Сабаның 5 нче номерлы "Бәләкәч" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, яңа балалар әдәбияты белән танышу өчен, район китапханәсенә бардылар.
2нче июль көнне "АгроВолга 2021 халыкара күргәзмәсе кысаларында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсының региональ этабында жиңүчеләрне бүләкләү узды. Иштуган мәктәбе укучылары әлеге конкурста жиңүче дипломы белән бүләкләнде.
Кече яшьтән балаларның Бөек Ватан сугышы, Бөек Җиңү турында белемнәрен тирәнәйтү, гражданлык һәм патриотик хисләр, туган җиргә, милләткә, өлкән буын кешеләренә карата хөрмәт, мәрхәмәтлелек, горурлык хисләре тәрбияләү максатыннан МБМБУ Саба 1 нче “Шатлык” балалар бакчасы зурлар, мәктәпкә әзерлек төркеме балалары белән мәңгелек ут, билгесез солдат, тыл ветераннары хәйкәлләренә экскурсия оештырылды.
28 июнь көнне Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләре делегациясе Татарстан Республикасы мәгариф хезмәткәрләренең «Татарстан Республикасы мәгариф системасының өстенлекле бурычы буларак тел төрлелеген саклау» дип исемләнгән милли мәгариф секциясендә катнашты. Секция үз эченә Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегеннән һәм Россия Федерациясенең 5 субъектыннан 250 дән артык кешене туплаган иде.
25 нчы июнь көнне мәктәп тәмамлаган 11нче сыйныф укучылары өчен районкүләм чыгарылыш кичәсе үтте.
Район һәм республикада спорт юнәлешендә яхшы күрсәткечләргә ирешкән, иҗади бәйгеләрдә актив катнашкан укучылар Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
Иштуган урта мәктәбенең “Лесная поляна” һәм “Трудовик” лагерьларына йөрүче балалар бүген дә рәхәтләнеп ял иттеләр.
Югары Симет урта мәктәбе каршында эшләп килүче “Кояшкай” ял һәм сәламәтләндерү лагеренда тәрбияләнүче балалар “Саба” бассейнына бардылар.
Эзмә урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Дуслык” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагере, шулай ук “Кырмыска” хезмәт һәм ял лагере менә инде 13нче көн үзенең эшен дәвам итә. Һава торышы да үзенең кояшлы көннәре белән куандыра. Лагерьдагы һәр көн иртәнге линейка, зарядка ясаудан башлана.
Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча Юлбат төп мәктәбенен “Хыял”ял һәм сәламәтләндерү лагере “Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча» ТР «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашты.
8 нче июнь көнне “Дуслык” ял һәм сәламәтлек лагеренә йөрүче укучылар Олы Шыңар мәчетенә экскурсиягә бардылар. Экскурсиябезнең максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту; үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде.