ЯҢАЛЫКЛАР


21
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Сабаның 6 нчы номерлы “Балачак” балалр бакчасында да гөрләтеп, милли бәйрәмебез - сабантуй үткәрелде. Әлеге чарага балалар тәрбиячеләр белән берлектә әзерләнделәр. Матур чараны тиешенчә йолага туры китереп үткәрелде. Бәйрәм чарасы иң элек колга тотып  бирнә җыю белән башланып китте һәм шаян такмаклар әйтү, татар милли уеннарны уйнау, җырлар, биюләр белән үрелеп барды әлеге чара. Балалар аркан тартышуда, чүлмәк вату уенында, кашыкка йомырка куеп йөгүрәдә бик актив катнашып,үзләрен җитезлектә сынадылар.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

20
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Халык бәйрәмнәренә кызыксыну уяту, бәйрәмнең үзенчәлекләре белән таныштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау милли уеннар, йолалар аша кечкенәдән балаларның күңелләренә сендерелә.

МБМБУ Саба 1нче “Шатлык” балалар бакчасында  татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте. Балаларның  күңелле җырлары, матур биюләре, шат авазлары бәйрәмебезне тулыландырды. Чүлмәк вату, су ташу, капчык киеп сикерү, калак белән йомырка ташу,  аркан тарту, таяк тарту уеннарында балалар теләп катнаштылар. Бәйрәмнең иң матур өлеше ул инде көрәш булды. Малайлар келәмдә бил сынашты.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

16
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген безнең балалар бакчасында «Сабантуй» бәйрәме узды. Сабантуй -татар халкының яраткан бәйрәме, табигатьнең язгы үзгәреш бәйрәме. Балалар төрле ярышларда катнаштылар, көч һәм җитезлекләрен сынадылар. Бәйрәм ахырында балаларга бүләкләр тапшырылды. Ә бүләкләр "бөтен дөнья" белән әзерләнгән иде, һәм аларны җыю уен-колкеле җырлар белән үрелеп барылды. Бәйрәм кунакларсыз була алмый. Ә безнең бәйрәмнең кунагы - Петрушка иде. Шулай итеп, "Сабантуй" - ул рухиятнең бетмәс-төкәнмәс чыганагы, халыкның бердәмлеген тою мөмкинлеге. Ул берләштерә һәм дуслаштыра. Милли бәйрәм елдан-ел байрак һәм кызыклырак үтә.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

14
июнь, 2022 ел
сишәмбе

Сабантуй - ул  татар халкының милли  Халыкара  бәйрәме. Бүген ул бөтен дөнья буенча бәйрәм ителә. Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында да бу матур бәйрәмне билгеләп үттеләр. Балалар янына кунакка татар халык әкиятләре персонажлары Камыр Батыр, Хөтбетдин һәм Котбетдин килгән иделәр. Бәйрәмдә балалар җырладылар, биеделәр, үз көчләрен, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәтә алдылар һәм, әлбәттә, бүләкләр алдылар. Сабантуй бәйрәме елдан ел үсә, камилләшә, безне һәм балаларыбызны сөендерә, ә без үз чиратыбызда аның гореф-гадәтләрен һәм үзенчәлеген саклап калырга тырышырбыз.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

9
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Шәмәрдән 3 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасында Халыкара дуслар көне бик күңелле узды. Дуслар - ул һәр кеше өчен якын кешеләр, шуңа күрә Халыкара дуслар көне нәкъ менә тормыш шартларына һәм төрле каршылыкларга карамастан, без үзебезнең дусларыбызга аларның безнең өчен ничек мөһим булуын искә төшерү максатыннан уйлап табылган.

Бу көнне барлык төркемнәрдә дә безнең бакчабызда тәрбияләнүче балалар белән төрле эшчәнлекләр оештырылды. Балалар С.Михалковның «Дуслар җыры», в. Сутеевның «Алма»  әсәрләре белән таныштылар. Әңгәмә барышында балалар фикер алышырга, сорауларга җавап бирергә, бер-берсе турында кечкенә генә хикәя төзергә өйрәнделәр. Саф һавада балалар, коллективны берләштерү максатыннан,  «Матур итеп әйт», «Дустыңны таны», «Тилгән һәм тавык», «Кичү»  уеннарын уйнадылар, «Без-дуслар» дигән физкультминутка өйрәнделәр. Белмәмеш өлкәннәр төркеме балалары белән күңелле конкурслар, уеннар, биюләр  үткәрде. Икенче кеченәләр төркемендә тәрбияләнүчеләр аппликация элементлары белән традицион булмаган рәсем ясау техникасында «Дуслык агачы»  дип исемләнгән коллектив эш башкардылар.Әлеге үткәрелгән чаралар балаларда игелек, дуслык, игелекле гамәлләр һәм тугры дуслар турында күзаллауларны формалаштыруга ярдәм итте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

