Үз проектыңны тормышка ашыру өчен 1 миллион сумга кадәр акча ал!
Росмолодеждан физик затлар өчен грант конкурсының 1 сезоны старт алды! Анда 14 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге яшьләр катнаша ала.
Саба муниципаль районы Лесхоз бистәсендәге « Нарат» СКда тимераякта фигуралы шуу буенча «Нарат»республика классификация һәм классификация ярышлары узды.
Саба муниципаль районы мәгариф идарәсе хезмәткәрләре ВФСК ГТО комплексын башкардылар.
Саба муниципаль районы буенча ВФСК ГТО комплексының сынау (тест) нормативлары буенча сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне һәм инвалидларны тестлый.
2 апрельдә Саба- Аренада ТР Бадминтон өметләренең 2 этабына сайлап алу узды.
13 яшькә кадәргеләр арасында
1 урын Галимуллин Рәсүл (Саба)
2 урын Гайнетдинов Рәсүл (Кукмара)
3 урын Шакиров Самат (Саба)
3 урын Степанов Денис (Кукмара)
Кызлар арасында
1 урын Багманова Камилла (Саба)
2 урын Мансурова Регина (Саба)
3 урын Әхмәтшина Самина (Саба)
3 урын Васильева Ксения (Кукмара)
11 яшькә кадәрге категориядә малайлар арасында
1 урын Рәхимов Әдел (Саба)
2 урын Кәримов Язнур (Саба)
3 урын Сафиуллин Рөстәм (Саба)
3 урын Ибраһимов Азамат (Саба)
Кызлар арасында
1 урын Хәбибуллина Наргиза (Саба)
2 урын Хәкимова Талия (Саба)
3 урын Гарипова Мәрьям (Саба)
3 урын Абдуллина Риана (Телэче)
Безнең яраткан ПМК ҖЧҖ директоры Маковеев Константин йөзендә спонсорыбызга турнирда катнашучыларның барысына да татлы призлар өчен рәхмәтебезне белдерэбез!
Бокс һәм өстәл теннисы үзәгендә 31 марттан 2 апрельгә кадәр өстәл теннисы буенча «Татарстан өметләре» төбәк-ара ярышлары узды.
Ярышларда 140 малай һәм 164 кыз катнашты.
Латыпов Илсаф(8 урын) һәм Йосыпов Раян (25 урын) яхшы нәтиҗә күрсәтеп, беренче финалга эләкте. Шигабиева Диләрә, Гыймадиева Азалия һәм Әхмәтова Камилә икенче финалда көч сынаштылар. Сафина Иделия, Хәбибуллина Әдилә һәм Әхмәтҗанова Алина өченче финалга эләктеләр. Барлык спортчыларыбыз да матур уен һәм җиңү теләген күрсәттеләр!
Авыл районнары арасында Латыйпов Илсаф беренче урынны алды. Котлыйбыз!
Бүген «Саба-Арена» да Шигаповлар гаиләсеннән хәйрия татлы турниры белән каникул атнасы тәмамланды. Һәр катнашучы Рамазан аенда татлы бүләк алды. Ә призерлар һәм җиңүчеләр: 3 урын- яшь пар Булат Маметов-Әлфис Вәлиуллин һәм «Килдебәк» пары Данис Әхмәтҗанов-Алмаз Гарипов. Икенче урында урман хуҗалыгыннан Инсаф Сираев-Илзирә Латыйпова дуэты финалда Раил Галиакберов һәм Динара Исмаилова дуэтына оттырды.
Икенче лигада гимназия кызлары Зарина Кашапова-Азалия Гайнуллина өченче булды. Икенче урында шатлыкны Эмиль Һадиев һәм Әлим Биктимиров бүлештеләр. Ә лидерлар "Татарстанлылар" Гөлназ Исмәгыйлова һәм Мария Чумакова булды.
Кичә 30 нчы март көнне Саба аграр көллиятенең актлар залында "Әйдә ШаяРТ» татар КВН фестиваленең зона этабы узды. Татар КВН лигасының зона фестивале "Мөмкинлекләр дөньясы" проектының беренче чарасы булып тора. Әлеге проект Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең яшьләр сәясәте учреждениеләре өчен грант конкурсы кысаларында тормышка ашырылды.
29 мартта Саба-Аренада шахмат буенча «Буыннар элемтәсе» турниры үткәрелә. Район сайлап алу ярышларында 7 команда катнашты. 1 урынны Ханнановлар гаиләсе (Илфат, Илназ, Кәрим) алды. 2 урын-Кәримовлар гаиләсе (Равия, Сирина, София). 3 урын - Галәветдиновлар гаиләсе (Рауф, Фаил, Әмир). Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!
Бүген 19.00 сәгатьтә "Саба аграр көллияте" базасында "Әйдә ШаяРТ" КВН Татарстан лигасының Зональ фестивале узачак.