16 ноябрьдә Байлар Сабасында балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләрен ГТО ВФСКНЫҢ аерымлык билгеләре белән бүләкләү тантанасы узды.
2022 нче елның 13 ноябрь көнендә “Сабантуй” стендлы ату үзәгендә спортинг-компакт ярышының финалы булып узды.
13 нче ноябрь көнне “САБА-АРЕНА “ спорт мәктәбендә “Татарстан киләчәге” өстәл теннисы буенча “Трейд металл” республика лигасы узды. Безнең күршеләребез Кукмара һәм Теләче районнары спортчылары да актив катнашты, Түбән Камадан да кунаклар бар иде.
Кичә, 2022 елның 12 ноябрендә, «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә Саба муниципаль районы гомуми белем бирү учрждениеләре арасында һәм Саба аграр көллияте командалары арасында шахмат лигасының 2нче очрашуының 1нче туры узды.
13 ноябрьдә Казан шәһәрендә 2008 елда туган һәм аннан яшьрәк малайлар арасында фехтование буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге узды. Безнең мәктәп спортчысы Камолов Камол көмеш призер, Ибатуллин Инсаф шәхси разрядта бронза призер булды. Команда разрядында Татарстан командасы-5урында, составында Сөнәгатуллин Айрат. Татарстан 2 командасы көмеш призер. булды,составында Камолов Камол.Спортчыларны һәм тренер Шагиева Эльвира Хәнип кызын котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
13 нче ноябрьдә «САБА-АРЕНА» спорт мәктәбендә бадминтон буенча традицион якшәмбе турниры узды.
11 нче ноябрь көнне "САБА-АРЕНА" мәктәбендә 2007 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар арасында фехтование буенча "САБА-АРЕНА" кубогы булды.
Урыннар түбәндәгечә бүленде:
1 урын - Хәнәфиева Гөлсинә
2 урын-Вәлиәхмәтова Гөлназ
3 урын-Шакирова Язгөл, Касыймова Зарина.
Спортчыларны һәм тренерларны уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз! Яңа уңышлар һәм җиңүләр телибез!!
2022 елның 13 ноябрендә МББУ "Саба-Арена" базасында өстәл теннисы буенча Саба районы Чемпионаты узачак. Барлык теләүчеләрне 09.30 сәгатькә көтәбез.
8-12 ноябрь көннәрендә Казанда өстәл теннисы буенча 2008 елгы һәм аннан яшьрәк спортчылар арасында ТР беренчелеге уза.
Команда зачетында 17 егетләр командасы һәм 13 кызлар командасы катнашты .
Саба районы командасы Фәйзетдинова Сафира, Вәлиева Зилә, Батыршина Динә һәм Хәбибрахманова Зилә составында 3 нче урынны яуладылар.