ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Җаваплылык хисен балачактан ук тәрбияләү мөһим, бигрәк тә бу йорт хайваннарына кагыла. Хайваннар-уенчык түгел, ул гаилә әгъзасы! Әгәр дә балалар йорт койрыклыларына нәкъ шулай карый икән, йортсыз хайваннар саны күп тапкырга кими! 30 август көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының китапханә белән берлектә «Безнең дүрт аяклы дусларыбыз»дигән мәгълүмат сәгате үткәрелде. Балаларга урамда хуҗалары булмаган хайваннар белән үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында сөйләделәр. Барлык хайваннар да приют күзәтүе астында һәм ветеринарлар тарафыннан тикшерелмәгән бит.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31 августта Шәмәрдән авылының Җиңү паркында Татарстан Республикасы көненә багышланган «Татарстан дигән Ватаным бар» бәйрәм концерты булды. Тантаналы чара Шәмәрдән мәдәният йорты һәм «Акварель» халык хореография коллективы тарафыннан милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган «Матушка земля» прологы белән башланып китте. Котлау сүзе белән Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы А.К. Вәлиев чыгыш ясады. Кичә Шәмәрдән мәдәният йорты каршындагы үзешчәннәр, «Тулган ай» фольклор коллективы, Шәмәрдән модель китапханәсе хезмәткәре Л.Д. Мөхәммәтҗанова, Эзмә мәдәният йорты мөдире Зөлфәт Саматов катнашында матур концерт номерлары белән дәвам итте. Шулай ук концерт номерлары белән Family Band кавер төркеме чыгыш ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Яхшыны яманнан аера белү кешедә кечкенәдән үк тәрбияләнә. Балачакта формалашкан әхлак кагыйдәләре кешенең бөтен гомере буена озата бара. Безнең бөек галимебез Ризаэтдин Фәхретдин:" балачакта алган тәрбия соңыннан бөтен дөнья халкын да үзгәртмәячәк", - диде. Бүген 30 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсендә “ Ислам дине – безнең тормышта“ дигән дини-әхлакый сәгать үткәрелде . Чарага шул ук темага китап күргәзмәсе оештырылды , күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплардан Рамил хәзрәт Юныс вәгазьләрен укыдык һәм Идрисова К.Р. ның “Тәрбия баскычлары"DVD-сындагы видеоязмасын карадык.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Экологик тәрбия процессында олыларның һәм балаларның уртак эшчәнлеге бик мөһим. Нәкъ менә олы кеше әйләнә-тирә дөнья турында белем алырга ярдәм итә. 29 август көнне Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Хайваннар дөньясында» исемле китап зоотуры булып узды. Балалар «Хайванны тавышы буенча танып бел», «Мин кем?» Хайваннарга үз йортларын табарга ярдәм ит», «Гадәти булмаган белдерүләр», «Әдәбиятта хайваннар дөньясы» викторинасы биремнәрен чиштеләр. Чара дәвамында балалар танып белүдә активлык күрсәттеләр, булган белемнәрен һәм осталыкларын кулландылар. Балалар «И все они – создание природы» китап күргәзмәсендә тәкъдим ителгән китаплар һәм энциклопедияләр белән бик рәхәтләнеп таныштылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Кондиционер урнаштыру эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2 сентябрь көнне ПМК эшчеләре Сатыш авылы мәдрәсә музеенда төзекләндерү эшләре алып бардылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районы мәктәбе укучылары кунак булды. Музей территориясенә кергәндә үк, балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул истәлекле бүләк булып тора. Аларга музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде һәм аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихын өйрәнергә дәртләндереп җибәрде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Югары Шытсу авылыннан кунаклар килде. Алар өчен музей буйлап күңелле генә экскурсия оештырылды, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Аннары музейның өченче бүлеге белән танышу өчен икенче катка менделәр. “Хайваннар дөньясы” бүлеге аларда аеруча соклану һәм гаҗәпләнү хисләрен уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында Фәттахова Р.К. балалар белән "Терроризмга һәм экстремизмга каршы тору өчен иң мөһим шарт - уяулык" темасына сыйныф сәгате уздырды..
Укытучы балалар белән террорчыларның һәм экстремистларның кем булуы, террорлык актларының нәрсә икәнлеге, терроризмга һәм экстремизмга каршы нинди чаралар булуы турында сөйләште.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31
август, 2024 ел
шимбә

Саба балалар сәнгать мәктәбенең, Газизов А.З.  җитәкчелегендәге гармунчылар ансамбле, Республика көненә багышланган чарада чыгыш ясады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International