Шәмәрдән авыл җирлегендә чистарту корылмасы төзелеше дәвам итә. Саба муниципаль районы Башлыгы Р.Н.Миннеханов катнашында чираттагы күчмә киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шекше авыл башкарма комитеты бинасында "ПМК №159" ҖЧҖ подрядчы оешмасы тарафыннан капиталь ремонт бара. Объект "Авыл башкарма комитетлары биналарын капиталь ремонтлау һәм төзү" Республика программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Шәмәрдән авылында "Графит" ҖЧҖ подряд оешмасы тарафыннан биологик чистарту корылмалары төзелә. Объект Россия Федерациясенең «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» Дәүләт программасының «Авыл территорияләренең хәзерге күренеше» ведомство проекты буенча гамәлгә ашырыла.