Мордовия республикасының Саранск шәһәрендә "Большая перемена" Бөтенроссия конкурсының ярымфиналы узды . Гимназия укучысы Закирова Диләрә үзенең проекты белән конкурсның ярымфиналына үтте. Кейсларны хәл итү барышында катнашучылар киләчәктә үз төбәкләре территориясендә гамәлгә ашырылырга мөмкин булган реаль идеяләр тәкъдим иттеләр.
17 август көнне Балалар иҗат үзәге базасында “Мәктәпкә җыенырга булыш” хәйрия акциясе узды. Бу бәйрәмдә ярдәмгә мохтаҗ аз керемле һәм күп балалы гаиләләрдәге 50 балага портфельләр, уку кирәк-яраклары һәм акчалата ярдәм тапшырылды. Аларны Саба муниципаль район башлыгы Рәис Нургали улы Миннеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Марат Ибраһим улы Галиев, “Таттелеком” ачык акционерлык җәмгыятенең Саба бүлекчәсе җитәкчесе Алмаз Тәбрис улы Галиев бүләкләп, үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр. Укучыларга шулай ук шәхси эшмәкәрләр, районыбызда эшләп килүче оешма җитәкчеләре акчалата ярдәм күрсәттеләр.
Акция кысаларында районыбызның барлык мәктәпләрендә укучы 1 сыйныф укучыларын бүләкләү исә һәр мәктәптә аерым оештырылачак. Район буенча быел 515 балага ярдәм күрсәтелә, әлеге укучыларның 447се 1 класска бара.
17 август көнне “Шәмәрдән лицее”нда “Мәктәпкә җыенырга булыш!” дип исемләнгән хәйрия акциясе үтте. Әлеге акция кысаларында, ел саен аз керемле гаиләдә укучы балаларга бик зур ярдәм күрсәтелеп торыла. Менә быел да 30 балага 24 оешма җитәкчеләре, иганәчеләр зур ярдәм күрсәттеләр. Беренче класска баручы 95 укучыны Саба муниципаль районы Башкарма комитет җитәкчесе Ишниязов Марат Рашат улы котлады.
Бүген Шәмәрдән "Рост" лицееның 7 в сыйныфы укучылары "Тату сыйныф серләре" дип аталган ата-аналар комитетлары республика конкурсы финалында призлы урын алган өчен Анапаның балалар сәламәтләндерү лагерына ял итәргә киттеләр.
Август аенда бакчада ел саен физкультурачылар көнен билгелэп утэбез.
Буген физкультурачылар коне унаеннан бакчада «Без-спортчылар»дигэн спорт бэйрэме уткэрелде.Бу мероприятиенен топ максаты- сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Бәйге-ярышларга балаларны күбрәк тарту иде.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 26.07.2002 елдан №9929/22 санлы хаты нигезендә, яшь армиячеләрне Республика хәрби-патриотик палата лагере сменасына җибәрү турында Биектау муниципаль районының Коркачык аэроклубы базасында 2022 елның 3-9 августында Саба муниципаль районының «Рост" Шәмәрдән лицее укучылары, "Патриот "отрядының яшьармиячеләре (җитәкчесе Вәлиуллин Д.М.)" Яшь парашютчы "республика хәрби-патриотик чатыр лагерендә булдылар. Балалар өчен кул сугышы, пычак ыргыту, автомат сүтү, уку коралыннан ату, Кызыл Хачтан мастер-класслар, парашют-десант әзерлек буенча дәресләр үткәрелде,пейнтбол уеннары оештырылды. Хәрби палаткаларда югары дәрәҗәдә яшәү, стационар ашханәдә биш тапкыр ашату, балаларга медицина ярдәме күрсәтү оештырылган иде.
8-19 нчы август көннәрендә Саба аграр көллияте базасында программалаштыру һәм робот техникасы буенча җәйге укытулар үткәрелә. Әлеге укуларда Завод-Нырты, Сабабаш, Сатыш, Тимершык, Сәләтле балалар мәктәпләреннән, Шәмәрдән лицееннан, Саба гимназиясеннән 20 укучы; Саба аграр көллиятеннән 11 студент катнаша. Кон саен балаларга укулардан сон күңел ачу чарасы планлаштырылган. Мәсәлән, буген “Сабантуй” күңел ачу комплексында укучылар баулы паркта булдылар, ә иртәгә “Саба” йөзү бассейнына барачаклар.
Мәктәпкәчә яшьтәге чор- балаларның бөтен тирә — якны кызыксынып өйрәнергә теләгән чоры. Без,тәрбиячеләр һәм ата-аналар , балаларның бу үсеш чорында иң зур ярдәмчеләре.
Быелгы җәйге чорда без, «Иске Икшермә Кояшкай» балалар бакчасы», «Балалар бакчасында — Яшелчә бакчасы» дип аталган проект ачып җибәрдек. Шушы проект ярдәмендә балалар белән туган ягыбызда үсүче төрле культура яшелчәләре белән танышабыз.
Бакчада яшелчәләр утырту, үскәнннәрен күзәтү, балаларның максатчанлыкларын арттыра. Шушы бакчада без балалар белән культуралы яшелчәләрне чүп үләннәреннән аерырга өйрәнәбез,аларга су сибеп,төпләрен йомшартабыз, үскәннәрен күзәтәбез.
Шәмәрдән “Әкият” балалар бакчасының балалары, Саба районының матур табигатьле, урман эчендә урнашкан Лесхоз бистәсенә сәяхәткә чыктылар. Иң элек, балалар искиткеч дендрология бакчасы – табигый лабораторияга юл тоттылар. Монда аларны төрле әкият персонажлары һәм төрле җәнлекләрнең сыннары каршы алды. Оранжереяда үсүче бик күп төрле үсемлекләр, агачлар, чәчәкләр балаларыбызны таң калдырды. Аннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена юл тоттык. Биредә балаларны музей экспонатлары белән таныштырдылар, гомуми экскурсия төп бүлекләр турында сөйли: «Саба урман хуҗалыгы үсеше тарихы». «Саба урман хуҗалыгы хайваннар дөньясы». «Картиналар галереясы». Соңыннан балалар “Кыңгырау” музее белән таныштылар, зур кызыксыну белән кыңгырауларны тыңладылар һәм карадылар. Бигрәк тә аларга иң уникаль һәм зур кыңгырау ошады. Балалар аның күләмле тавышыннан бик канәгать калдылар. Балаларга мондый экскурсия бик ошады. Һәркемнең йөзендә елмаю, шатлык иде.
1 август көнне Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе базасында «индустриаль 4.0."дәресләр кысаларында саннар».
"Кояшкай" лагерында тәрбияләнүче балалар өчен тематик дәрес үткәрелде. Дәрестә Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгълүматлаштыру бүлеге җитәкчесе Заһидуллин Марат Микаил улы катнашты. Ул санның безнең тормышка ныклы керүе, цифрлы ресурслардан дөрес файдалану кирәклеге турында сөйләде, IT-өлкә белән кызыксынырга, информатиканы һәм программалаштыруны өйрәнергә чакырды. Дәрестән соң укучылар үзләре дәрестә башкарылган проектларны үтәделәр һәм уңышлы якладылар.