ЯҢАЛЫКЛАР


1
август, 2022 ел
дүшәмбе

Бакчабызда халыкара ком коненэ багышланган чара утте.  Ком – балалар белэн эшлэу очен искеткеч  материал. 

Чара вакытында балалар ком белэн эш иту кагыйдэлэрен искэ тошерделэр,  комнын узенчэлеге  хэм  кайда кулланганы  турында энгэмэ кордылар.  «Кулич пешеру» уеннын уйнадылар. Хэр бала узенен фантазиясен хэм осталыгын курсэтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

28
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Эзмә “Саф чишмә” балалар бакчасының зурлар төркеменә йөрүчеләр  «SABA BALAHONER» проектында катнашалар. Проект кысаларында балалар районыбыз оешмаларына  экскурсияләргә йөреп, төрле һөнәрләр белән танышалар.  Балалар өчен бу проект бик файдалы һәм кызыклы .

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

27
июль, 2022 ел
чәршәмбе

«Юл хәрәкәте иминлеге»  профилактикалау бүлеге җитәкчесе Г.Н. Ягафарова катнашында, юл хәрәкәте куркынычсызлыгына багышланган тематик атна кысаларында  Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында  «Җәйне күңелле каршы ал – юл йөрү кагыйдәләрен онытма! »  дип исемләнгән йомгаклау чарасы узды.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

25
июль, 2022 ел
дүшәмбе

20-26 июль көннәрендә безнең активистлар Биләрдә уза торган XI «Сәләт» Халыкара яшьләр форумында катнашып кайттылар. Смена кысаларында IT-өлкәнең алдынгы белгечләре белән белем бирү программасы уздырылды. Сменада катнашучылар өчен нәтиҗәле мәгълүмат эзләү һәм эшкәртүнең, инновацион продуктларны тормышка ашыру һәм ясалма интеллектны үстерүнең актуаль инструментларына багышланган профильле мастерскойлар һәм белем бирү мәйданчыклары оештырылды. Белем бирү программасы кысаларында программалаштыру, 2D-платформа булдыру, өстәмә чынбарлык белән кушымталар эшкәртүнең заманча технологияләре, киберспорт, башкалар буенча мастер-класслар үткәрелде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

21
июль, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Якшәмбе көнне «Артек» Халыкара балалар Үзәгендә 5-7 сыйныф укучылары өчен «зур тәнәфес» Бөтенроссия конкурсының финалы башланды. Катнашучылар арасында 76 регионнан 9 егет һәм кыз бар, алар арасында безнең гимназия укучысы, 5 сыйныф укучысы Алия Шәймәрданова да бар. Алияне конкурс сынаулары, мотивацион дискуссияләр, танып-белү һәм иҗади мастер-класслар көтә, аларны фән, мәгариф, мәдәният, спорт, эшмәкәрлек һәм волонтерлык вәкилләре үткәрәчәк, шулай ук «зур үзгәрешләр»иҗади проектларына кастинглар узачак. Алиягә уңышлар телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

20
июль, 2022 ел
чәршәмбе

"Без-табигать дуслары!" тематик атна кысаларында Шәмәрдән 3 нче номерлы " Салават күпере» балалар бакчасында  "Балалар - табигать дуслары", «Табигать белгечләре», «Бу җәй» дигән мавыктыргыч, танып-белү чаралары узды. Чараларның максаты булып тәрбияләнүчеләрне экологик яктан белемнәрен арттыру, аларда җаваплы экологик тәртип формалаштыру торды. Балалар белән шулай ук табигатьтә үз-үзеңне тоту, ничек эшләргә һәм ничек эшләргә ярамау турында әңгәмәләр үткәрелде. Балалар шигырьләр сөйләделәр, уеннар уйнадылар : "Кем  кая яши?", "Кырмыска", "Ярый-ярамый", "Пантомима", табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр , «Нәрсә артык?» , "Тылсымлы капчык", “Җитмәгән картинаны таб", " Тере табигать" дигән төрле биремнәр үтәделәр.

Туган як  табигатенә мәхәббәт тәрбияләнүчеләрнең күңелендә озак еллар сакланыр һәм аларга әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә ярдәм итәр дип ышанасы килә.

 

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

19
июль, 2022 ел
сишәмбе

19 июль көнне Олыяз"Чәчкә" балалар бакчасында иң көтеп алынган һәм иң юеш бәйрәм - Нептун көне үткәрелде. Балалар әкияти герой, диңгез һәм океаннар патшасы Нептун һәм аның кызы Русалка белән танышуга бик шатландылар Бергәләп табышмакларга җавап бирделәр, күңелле эстафеталарда катнаштылар. Балалар кыюлык, җитезлек һәм нәтиҗәгә ирешүдә үҗәтлекләрен күрсәттеләр. Барлык уеннар да балаларның яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып сайланылды.

Әлеге чарада  су беллән бик күп төрле уеннар һәм эстафеталар үткәрелде, диңгездә яшәүчеләр турында табышмаклар әйтелде. Бәйрәм ахырында сабын куыкларыннан «салют» булды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

18
июль, 2022 ел
дүшәмбе

Саба 5 нче номерлы «Бәләкәч» балалар бакчасында диңгез һәм океаннарда яшәүчеләргә багышланган тематик атна тәмамланды. Атна кысаларында тәрбияләнүчеләр су асты патшалыгы һәм анда яшәүчеләр турында күп яңалык белделәр, су белән тәҗрибәләр үткәрделәр, Нептун көнендә катнаштылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

15
июль, 2022 ел
җомга

Безнең Олы Шыңар “Әллүки” балалар бакчасы “Балаһөнәр” проектында катнаша. 12 нче июль көнне балалар шушы проект нигезендә Саба гимназиясендә (“Научный институт”) һәм Сабаның МЧС та( “Спаситель») булып кайттылыр. Гимназиядә ОБЖ укытучысы  Хайриев И.З. балаларга  ничек итеп противогаз, газдан саклану киеме киюне, автомат җыюны күрсәтте. Солдатка кирәкле көрәк, су фляшкасы, котелок, каска һ.б. белән бик кызыклы, мавыктыргыч итеп таныштырды.

Сабаның МЧС хезмәткәрләре балаларны бик ачык йөз белән каршыладылар. Янгын куркынычсызлыгы буенча кызыклы мультфильм, информацион слайдлар күрсәттеләр. Аңлату эше уен формасында оештырылган иде. Диспечерга  песине коткарырга кирәклеге, Белмәмешнең ут белән уйнап янгын чыгарганлыгы һәм аны сүндерергә кирәклеге турында хәбәр килде. Балалар бик теләп бу эштә катнаштылар, песине коткардылар, утны үзләре шлангадан су сибеп сүндерделәр. Янгын сүндерүченең каскасын киделәр, киемнәрен күрделәр һәм хәтта янгын сүндерү машинасына да утырып карадылар.

Бу көн балалар өчен бик файдалы булып үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

13
июль, 2022 ел
чәршәмбе

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, сезне тугызынчы сыйныфны тәмамлавыгыз белән котлыйбыз. Бүген сез олы тормышка аяк басасыз. Без ышанабыз, сез бу тормышта  яхшы уңышларга ирешәчәксез. Һәрвакыт дөрес карарлар кабул итегез. Нинди генә кыенлык килеп чыкса да сезне  сындырмасын һәм беркайчан да алга барудан туктатмасын. Янәшәгездә һәрчак авыр вакытта ярдәм итәргә әзер булган ышанычлы кешеләр һәм дуслар булсын иде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International