ЯҢАЛЫКЛАР


20
февраль, 2026 ел
җомга

21 февральдә Халыкара туган  тел көне билгеләп үтелә. Сатыш авылы “Кояшкай” балалар бакчасында “Минем туган телем!” дигән темага уен сәгате үткәрелде. Чара  мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган тел, тел һәм мәдәни традицияләр, һәр кеше тормышында туган телнең әһәмияте турындагы күзаллауларын киңәйтүгә юнәлтелгән иде. Викторина, рус, татар халык әкиятләре, мәкальләре һәм әйтемнәре конкурсларында балалар зур кызыксыну белән катнаштылар, табышмакларга җаваплар таптылар. Балалар белән әңгәмә барышында , бу көн дөньяда булган һәм юкка чыгучы  телләрне саклау һәм үстерү максатыннан билгеләп үтелүе, барлык телләр тигез дип танылуына,  без аңа җитди карарга һәм сакларга тиеш икәненә басым ясалды, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рухи нигезләрен формалаштыруга, балаларның танып белү һәм иҗат активлыгын булдыруга ярдәм итте.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

20 февраль көнне укытучы Свищева Л.А. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан 2 нче сыйныф (8 ФГТ) укучылары һәм аларның әтиләре өчен «Көчле, җитез, биюче!» дип исемләнгән спорт-хореография бәйрәме үткәрде.
Ахырда парлар төрле стильдәге музыка астында импровизация ясадылар һәм гомуми йомгаклау биюендә катнаштылар. Чара тантаналы бүләкләү һәм истәлекле фотосессия белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

19
февраль, 2026 ел
пәнҗешәмбе

Саба район үзәк китапханәсендә “Мишә дулкыннары” берләшмәсенең  Илнур Ибраһимов иҗатына багышланган “Язмышымнан бүләк” дип исемләнгән чара үткәрелде. Чараны Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең җылы сүзләре һәм изге теләкләре белән ачып җибәрде. Ул үз чыгышында җирле авторларның иҗатын халыкка җиткерүнең мөһимлеген һәм мондый очрашуларның тәрбияви әһәмиятен билгеләп үтте. Илнур Ибраһимов үзенең шигърияткә ничек килүе, беренче шигырьләре һәм иҗат дөньясының серләре белән уртаклашты. Авторның шигырьләрендә туган якка мәхәббәт, тормышның тирән мәгънәсе һәм кеше язмышы турындагы фәлсәфи уйланулар аеруча ачык чагыла. Шигърият һәм көй бергә үрелеп барган бу кичәдә авторның сүзләренә иҗат ителгән җырлар да яңгырады. Районыбыз җырчылары  Ленур Биктимеров һәм Зөлфәт Саматов башкаруындагы моңлы җырлар тамашачыларның күңеленә үтеп керде, чарага аеруча тантаналы һәм шул ук вакытта дустанә төсмер өстәде. Китапханә хезмәткәрләре дә читтә калмады: алар авторның эчтәлекле, күңелгә үтеп керерлек шигырьләрен сәнгатьле итеп укып, фикерләрен җиткерделәр. Чарада катнашучылар да авторның иҗатына югары бәя бирделәр, теләкләрен белдерделәр. Кичә бик җылы, ихлас һәм дустанә мохиттә узды. Мондый очрашулар күңелләргә рухи азык бирү белән бергә, әдәбиятка, туган телгә булган мәхәббәтне тагын да арттыра.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Үзәк китапханәдә “Мин кулыма китап алам” проекты кысаларында, Саба гимназиясенең 6 “Б” сыйныф укучылары өчен “Герой- шагыйрь Муса Җәлил” дип исемләнгән интеллектуаль- әдәби  уен үткәрелде. Уен 5 өлештән торды: “М.Җәлилнең тормыш юлы”; “М.Җәлил иҗаты”; “М.Җәлил шигырьләрен беләсезме?”; “Сез игътибарлымы?”; һәм “Серле сандык”. Укучылар бер дә сынатмадылар, актив катнашып, биремнәргә дөрес җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

“Гаилә белән китапханәгә” проекты кысаларында, 17 февраль көнне үзәк китапханәдә 23 февраль- Ватанны саклаучылар көне уңаеннан, “Ватанны саклау- изге бурыч” дип исемләнгән патриотик чара уздырылды. Чарада Ягъфәров Раиф абый оныгы Аяз белән, Закиров Фәнис улы Айзат белән, Сәлимов Ильнар улы Булат белән, Фагмиев Рөстәм улы Ранэль белән, Ханов Зәбир улы Ильяс белән, Исхаков Руслан улы Әмирхан белән, Харисов Рөстәм улы Азамат белән төрле уен- биремнәрдә катнашып, актив,бердәмлекләрен күрсәттеләр. Раиф абый һәм әтиләр үзләренең Ватанга  хезмәт иткән вакытларының истәлекләре белән уртаклаштылар.Чараның икенче өлешендә бергәләп фоторамка бизәү мастер классында катнаштылар. Ханов Зәбир  чараны матур җырлары белән ямьләндерде.Чара ахырында Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы катнашучыларга теләкләрен җиткереп, истәлек бүләкләр тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17
февраль, 2026 ел
сишәмбе

