Нәрсә соң ул коррупция? Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре мәгълүмат сәгатендә әлеге төшенчәнең эчтәлеген, аның чагылышларын, хәзерге җәмгыятьтәге нәтиҗәләрен ачарга тырыштылар. Россия законнары нигезендә, коррупция-ул хезмәт урыныннан явызларча файдалану, ришвәт бирү һәм алу, коммерцияле ришвәт алу, яисә җәмгыятьнең һәм дәүләтнең законлы мәнфәгатьләренә карамастан, акча, кыйммәтләр, башка милек яки милек характерындагы хезмәтләр рәвешендә файда алу максатларында үз вазыйфаи хәленнән башка законсыз файдалану. Статистикадан күренгәнчә, коррупция үсә генә бара һәм бүгенге көндә бу тема бик актуаль.
«Җәйге китапханә» проекты кысаларында Иштуган авыл китапханәсе балалар өчен «Җәйге китапханә» әдәби Аланы үткәрде. Чара барышында балалар Абдулла Алиш, Муса Җәлил һәм Фатих Кәрим иҗаты белән таныштылар, шулай ук «җәй китапханә»проектының биремнәрен үтәделәр.
«Югары Утар балалар интернат-йорты»нда тәрбияләнүчеләр өчен Шәмәрдән балалар китапханәсе мөдире тәрбияче Минеева З.Х белән берлектә "Пирографиянең тылсымлы дөньясы" исемле мастер-класс үткәрде. Мастер-класста катнашучыларны мавыктыргыч иҗат процессы көтә иде.
Пирография - агач буенча рәсемнәрне махсус эретеп ябыштыручы ярдәмендә яндыру. Һөнәрчелек сәнгатенең бу төре күп еллар яши һәм актуальлеген югалтмый. Рәсемнәрне яндырырга өйрәнү өчен зур булмаган инструментлар җыелмасы һәм теләк булу да җитә. Рәсем ясаганда бала, вакытны онытып, ялгышырга ашыкмыйча һәм курыкмыйча, тынычлана.
Мастер-класста катнашучылар яндыру нигезләренә өйрәнделәр, эш өчен материалны ничек сайларга, инструментны ничек кулланырга, рәсемне ничек күчерергә икәнен белделәр. Бу дәрес балаларны шулкадәр мавыктырды ки, вакыт сизелми дә үтте.
Чара балалар вакытлы матбугатына күзәтү белән тәмамланды.
Бүген "Татарстанда җәй" проекты кысаларында Мишәбаш авыл мәдәният йорты паркында мәдәният хезмәткәрләре «Вакытлы матбугат — синең дустың» дигән матбугатка күзәтү үткәрделәр. Китапханәче балаларны «Ялкын», «Салават күпере», «Сабантуй», «Ежик», «Саша и Маша» журналлары белән таныштырды. Һәр журнал турында ул аларда нинди танып белү һәм күңел ачу материаллары булуы турында сөйләде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Әлбәттә, җәй көне паркта уеннарсыз булмый! Балалар күңелле уеннарда бик теләп катнаштылар, үзләренең көчләрен, җитезлекләрен, зирәклекләрен күрсәттеләр.
Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Әкият» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Юл билгеләре нәрсә турында сөйли» исемле танып-белү уены үткәрелде. Чара яңа белемнәр һәм якты тәэсирләр белән тулы чын маҗарага әверелде. Балалар җәяүлеләр өчен иң мөһим булган билгеләрне искә төшерделәр һәм белемнәрен ныгыттылар. Табышмаклар чиштеләр, пазллар җыйдылар, «Күңелле светофорик» уенын уйнадылар. Яшь укучылар өчен тематик китап күргәзмәсе ясалды. Чара «Смешарики. Куркынычсызлык әлифбасы» мультфильмын карау белән тәмамланды.
7 августта "Татарстанда җәй» проекты кысаларында Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә саф һавада "Җәйге китапханә" укуын оештырды. Саф һавада балалар матур китаплар белән таныштылар. Һәрбер бала уку өчен китап сайлый, кычкырып укуда һәм укыганнар турында фикер алышуда катнаша алды. Чарада катнашучылар үзләрен чын китап сөючеләр итеп күрсәттеләр.
Танылган татар язучысы, публицисты, җәмәгать эшлеклесе, татар телендә күпсанлы романнар, повестьлар, хикәяләр, пьесалар авторы Мәдинә Маликовага 90 яшь тулу уңаеннан Саба үзәк китапханәсендә "Өлкәннәр" дип исемләнгән ветераннар клубы өчен "Мендем биек тауларга" - әдәби сәгать үткәрелде. Авторның китапларын татар әдәбиятын яратучыларның берничә буыны мавыгып укый, аның пьесалары Татарстан Республикасы театрлары сәхнәләрендә куела. Язучының әсәрләрендәге төп геройлар - актив, мавыктыргыч, кызыклы шәхесләр. Алар кеше бу дөньяга тормышны яхшырак һәм игелеклерәк итү өчен килә дип ышаналар. 2017 елда "Арыш тәме" романы өчен Мәдинә Маликова ТРның Г.Тукай исемендәге премиясе белән бүләкләнде.
6 август көнне Саба район китапханәсе янында урнашкан "Тукай" паркында аэройога буенча инструктор Гөлия Гилязиева белән очрашу узды. Очрашуда китапханә каршында эшләп килүче клуб берләшмәләренә йөрүче өлкән яшьтәге хатын-кызлар "Йога" юнәлеше белән таныштылар . Чарада катнашучылар бик кызыксынып тыңладылар һәм күнегүләр эшләделәр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда 2025 елның 30 июлендә «Бөек Ватан сугышы елларында агач әзерләү»темасына активистлар утырышы үткәрелде. Музей хезмәткәрләре урман эшкәртү эшен оештыру турындагы тарихи фактларны ачарга һәм җыярга ниятләгәннәр иде. Бу тема безнең якның һәр кешесе өчен, бигрәк тә нәфис хатын-кызларыбыз өчен бик мөһим һәм якын. Бөек Ватан сугышы елларында хатын-кызлар, фронтка киткән ир-атларны алыштырып, агач хәзерләүгә зур өлеш кертәләр. Алар урман кисүдә, агач эшкәртүдә, шулай ук армияне һәм тылны агач белән тәэмин итүдә зур хезмәт куйганнар.
«Күрше» фестивале «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект. Әлеге бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде. «Күрше» фестивале – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект. Анда үзләре яшәгән ишегалларында кызыклы вакыйгалар үткәрергә теләгән инициативалы гражданнар һәм моңа әзер булган оешмалар катнашты. Ә бу проектта җиңеп чыккан үзмәшгульләр исә күпфатирлы йортларда яшәүчеләр өчен бик кызыклы, эчтәлекле һәм шәп чаралар үткәрәчәк.
Шундый чараларның беренчесе Байлар Сабасының Тынычлык урамында әлеге проектта катнашып грант откан Алисә Гимадиева тарафыннан үткәрелде. Саба мәдәният бүлеге, Саба үзәкләштерелгән музейлар системасы белән берлектә “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара үтте.
Әлеге чара кабаттан 15 августта Байлар Сабасының Дальняя урамында узачак.