5 апрель көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә Ватан өчен көрәшүчеләрнең, шул исәптән хәрби операциядә катнашучыларның батырлыгына хөрмәт йөзеннән Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын истә тотып, якташыбыз, 23 майда тууына 90 ел булучы күренекле совет татар композиторы, ТАССРның (1977) һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981), РСФСРның Михаил Иванович Глинка исемендәге дәүләт бүләге (1975), Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе РФ һәм ТР халык артисты Фасил Әхмәт улы Әхмәтовның иҗытын саклау, Татарстан Республикасы һәм Идел буе җирле халыкларының сәнгатен популярлаштыру һәм мәдәни традицияләрне буыннан-буынга тапшыру максатыннан оештырылган “Талантлы балачак 2025” V район балалар һәм яшүсмерләр иҗат фестиваль - конкурсы узды. Конкурска 85 заявка кабул ителде. ("Инструменталь башкару” - 35; "Вокаль башкару” - 50). Анда районыбызның 130дан артык укучысы катнашты. Конурс нәтиҗәләре 2025 елның 21 апрелендә игълан ителәчәк һәм җиңүчеләр 2025 елның 1 июнендә Гаилә паркында Гала-концертта чыгыш ясаячак. Барлык катнашучыларга да рәхмәт белдерәбез, алга таба да иҗади уңышлар телибез!
Ышаныч телефоны нинди дә булса кыенлыклар кичергән кешегә шалтыратып рус яки татар телендә ярдәм күрсәтү, аңларга һәм кабул ителергә, катлаулы вәзгыятьне тынычрак хәлдә, психологлар күзлегеннән чыгып аңларга мөмкинлек бирә. Ышаныч телефоны һәр кеше өчен ачык. Шалтыратучының яше, милләте, сәламәтлеге мөһим түгел. Теләсә кайсы кеше кабул ителергә, тыңланырга һәм ярдәм алырга хокуклы. Саба туган якны өйрәнү музеенда укучылар һәм укытучылар өчен әлеге тема буенча мәгълүмат сәгате оештырылды, тагын бер кат әлеге телефон турында мәгълүматлар яңартылды.
Россиядә коррупция күптән традициядә. Тарихи чыганакларда аның турында 13 гасырда ук телгә алына. Иван 3тән башлап, коррупцияне законнар белән чикләү омтылышлары билгеле. Беренче омтылыш дип Белозерск устав грамотасын санарга мөмкин. Ул наместниклар һәм аларның аппараты өчен каты «нормалар» урнаштырган. Илебез тарихына, үсешендә артта калган башка илләр тарихына кебек үк, дәүләт аппаратының коррупция мөнәсәбәтләре белән югары пычрануы хас. Россия тарихында кем сатып алса һәм кемне сатып алсалар да, тигез җәзаның төрле чорлары булды. Петр I ришвәт бирүчеләргә җәзаны ришвәт алучылар белән беррәттән " бернинди рәхим-шәфкатьсез үлем җәзасы бирергә боерылды" дип билгели. Мондый алым чит илләрдә дә билгеләп үтелә, мәсәлән, хәзерге Япониядә. Коррупциягә каршы каты чаралар күрелүгә карамастан, әле һаман да күп түрәләр ришвәт алуын дәвам итә. Бу һәм башка тарихи мәгълүматлар белән без 2025 елның 3 апрелендә Саба урман хуҗалыгы тарихы музее үткәргән тематик сәгатьтә катнашучыларны таныштырдык.
Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире туры эфирда “Дулкын” радиосы дулкыннары аша радиотыңлаучыларны китапханә эшчәнлеге белән таныштырды. 2025 ел “Ватанны саклаучы елы" буларак,сугыш чоры әдәбиятына һәм яңа китапларга күзәтү уздырды .
«Халыкара кошлар көне" — интернациональ экологик бәйрәм, ул ел саен 1 апрельдә билгеләп үтелә. Россия Федерациясендә "кошлар" бәйрәмнәренең иң танылганы санала. Кошлар элек-электән кешенең игътибарын җәлеп иткәннәр. Кешеләрне аларның якты каурыйлары, гаҗәеп хәрәкәтләре, кыю, тиз очулары, моңлы җырлаулары һәм, әлбәттә, серле яшәү рәвеше сокландырды.
Олы Нырты авылы мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан рәсем конкурсы нәкъ менә шушы вакыйгага багышланган иде. Балалар кошлар тормышы, аларның кеше өчен файдасы турында күп мәгълүмат ишеттеләр, викторина сорауларына һәм табышмакларга җаваплар бирделәр. Һәм, әлбәттә, катнашучылар үзләренең иҗаты белән барысын да сөендерделәр. Рәсем конкурсында катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды.
2 апрель көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсендә «Теремок» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Дуслар өчен ишекләр ачык» дигән библиокруиз узды. Балалар китапханәнең әкият персонажлары һәм тылсымлы җан ияләре, яраткан әкиятләре һәм шигырьләре геройлары, шулай ук күңел ачу һәм яхшы кәеф яши торган ил булуын белделәр. Ләкин һәр илнең үз кануннары һәм тәртипләре бар, һәм уку иле-искәрмә түгел! Китапханәчеләр китапханәдә үз — үзеңне тоту кагыйдәләре һәм китап белән эш итү турында сөйләделәр, шулай ук балаларны укучының паспорты-формуляр белән таныштырдылар. Библиокруизның дәвамы буларак яшь укучылар аларны балалар өчен кызыклы журналлар көткән вакытлы басмалар белән стеллажларга күчтеләр, ә аннары йортлар урынына - китап стеллажлары булган китап шәһәренә бардылар. Балалар китапханәдә китапларның нинди принцип буенча урнаштырылуын, китап киштәсендә һәр китапның үз урыны булуын, китапны укырга теләгән һәр кеше аны мөстәкыйль таба алсын өчен, ул кайда сакланырга тиешлеген белделәр. Китапларның күптөрлелеге китапханәнең яшь кунакларын сихерләде, һәм алар аның укучылары булуларын түземсезлек белән көтәләр.
Югары Шытсу авыл китапханәсе Татарстан Республикасы авыл җирлекләре территорияләрендә урнашкан иң яхшы муниципаль мәдәният учреждениеләре һәм аларның хезмәткәрләре өчен оештырылган грантта катнашып, «Иң яхшы китапханә» номинациясендә 172 727 мең сумлык бүләккә ия булды. Китапханә мөдире Нуриахметова Дилә Рифкат кызын зур җиңүе белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!
31 март көнне Саба район китапханәсендә «Игра в кальмара» стилендә квест - уен булып узды. Чараның икенче яртысында балалар гипстан фигуралар бизәделәр һәм биеделәр.
31 март көнне Олы Шыңар урта мәктәбе укучылары Саба район китапханәсендә булдылар. Укучылар өчен китапханә буенча экскурсия һәм Пушкин картасы буенча мастер-класслар үткәрелде.
26-28 март көннәрендә Казанда Vlll Бөтенроссия "Ак калфак" укучы кызлар һәм егетләр бәйгесенең йомгаклау туры узды. Россиянең төрле төбәкләреннән 156 укучы катнашкан әлеге бәйгедә Саба районы данын Хуҗин Ильзат Ильшат улы яклады һәм Гран- прига ия булды. Ильзатны, аны тәрбияләп үстергән әти-әнисен зур җиңүләре белән котлыйбыз, киләчәктә дә уңышлар телибез!