8
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасында матур гадәткә әверелде. Быел ул тагын да күләмлерәк, эчтәлеклерәк һәм бик тә оешкан төстә узды. Мәйдан иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Кояш җылы нурлары белән күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде.

Сабантуй булгач, милли уеннарсыз, күңел ачуларсыз буламыни ул?! Шуны гына көткәндәй, уеннар башлануын игълан итүгә үк, балаларыбыз мәйдан уртасына ашкынды. Кемдер тизрәк, авызында кашык белән йомырка куеп йөгерергә, кайсыдыр аркан тартышырга һәм чүлмәк ватырга алынды. Кыскасы, барысы да уен уйнап, аннан алган бүләккә шатланды. Бәйрәмебез күңелле җырлар, биюләр белән үрелеп барды. Олы Арташ «Карлыгач» балалар бакчасы мөдире Сайфуллина А.В. сүз алып, балаларны котлады, бүләкләр тапшырып узды, балаларга менә дигән бер бәйрәм, моннан тыш, милли йолаларыбызның сакланып калуы өчен дә зур бер чара әле ул дип искәртеп узды. Җәйнең беренче көне менә шулай балалар күңеленә гүзәллеге, яктылыгы белән кереп калды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

7
июнь, 2022 ел
сишәмбе

3 нче июньнән  Икшермә кадет мәктәп-интернаты базасында «Кояшкай» сәламәтләндерү лагеры үз эшен башлап җибәрде. Лагерьның 1 нче сменасы «Техник иҗат» юнәлешендә эшләячәк. 6 нчы июнь көнне, Саба районы башлыгы катнашында әлеге сменаның ачылышы булып үтте.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

3 июньнән 5 июнгә кадәр Казан шәһәренең  “Патриот” үзәгендә  «Аҗаган-2022» республика күләмендә үтүче хәрби-спорт уены узды. Уен финалында зона этапларында 1 һәм 2 урыннарны алган командалар катнашты. Байкиев К.С. исемендәге Икшермә кадет интернат-мәктәбе командасы  гомумкоманда зачетында 2 урынны яулады.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

2
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Быел Шәмәрдәннең 1 номерлы “Әкият” балалар бакчасында  мәктәпкә әзерлек төркемендәге  28 бала бакча белән хушлашты.  Шул уңайдан бакчада яңа традиция барлыкка килде: 27 май көнне мәктәпкә әзерлек төркеме  группасы балалары  истәлеккә агач утырттылар. 28 май көнне Шәмәрдән мәдәният йортында әти-әниләр һәм балалар өчен чыгарылыш кичәсе оештырылды. Бакча мөдире Гөлнара Наил кызы балаларга мәктәптә яхшы билгеләренә генә укуларын теләп диплом һәм бүләк тапшырды. Хәерле юллар, уңышлы мәктәп еллары сезгә кадерле балалар!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

1
июнь, 2022 ел
чәршәмбе

29 майдан 31 майга кадәр мәктәпләрнең 10 сыйныф укучылары һәм Саба аграр көллияте студентлары өчен хәрби уку җыеннары үткәрелде. Ел саен бу чара урман зонасында үткәрелә. Җыеннарны оештыруда Саба һәм Теләче районнары буенча хәрби комиссариат, мәгариф идарәсе, Бөтенроссия ветераннар иҗтимагый оешмасы катнашты. Саба аграр көллияте укытучылары һәм  Саба районы урта мәктәпләренең тормыш иминлеге нигезләре фәне укытучылары җитәкчелегендә 107 яшүсмер ориентлашырга, беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнделәр, тактик  һәм физик әзерлек уздылар. Хәрби җыеннар барышында төрле дистанцияләргә йөгерү, Калашников автоматын җыю һәм сүтү, пневматик винтовкадан ату, тартылу, граната ыргыту буенча шәхси һәм команда зачетында ярышлар үткәрелде. Ярышлар нәтиҗәләре буенча кубокны Саба аграр көллияте командасы отты.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International