2 июльдә Байлар Сабасы бистәсендә чистарту корылмасы төзелеше территориясендә чираттагы киңәшмә узды
Госуслуги.Дом мобиль кушымтасы
Синең йортың синең кулыңда
- Идарәче оешмадан җаваплар алыгыз
- Өй чатларында сорауларны чишегез
- Гомумйорт җыелышларында катнашыгыз.
"Алтын Групп "ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан Саба муниципаль районының "Саба район үзәк хастаханәсе" ДАССУның кан тамырлары үзәген төзү бара. Объектның исәпләнгән куәте 32 койка тәшкил итәчәк, ә аның гомуми мәйданы 6,5 мең кв.метр. Кан тамырлары үзәгендә кабул итү-диагностика бүлеген, шулай ук нур диагностикасы бүлеген, палаталарны, интенсив терапия секцияләрен, операцион блокны һ.б. урнаштыру күздә тотыла. Учреждение төзелеше 2024 елдан 2025 елга кадәр авыл территорияләрен комплекслы үстерү проекты кысаларында башкарылачак.
Татарстан Республикасы буенча «Авыл территорияләрендә транспорт инфраструктурасын үстерү» Дәүләт программасының "Авыл территорияләрен комплекслы үстерү" федераль проекты буенча Татарстан Республикасы Саба муниципаль районының Байлар Сабасы торак пунктында 500 урынга исәпләнгән мәктәпкә җирле әһәмияттәге гомуми файдаланудагы автомобиль юллары төзелә.