2025 елның 14-15 ноябрендә «К.С. Байкиев исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе» дәүләт бюджет гомуми белем бирү учреждениесе базасында «АЛГА-2025» республика хәрби-спорт ярышлары узды. Чара яшьләрне хәрби-патриотик тәрбияләүгә, физик культура һәм спортны үстерүгә, шулай ук Ватанны саклауга әзерлекне формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Олы Шыңар урта мәктәбе "Татарча диктант-2025" Бөтендөнья акциясендә катнашты. Быел «Татарча диктант» акциясе унынчы мәртәбә уздырыла һәм күренекле галим, мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана. Диктант Каюм Насыйриның "Кабуснамә"хикәясеннән өзекләр буенча язылган.
Чарада 105 кеше катнашты. Иң өлкәненә 70 яшь ( Һадиева Фәнзилә Җәмил кызы), иң яшенә - 7 яшь ( Әхмәтов Айзат Айдар улы).
Саба һәм Килдебәк урта гомуми белем бирү мәктәп базаларында «КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы финалы булды.
Егетләр арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе, икенче урынны Саба урта мәктәбе, өченче урынны Икшермә кадет интернат –мәктәбе командалары алды.
Кызлар арасында беренче урынны Тимершык урта мәктәбе командасы яулады, алар спорт осталыкларын гына түгел, рухи көчләрен дә күрсәттеләр. Икенче урынны Саба гимназисе, өченче урынны Сатыш урта мәктәбе командалары алды. Җиңүчеләргә һәм призерларга диплом һәм акчалата бүләкләр тапшырылды.
«КЭС-БАСКЕТ» мәктәп баскетбол лигасының муниципаль этабы җиңүчеләрен һәм призерларын котлыйбыз! Алга таба да уңышлар һәм спорт карьерасында яңа җиңүләр телибез.
Мәктәп директорлары, мәктәп урманчылык җитәкчеләре һәм Саба районы педагоглары Казан дәүләт аграр университетында кунакта булдылар.
Чара кысаларында безнең педагоглар урман хуҗалыгы һәм экология факультетында кызыклы лекцияләр тыңладылар, күргәзмәләр белән таныштылар.
«Татэнергосбыт» АҖ белгече Миләүшә Мөсәвир кызы Саба мәктәбенең җиденче сыйныф укучылары өчен ачык дәрес үткәрде. Дәрес энергияне сак тоту һәм экологик аңлау мәсьәләләренә багышланган иде. Укучылар энергия җитештерү процесслары, өй шартларында электр энергиясен экономияләү ысуллары, парник эффекты куркынычы һәм калдыкларны эшкәртүнең әһәмияте турында белделәр.
"ОНИКС” мәгариф үзәгенең 5А һәм 5Б сыйныф укучылары, сыйныф җитәкчеләре Гаврилова Л.С. һәм Джуманова А.И. җитәкчелегендә һәм әти-әниләр ярдәме белән, рус поэзиясенең йөрәге – "Болдино" музей-тыюлыгына онытылмас сәяхәткә бардылар. Болдино – Түбән Новгород өлкәсендәге авыл гына түгел, ә Александр Сергеевич Пушкин дөньясы: анда яраткан әсәрләр җанлана. Нәкъ менә монда, бөек шагыйрьнең иң якты иҗат уты кабынган, ул дөньяга "Болдино көзе"н бүләк иткән.
Саба гимназисендә профилактик очрашу үткәрелде . Укучыларның мәктәптә һәм җәмәгать урыннарында үз-үзләрен тотуның актуаль темасы, мошенниклык, РТ №71 нче номерлы законы белән тагын бер кат танышу мөмкинлеге булды.
Шәмәрдәннең 1 нче номерлы «Әкият» балалар бакчасында мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен « Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга Россия халкының традицион кыйммәтләре нигезендә әхлакый-патриотик тәрбия бирүдә заманча алымнар куллану» темасына. Семинарда Татарстан Республикасының Саба, Биектау районнары педагоглары катнашты.
7 нче сыйныф укучылары авылыбызның балта остасы Шаманов Нурислам абыйда кунакта булып кайттылар. Укучыларга Нурислам абый бу һөнәр белән ничек шөгыльләнә башлавы турында сөйләде, шулай ук умартачылык һөнәре белән дә таныштырды. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.
Казанның «Полимер» мәдәният йортында «Россиянең Кояшлы талантлары» IV Бөтенроссия иҗат фестиваленең гала концерты булды. Чарада 150дән артык катнашучы — менталь тайпылышлары булган балалар һәм өлкәннәр катнашты. Аларның яртысы диярлек-Даун синдромы булган кешеләр. Артистлар Россиянең төрле шәһәрләреннән: Казан, Екатеринбург, Красноярск, Түбән Новгород, Ульяновск, Яр Чаллы, Белгород, Балабан, Йошкар-Ола, Владимир, Алабуга, Байлар Сабасыннан килгәннәр. 6 номинациядә 27 номер тәкъдим ителде. Сәхнәдә ДБГБУ «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Саба мәктәп - интернаты» укучылары чыгыш ясадылар, тамашачыларга бәйрәм атмосферасына үз өлешләрен керткән «Эх, зилем, зиләйле» җырын тәкъдим иттеләр. Конкурс йомгаклары буенча коллектив 1 урынны алды.