыйдәләрен дә өйрәнәләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

4
август, 2021 ел
чәршәмбе

Олы Кибәче “Күбәләк” балалар бакчасы  балалары белән шифалы үләннәрне  күзәттек, аларны танырга өйрәндек. Аларның нинди авыруларга файдалары булуын карап киттек. Ничек кулланырга кирәген кабатладык. “Шифалы үләннәр” дип аталган альбом-гербарий ясадык.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

3
август, 2021 ел
сишәмбе

2 нче август көнне "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе кысаларында Курсабаш мөмкинлекләре чикле балалар өчен интернат-мәктәбе укучыларына букчалар һәм мәктәп кирәк-яраклары тапшырылды. Әлеге акциядә катнашканнарга барысына да зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2
август, 2021 ел
дүшәмбе

Кукмара районы Лубян урман-техник колледжы базасында Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары IV слетының рәсми ачылышы булды. Әлеге чарада 31 мәктәп урманчылыгыннан командалар катнашты. Слет кысаларында оештырылган күргәзмәдә Балалар иҗат үзәгенең техник иҗат юнәлешендәге берләшмәләрдә шөгыльләнүче укучылар чарада катнашучы кунакларга үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр һәм мастер-класслар күрсәттеләр.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

30
июль, 2021 ел
җомга

Бүген балаларда табигатьтә үз-үзеңне дөрес тота белү, хайваннарга сакчыл караш тәрбияләү, үзара хезмәттәшлек итү сәләтен үстерү максатыннан Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында "Без табигать дуслары"  дип исемләнгән чара үткәрелде. Чара урманчы картының  килүе белән бик күңелле башланып китте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

29
июль, 2021 ел
пәнҗешәмбе

27 июль көнне, «Мәгариф» милли проектын тормышка ашыру кысаларында, Явлаштау урта мәктәбендә шахмат зонасы ачылу тантанасы булды. Әлеге чарада район башлыгы Рәис Нургали улы Минниханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты,  якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Фоат улы Шакиров, Явлаштау авыл җирлеге башлыгы Ренат Хәмит улы Нуриев катнаштылар.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2021 ел
чәршәмбе

27 июльдә Иштуган урта мәктәбендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев иганәчелегендә шахмат уйнау зонасы ачылды.Чарада Саба мәгариф бүлеге җитәкчесе Шакиров И.Ф.,авыл җирлеге башлыгы Гайнетдинов Д.М.,укытучылар һәм укучылар катнашты

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International