ЯҢАЛЫКЛАР


28
август, 2024 ел
чәршәмбе

Явлаштау авыл китапханәсе китап бирү пунктында балалар өчен «Эскәмиядә китап белән» дигән кызыклы әдәби очрашу үткәрде.

 

Балалар Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш әсәрләрендәге  яраткан геройлары белән бергә Маҗара дөньясына юл тоттылар һәм укыган китаплары турындагы тәэсирләре белән уртаклаштылар.

Балалар «Әдәби геройлар илендә» викторинасында катнаштылар, китаплар турындагы сорауларга җавап бирделәр. Алар шулай ук табышмакларны чиштеләр һәм «Шигырьне дәвам ит» һәм «Бер сүз белән әйт» уеннарын уйнадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

 «Җәйге китапханә -  2024» проекты кысаларында 26 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе "Тукайлы җәй" исемле  әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның «Туган авыл» шигырен укыдылар һәм туган авылын дәфтәрләрдә сурәтләделәр. Аннары балалар Г.Тукайның «Бәхет» әсәре буенча сорауларга җавап бирделәр һәм җавапларны яздылар.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә.  Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук җылыту радиаторлары рәшәткәләрен урнаштыру эшләре алып барыла.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Хәзерге вакытта Казанчы - Бигенәй авылы зиратында яңа буыннар өчен тарихи хәтер булган Ишан кабере төрбәсе саклана. Уналты метр чамасы мәйданны биләгән кабер табигый таш койма белән әйләндереп алынган.Ул үзен ислам нигезләрен, шәригать кануннарын яхшы белгән шәхес итеп таныта, аның тагын бер күркәм сыйфаты - ул оста дәвалаучы да була. Вәлиәхмәт Галимов турындагы дан бик тиз бөтен тирә-якка тарала. «Туган якны өйрәнүчеләр» клубында катнашучылар өчен Ишан кабере төрбәсенә экскурсия оештырылды, шулай ук аның тормышы турында да мәгълүмат бирелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

27
август, 2024 ел
сишәмбе

27 август көнне Кукмара районы “Ак калфак” оешмасы вәкилләре Сабаның тарихи урыннарында һәм китапханәдә экскурсиядә булдылар. Саба китапханәсендә Тукайга багышланган чарада һәм түгәрәк өстәл артында әңгәмәдә катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2024 елның 27 августында Саба районы Кибәче авылыннан «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршрутында катнашучылар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Яшь кунаклар урманчылар династиясе һәм урманчылык эше белән кызыксындылар

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

27 нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисләре өчен экскурсия уздырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

 26 августта Шәмәрдән мәдәният йортында “Керәшен биюе” темасына хореография буенча мастер-класс узды. Мастер-класста катнашучылар арасында  Шәмәрдән авылы “Акварель” коллективының  балалары да бар иде.

 Дәрес барышында катнашучылар керәшеннәрнең төрле этник төркемнәренең мәдәният һәм көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштылар. Аларның  төрле өлкәләрдәге бию төркемнәрен күреп кенә калмадылар, ә үзләре дә бу дәрестә актив катнаштылар. Лилия Айратовна  катнашучыларга бик җиңел генә кабатлый торган бию элементларын күрсәтте.

 Чара Пушкин картасы буенча узды 10 билет сатылды, керем 3000 сум.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Татар милли язучысы Фанил Галиевның иҗаты белән Олы Нырты авыл китапханәсендә таныштылар. Укучылар игътибарына Татарстан Республикасы язучысы , юристы Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган «Фәнил Галиев эзләре буенча» дигән исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.  Ф.Галиев-мавыктыргыч хикәяләр, повестьлар авторы. Әдәби иҗаттан тыш, Ф.Галиев музыка, рәсем, спорт белән дә мавыга. Чара барышында яшьләр авторның иҗаты һәм китаплары белән таныштылар. «Йолдызлар нәрсә турында дәшмәде», «өрәк эзләре буенча»китапларына күзәтү үткәрелде. Аларга иң ошаган китаплар өйгә бирелде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

 «Җәйге китапханә -  2024» проекты кысаларында 26 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе "Тукайлы җәй" исемле  әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның «Туган авыл» шигырен укыдылар һәм туган авылын дәфтәрләрдә сурәтләделәр. Аннары балалар Г.Тукайның «Бәхет» әсәре буенча сорауларга җавап бирделәр һәм җавапларны яздылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International