17 нче февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбендә музыка бүлеге укучылары өчен, Ватанны саклаучылар көненә багышланган "Ватанның тугъры уллары",- дигән шигърият кичәсе үтте. Әлеге чараны фортепиано бүлеге укытучылары Хафизова Чулпан Фәнис кызы һәм Хаҗиева Зилә Зариф кызы үткәрде.
Шигърият кичәсендә махсус хәрби операцияда катнашучы солдатларга багышланган "Сугыш безгә үз канаты белән кагылды ...",- дип аталган шигырьләр җыентыгы тәкъдим ителде.
Шигырьне укучылар үзләре укыдылар. Җыентыкта тәгъдим ителгән шигырьләр- катлаулы һәм шул ук вакытта сугыштагы чынбарлыкны җанлы һәм эмоциональ чагылышы булып тора.
Ул Россия солдатларының патриотизмы, батырлыгы, ныклыгы белән сугарылган.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

13
февраль, 2026 ел
җомга

        Дәүләт йомгаклау аттестациясенә академик бурычы булмаган һәм өстәмә белем бирүнең тиешле төп һөнәри белем бирү программасы буенча уку планын яисә индивидуаль уку планын тулы күләмдә үтәгән укучы гына кертелә. Бу уңайдан,  бүген, 2026 елның 13 февралендә Саба балалар сэнгать мәктәбенең актлар залында ялгыз җырлау классынын  дәүләт имтиханының 1нче  өлеше узды. Дәүлиева Г.Р.  укучылары 3әр вокаль әсәр - вокализ, классиклар җырлары, халык җыры күрсәттеләр. Концертмейстер Маликова Ч.Ф. аккомпанемент белэн булышты.  Имтихан комиссиясендә Саба балалар сэнгать  мәктәбе директоры Газизов А.З.,  директор урынбасары Ярмөхәммәтова Г. З. һәм махсус чакырылган кунагыбыз - Теләче балалар сэнгать мәктәбенен   ялгыз җырлау, вокаль ансамбль hэм  фортепиано  укытучысы  Биктимирова Р. Р. катнакшты. Комиссия әгъзалары кызларның уңышлы чыгышларын билгеләп үттеләр һәм алар белән теләкләр һәм тәкъдимнәр белән уртаклаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2026 ел
җомга

Гипс – экологик яктан  чиста , өлкәннәр өчен дә, балалар өчен дә зарарсыз материал. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда өлкәннәр өчен гипстан ясалган сувенирлар буяу буенча мастер-класс булып узды.

Буяу  процессы тынычландыра, игътибар туплауны арттыра һәм үз-үзене күрсәтергә ярдәм итә. Һәр катнашучы мастер-класста кызыклы рәсем ясау процессына җәлеп ителде. Мондый мастер-класслар хыял үсешенә, вак моторикага ярдәм итә. Өлкәннәребез үз куллары белән буяган сувенирларга ия  булып, бу чарадан күтәренке кәеф белән таралыштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

4
февраль, 2026 ел
чәршәмбе

3 февраль көнне Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, халык рәссамы, ТАССР ның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, А.Алиш премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы әләме (Дәүләт флагы) авторы, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтовның тууына 90 ел тулды. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музее Тавил аганың истәлекләрен барлау, эзләрен яңарту максатыннан районыбызга рәссамның иҗатын олылуачы, аны тирәнтен өйрәнүче иҗат, фән эшлеклеләрен үзенә җыйды. Чараның мәртәбәле кунаклары арасында якташыбыз, Татарстан Республикасының халык рәссамы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Мөдәрис Мөхетдин улы Минһаҗев, Татарстан Дәүләт сынлы сәнгать музееның әйдәп баручы фәнни хезмәткәре, филология фәннәре кандидаты Мөхәммәтшин Зөфәр Гомәр улы, ТР Фәннәр академиясе тасвирый һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Солтанова Рауза Рифкать кызы, якташыбыз, “Мәдәни җомга” газетасы журналисты Сөембикә Кашапова, Тавил Хаҗиәхмәтовның туганы, баянчы, курайчы, композитор, педагог, җәмәгать эшлеклесе Рафинат Сәлахов та бар иде.

Кунаклар музей хезмәткәрләре белән берлектә рәссамның туган авылында, төп нигезендә булып, рәссамга бетмәс көч һәм илһам биргән гүзәл табигатенә сокландылар, туганы Рифат абый Каюмовның истәлекләрен тыңладылар,  Йосыф-Алан авыл клубында, тарихчыбыз Илдар абый Сафинның шәхси музеенда булдылар. Ахырдан Саба туган якны өйрәнү музеенда “Хөснулла һәм Аллаһияр Валиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе” сәнгать бүлекчәсенең рәсем түгәрәгенә йөрүче балалар белән берлектә “Үз арабыздан чыккан танылган рәссам” исемле иҗади кичә-очрашу үтте. Биредә укучылар рәссамның тормыш юлы, күп кырлы эшчәнлеге турында бик тирән эчтәлекле мәгълүмат алдылар, аның рәсемнәре, эш кораллары, картиналарыннан торган күргәзмәне тамаша кылдылар. Әлеге олпат шәхесләр белән очрашу, якташыбыз Тавил Хаҗиәхмәтов иҗатына күзәтү аларга киләчәк һөнәрләрен сайлауда зур этәргеч булыр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

31
гыйнвар, 2026 ел
шимбә

 Холокост корбаннарын искә алу көне 27нче гыйнварда билгеләп үтелә. Халыкара Холокост корбаннарын искә алу көненә багышланган лекция-әңгәмә Сатыш  авылы мәдрәсә музеенда булып узды. Бу чара Холокост турындагы мәгълүматны  хәтердә сакларга, аның тарихта  коточкыч фаҗига булуына һәм мондый вакыйгаларның киләчәк тормышыбызда  кабатлануын булдырмый калуга юнәлтелгән иде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International