ЯҢАЛЫКЛАР


31
май, 2022 ел
сишәмбе

1 июньнән районның 19 мәгариф учреждениесендә мәктәп яны лагерьлары эшли башлый. 21 көнгә исәпләнгән ял һәм сәламәтләндерү лагерьларында 1700 укучы ял итәчәк, төрле өлкәләрдә белемнәрен ныгытачак.

Шулай ук 19 мәктәптә хезмәт һәм ял лагере эше планлаштырыла. Аларда 150 укучы ял һәм хезмәтне бергә үреп алып барачак.

Районның "Кояшкай” стационар лагереның  беренче “Техник иҗат” сменасы да балалар өчен үз ишекләрен ача. Өч сменада анда 235 укучы ял итә алыр дип планлаштырыла. 

Лагерь эшчәнлеге графигы түбәндәге сылтама буенча урнаштырылган.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

19 майда пионерлар оешмасының туган көне. Быел пионерлар хәрәкәте үзенең бер гасырлык юбилеен билгеләп үтә. Кызыл галстук һәм пионер анты күп еллар дәвамында берничә буын мәктәп укучылары тормышында тирән эз калдырган. Кызыл галстуклар, значоклар, тантаналы ант, пионер җыеннары, тимурчылар хәрәкәте, Дуслык учагы – боларның барысын да бүген пионерлар хәрәкәте ветераннары сагынып искә ала.

Бүген «Сабантуй» күңел ачу комплексы базасында пионерлар оешмасының 100 еллык юбилее уңаеннан пионерлар, вожатыйлар, варислар һәм Остазлар җыелды. Мәйданда пионерия тарихын чагылдырган күргәзмә һәм фотозона оештырылды.

Әлбәттә, бу көнне бөтен көчен, энергиясен Пионериягә багышлаган ветераннар игътибар үзәгендә булды. Алар бүгенге көндә дә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә бәяләп бетергесез өлеш кертәләр. Әлеге истәлекле дата уңаеннан пионерлар хәрәкәте ветераннарына район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Мәйданда ветераннарны аларның дәвамчылары – Пионериянең данлы традицияләрен дәвам итүчеләр, хәзерге балалар оешмалары әгъзалары алыштырды. Шулай ук,  агымдагы уку елы йомгаклары буенча район һәм республика чараларында  югары нәтиҗәләргә ирешкән актив укучылар, иң актив балалар оешмалары, педагог-оештыручылар һәм «Кояшкай» балалар район думасы активистлары билгеләп үтелде.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

30
май, 2022 ел
дүшәмбе

       Олы Арташ төп мәктәбендә  “Игътибар- балалар!” акциясе бара. Шул уңайдан мәктәбебездә күп кенә профилактик чаралар үтә.  26 нчы май көнне  Яшь юл инспекторлары отряды  әгъзалары  мәктәп яны лагеры башланыр алдыннан башлангыч сыйныф укучылары белән "Куркынычсыз техника" темасына әңгәмә  үткәрделәр. ЮХИДИның дәүләт инспекторы Насыйбуддин Ильнур Дамирович һәм Юл хәрәкәте иминлеге бүлекчәсе начальнигы Ягъфарова Г.Н.лар катнашында   укучылар белән юл  йөрү иминлеге буенча профилактик чара үтте. "Игътибар-балалар!" акциясе кысаларында  үткәрелүче  "Серле энә" дефиле-конкурсында катнашып укучыларыбыз 1 нче урынга лаек булдылар. Әлеге акция кысаларында үткәрелгән барлык чаралар да югары дәрәҗәдә үтте, куйган максатларга ирешелде. бурычлар үтәлде.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

27
май, 2022 ел
җомга

Бүген, районыбызда   матур традициягә әйләнгән, фән олимпиадаларында  катнашып, күркәм уңышларга ирешкән укучылар, аларның әти-әниләре,  укытучыларын, ике ел рәттән Анапа шәһәрендә үтүче мәктәп спорт клубларының Бөтенроссия спорт уеннарында 2нче урын  яулаган Байлар Сабасы гимназиясенең "Комета" командасын  һәм җитәкчеләрен,  “Ел укытучысы – 2022”  исеменә лаек булган мөгаллимнәрне хөрмәтләү тантанасы узды.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

26
май, 2022 ел
пәнҗешәмбе

Казан дәүләт аграр университеты фәнни-техник өлкәдә предприятиеләрнең кече формаларын үстерүгә ярдәм итү фонды белән берлектә гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында Бөтенроссия АгроНТИ конкурсы үткәрде. Саба районыннан төрле мәктәпләрдән 27 укучы катнашты. 19 май көнне Казан дәүләт аграр университеты базасында АгроНТИ-2022 конкурсының турыдан-туры региональ этабы узды, аның нәтиҗәләре буенча 7 укучы җиңүгә лаек булды:

1.  Иванов Роман, МБГБУ «Эзмә урта мәктәбе» укучысы.

