Курсабаш сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат – мәктәбендә «Яз көе» дигән чара узды.
Балалар травматизмын кисәтү буенча профилактик-аңлату эшләре үткәрү максатыннан Горький тимер юлының Казан дистанциясе җитәкчелеге һәм профсоюз комитеты "РТЮ «ААҖ» үзәк дирекциясенең структур бүлекчәсе 1-5 сыйныф укучылары арасында «Тимер юл-уен өчен түгел»дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрде.
2021 елның 4 маеннан 24 маена кадәр Анапа шәһәренең "Смена" үзәгендә Бөтенроссия мәктәп спорт клублары спорт уеннары уза.
19нчы май көнне “Ямьле Саба” яр буенда фән олимпиадаларында һәм “Ел укытучысы – 2021” бәйгесе җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы үтте.
Балалар Иҗат үзәгенең еллык эш планы нигезендә18 майда Язлы Арташ авыл җирлеге янындагы урман аланында пионерия көненә багышланган слет - фестиваль узды.
18нче май көнне Байлар Сабасының «Олимп» стадионында мәктәп укучылары арасында җиңел атлетика ярышы үтте. 1-11нче сыйныф укучылары кыска һәм озын дистанцияләргә йөгерү, эстафета, озынлыкка сикерү буенча үзара көч сынашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча гомумкоманда урыннары түбәндәгечә билгеләнде:
И.С.Башкиров исемендәге Завод-Нырты урта гомуми белем бирү мәктәбе коллективы өчен май ае бик тыгыз ай булды. Без бөтен ил белән бергә Бөек Җиңүнең 76 еллыгын билгеләп үттек. Бу бәйрәмгә Җиңү Полотносы әзерләдек. Һәр укучы, укытучы һәм хәтта ата-аналар да аны әзерләүдә актив катнаштылар. Җиңү Полотносы Җиңү көненә багышланган мәктәп митингына зур горурлык белән алып чыктык. Мәктәптән Үлемсез полк белән Завод-Нырты авылында урнашкан сугышларда һәлак булган сугышчылар обелискына кадәр горур узды ул. Бәйрәм чараларыннан соң өлкән сыйныф укучылары авыл җирлеге башлыгы һәм район хакимияте вәкиле белән берлектә тыл ветераннары янында булдылар һәм аларга бүләкләр тапшырдылар. Җиңүнең 76 еллыгы хөрмәтенә мәктәп бакчасында 76 төп миләш үсентесе утыртылды.
Килдебәк урта мәктәбенең 3 нче сыйныфында Советлар Союзы Герое М.П. Девятаевка багышланган “Легендар кеше " дип исемләнгән класс сәгате үтте. Балалар герой совет очучысы турында күп мәгълүмат белделәр. Бөек Ватан сугышы тарихында ул тиңдәшсез батырлык кыла: яшерен рәвештә немец аэродромыннан ФАУ-1 самолетын урлап китә. Күп кенә иптәшләренең гомерен саклап кала.
Кем генә үзе утырткан агачларның шаулап үскәнен күреп горурланмый икән. Матурлыкны сизү, аны аңлау һәр кеше күңелендә булырга тиештер ул. Агачлар безнең һәрберебез күңелендә бары тик шатлык хисе генә уята.
Ел саен Сабаның 6 номерлы "Балачак" балалар бакчасы "ЭКОяз -2021" республика акциясе кысаларында актив катнаша. Бу атна кысаларында педагоглар Халыкара кошлар көненә багышланган чаралар планлаштырдылар һәм үткәрделәр. Тәрбиячеләр балаларга безнең урманнарда кошларның яшәү үзенчәлекләре, шулай ук каурыйлы дуслар алып килә торган файдасы турында бик күп кызыклы мәгълүматлар сөйләделәр.