Тимершык урта мәктәбе базасында, әлеге вазыйфага яңа билгеләнгән тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары өчен семинар үткәрелде.
Хәзерге вакытта IT тармагы һәм аерым алганда программалаштыру кирәкле профессияләрнең берсе.
2022 нче елның 11 нче сентябрендә Казан шәһәрендә ачык судомодельләштерү спорты беренчелеге узды.
«Дөрес туклану турында сөйләшү» программасын тормышка ашыру кысаларында сентябрь башында районның барлык гомуми белем бирү учреждениеләрендә сыйныф сәгатьләре, сыйныфтан тыш чаралар, «Укучының сәламәт туклануы» акцияләре уздырылды.
2022 нче елда "Saba BalaHoner" проекты үз мөмкинлекләрен киңәйтте, яңа станцияләр эшли башлады.
Агымдагы елның 6 сентябрь көнендә Олы Кибәче урта мәктәбе базасында “ Гомуми белем бирү оешмаларында тәрбия өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру механизмнары” темасына тәрбия эше буенча директор урынбасарлары өчен секция утырышы үтте.
Саба муниципаль районы мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында 2022 елның 26 августында Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында педагог – оештыручыларның секция утырышы булып узды.
24 август көнне яңа төзелгән Саба урта мәктәбендә район мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе булып узды.
8-19 нчы август көннәрендә Саба аграр көллияте базасында программалаштыру буенча җәйге укулар үткәрелде. Әлеге укуларда Завод-Нырты, Сабабаш, Сатыш, Тимершык, Сәләтле балалар мәктәпләреннән, Шәмәрдән лицееннан, Саба гимназиясеннән 20 укучы; Саба аграр көллиятеннән 11 студент катнашты. Көн саен балаларга укулардан соң күңел ачу чарасы оештырылды. Укуларның соңгы көнендә һәр балага оештыручылар истәлекле бүләкләр тапшырды, ә аеруча кызыксынып эшләгән укучылар 2000 сумлык сертификат белән бүләкләнде.