2.  Хасаншин Замир, МБГБУ «Ш.З.Зиннуров исемендәге Сатыш урта мәктәбе».

3.  Галимуллин Ирек, МБГБУ «Эзмә урта мәктәбе» укучысы.

4.  Нурисламов Алмаз, МБГБУ «Эзмә урта мәктәбе» укучысы.

5.  Гайнутдинов Адель, МБГБУ «Иштуган урта мәктәбе» укучысы

6.  Халилов Ильназ, МБГБУ «Иштуган урта мәктәбе» укучысы

7.  Денисов Никита ,  МБГБУ «Иштуган урта мәктәбе» укучысы

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

25
май, 2022 ел
чәршәмбе

25 нче май көнне Балалар иҗат үзәге базасында Техник иҗат фестивале булып үтте. Әлеге фестивальдә районыбызның 18 мәктәбе түгәрәктә эшләнгәнгән эшләреннән күргәзмә тәкъдим итте. Чара җыр-биюләр белән үрелеп барды.7 номинациядә һәм 3 ярышта җиңүчеләр билгеләнде, алар мактау грамотасы белән бүләкләнде.

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

24
май, 2022 ел
сишәмбе

      Бүген, 24 май көнне, мәктәпләрдә Соңгы кыңгырау яңгырый. Бу уку елында мәктәпләрдә барлыгы 4005 бала белем һәм тәрбия алды. 144 укучы  11 нче сыйныфны тәмамлап, олы тормышка юл алачак. 9нчы сыйныфны тәмамлаучылар саны - 324.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

      Сезне чын күңелдән мәктәпне тәмамлавыгыз һәм Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйбыз. Мәктәп белән хушлашу – һәр кеше тормышында булган гүзәл вакыт. Бу – өметләр, ачышлар һәм эчкерсез планнар чоры. Мәктәптә сез белем алдыгыз, иҗади сәләтләрегезне күрсәттегез, үз карашларыгызны  һәм фикерләрегезне якларга, туган җирегезне яратырга өйрәндегез. Алда - чыгарылыш имтиханнары. Аларны тиешенчә тапшырып чыгуыгызны телибез. Үз-үзегезгә ышанырга, авырлыкларны җиңәргә  өйрәнегез, куйган максатларыгызга таба кыю барыгыз һәм беркайчан да ирешелгәннәрдә генә тукталмагыз, мәктәпне, укытучыларны онытмагыз! Хәерле сәгатьтә!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

23
май, 2022 ел
дүшәмбе

19-21 нче май көннәрендә Мамадыш шәһәрендә мәктәп укучыларының Бөтенроссия спорт бәйгесе “Президент ярышлары”ның региональ этабы булып үтте. Әлеге ярышта сайлап алу турыннан узган район командалары катнашты. Саба районы данын шәһәр мәктәпләре арасында Саба гимназиясе укучылары (җитәкчеләре Кәримов А.Х., Гафиатуллин Р.Р.) һәм авыл мәктәпләре арасында Югары Симет урта мәктәбенең 7 нче сыйныф укучылары яклады (җитәкчесе Саубанов А.Р.).  Командалар иҗади һәм теоретик конкурста, “спортивное многоборье”да, эстафетада үз көчләрен сынадылар. 
Саба районы Югары Симет урта мәктәбе командасы гомумкоманда зачетында беренче урынны алуга ирештеләр. Аларны чын күңелдән котлыйбыз!

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

20
май, 2022 ел
җомга

2022 нче уку елы- илебездәге балалар хәрәкәте өчен истә калырдай юбилей елы. Бөтенсоюз пионерлар оешмасы барлыкка килүгә 100 ел!

Шул уңайдан, районыбыз мәктәпләрендә уку елы  дәвамында төрле конкурслар, чаралар оештырылып килде. Мәктәп музейларында пионерлар хәрәкәтенә багышланган почмаклар булдырылды. Укучылар эзләнү  эшләре алып барып мәктәп пионер оешмасынын елязмасын яздылар.

19 май – Пионер туган көн. Әлеге истәлекле дата мәктәпләрдә тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Укучылар пионер хәрәкәте ветераннары белән очраштылар. Алар укучыларга пионер оешмасы, аларнын тарихы, эшчәнлеге, атрибутлары турында сөйләп, үзләренең хезмәт елларын искә алдылар.

Районыбызның балалар хәрәкәте активистлары  һәм пионерлар хәрәкәте ветераны Зиннурова Фаягөл Габдрахман кызы 19 май көнне Казан шәһәрендә пионериянең 100 еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада катнаштылар.

 

 

 

 

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

17
май, 2022 ел
сишәмбе

Гимназиянең  “Комета” мәктәп спорт клубы командасы,Анапа шәһәреннән 2 нче урынны яулап кайтты.

Тэги: Мәгариф идарәсе
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International