16 июльдә Саба районы башлыгы Миннеханов Рәис Нургали улы эш төркеме белән «Саба РҮХ»ДАССУ каршындагы кан тамырлары үзәге төзелешендә булды. Төзелеш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Олы Арташ авылында спорт мәйданчыгы төзелеше тәмамланып килә. Эшне ҖЧҖ "ПМК 159" подряд оешмасы башкара.
Эзмә авылында 80 гә 20 программасы буенча йорт салына башлады
Мичән авыл җирлеге Мичән төп мәктәбе биләмәсендә спорт мәйданчыгында эш дәвам итә
Мингәр авылының урамнарында Республика программасы нигезендә иске су үткәргечне яңага алыштыру эшләре алып барыла.
Юлбат авылында җаваплылыгы чикләнгән “Рамазан” җәмгыяте халыктан җыйналган үзара салым хисабына авыл юлларындагы чокырларны ремонтлау эшләрен башкара.
2024 елның яртыеллыгында Татарстан Республикасы юлларында аварияләр күрсәткечләрен анализлау юл-транспорт һәлакәтләре нәтиҗәсендә үлем белән бәйле хәлнең шактый катлаулануын күрсәтә. Мондый һәлакәтләр һәм алардан зыян күргән гражданнар саны кимү фонында быел юл-транспорт һәлакәтләренең авырлыгы шактый артты, нәтиҗәдә һәлак булучылар саны да артты.
"Безнең ишегалды" Республика программасы буенча, Иләбәр авылында Мелиораторов урамындагы 5нче А йортның ишегалдын төзекләндерү эше бара