2025 елның 19 февраленнән Саба туган якны өйрәнү музее яңа бинага күчеп, үзенең эшчәнлеген яңа форматта башлап җибәрде. Бирегә килеп, сез районыбызның үткәнен, бүгенгесен күреп, киләчәгенә сәяхәт кыла аласыз. Тарихыбызны яңа компьютер технологияләре ярдәмендә, заманча күзлектән күрер, өйрәнер өчен музеебызга рәхим итегез!
Экскурсовод белән күзәтү экскурсиясе (5D кинотеатр һәм иммерсив бүлмә)-300 сум.
Индивидуаль экскурсия - 200 сум.
(Түләү ысуллары: банк картасы, Пушкин картасы)
Экскурсияләр үткәрү вакыты:
ДШ – ҖМ: 9:00, 10:30, 12:00, 14:00, 15:30, 17:00
ШМ: 9:00, 10:30, 12:00, 14:00
АЛДАН ЯЗЫЛУ БУЕНЧА
Тел:8(84362) 2-55-00
Адрес: ТР, Саба районы, Байлар Сабасы, З. Йосыпов ур., 30 нчы йорт.
8 Март бик шатлыклы һәм игелекле бәйрәм, бу көнне әнине бүләк белән сөендерәсе килә. Ә иң яхшы бүләк - үз кулларың белән ясалган бүләк.
Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Олы Нырты авылы китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре "Әнинең яраткан чәчәкләре" дигән мастер-класс үткәрделәр, анда балалар бик тырышып гадәти булмаган тылсымлы чәчәкләр ясадылар. Чәчәкләр өчен төсләрне үзләре сайладылар, чөнки һәр катнашучы үз әнисенең яраткан төсен белә.
Мастер-класста катнашучы һәрберсенең кабатланмас чәчәге җылылык һәм мәхәббәт белән тулы иде. Чәчәкләр ачык һәм оригиналь килеп чыкты. Балалар үз эшләренең нәтиҗәсенә сокландылар.
2025 елның 4 мартында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Әкият» Шәмәрдән балалар бакчасында тәрбияләнүче - «Сәйлән» клубы әгъзалары өчен «Яз бизәкләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
Чара барышында алып баручылар рус шагыйрьләренең яз турындагы шигырьләрен укыдылар, балалар белән бергәләп мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр, табигать турындагы табышмакларга җаваплар бирделәр. Балалар бик теләп «Гори, гори ясно!», «Садоводы и огородники», «Кто, что любит?», «Месяцы», «Займи свой скворечник» һ.б. уеннарда актив катнашты.
Чарага шулай ук “Яз килде!” дигән иллюстратив китап күргәзмәсе дә әзерләнгән иде. Анда ел фасыллары, халык билгеләре турында китаплар һәм балалар журналлары, рус шагыйрьләренең шигырь җыентыклары, яз турында рус халык әкиятләре тәкъдим ителде.
Чара “Три кота. Весна пришла!” мультфильмын карау белән һәм тематик мастер-класс белән тәмамланды.
3 март көнне Саба район китапханәсенә Кызыл Мишә интернат-мәктәбе укучылары килде. Укучылар реконструкциядән соң яңа китапханәдә беренче тапкыр булдылар. Балаларны китапханә белән Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы таныштырды. Ул балаларга китапханәнең барлыкка килү тарихы һәм бүгенге көнгә кадәр аның әһәмияте турында сөйләде. Шулай ук укучылар район балалар китапханәсендә булдылар, анда алар китаплар һәм журналлар белән таныштылар.
Саба туган якны өйрәнү музеена, безнең чакыруыбызны кабул итеп, якташыбыз, Бөек Ватан сугышында Дан орденының тулы кавалеры булган Килдебәк авылы егете Корбангали Тимергалиевның оныклары, туганнары кайтты. Алай гына да түгел, безнең музей фондына күп кенә кыйммәтле экспонатлар алып кайттылар һәм бүләк иттеләр.
Бу еллар эчендә мәктәп ике меңгә якын тәрбияләнүче һәм 50дән артык югары профессиональ педагог өчен чын йортка әверелде. Биредә музыка, рәсем, бию һәм сәнгатьнең башка төрләренә мәхәббәт тәрбиялиләр, бу исә мәктәпне балаларның мәдәни үсешенең мөһим үзәге итә.
Бәйрәм кунаклары өчен фойеда фотозона, күргәзмә ясалды. Тамаша залы тулы иде, бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар, педагоглар, педагогик хезмәт ветераннары, мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар, ата-аналар катнашты.
Тантана программасында мәктәпне тәмамлаучылар, укучылар һәм укытучыларның иҗади номерлары, хөрмәтле кунакларның котлаулары тәкъдим ителде, алар җыелганнарны җылы сәламләделәр, педагогларга лаеклы бүләкләр тапшырдылар.
Бу еллар эчендә төрле дәрәҗәдәге казанышларга һәм җиңүләргә бай зур иҗат юлы узылган. Мәктәп балалар һәм район халкы өчен яшәвен һәм эшләвен дәвам итә, укучылар һәм мөгаллимнәрнең уңышлары һәм җиңүләре белән сөендерә.
Бүген, 2025 елның 25февраль көнендә, "Х.һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә" укучылар “Казан халык сәнгать кәсепләре техникумы"нда булдылар. Экскурсия нәфис керамика, зәркән эше, агачтан эшләнмәләр, костюм буенча рәссам, тегүче, чигүче, күн мозаикасы, рәсем һәм рәсем сәнгате дизайны, декоратив - гамәли сәнгать белән танышудан башланды. Укучыларны һәр һөнәр белән аерым таныштырдылар һәм күрсәттеләр. Музейда студентларның диплом эшләре куелган иде. Балалар һәм укытучылар җылы кабул итүдән канәгать калдылар, күпләр киләчәктә укырга керү белән кызыксындылар. Мөмкинлек биргәннәре өчен җитәкчеләргә зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Февраль ае хәрби-патриотик ай, Батырлык ае буларак билгеләп үтелә. Шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеенда сугышчан хәрәкәтләр ветераннары белән очрашу үткәрелде.
Ветераннарыбыз өчен Җиңүнең 80 еллыгы, 2025 ел – Ватанны саклаучылар елы уңаеннан оештырылган махсус күргәзмә белән танышу, музей буйлап сәяхәт үткәрелде. Бөек Ватан, Әфганстан сугашларына багышланган экспозицияләргә аерым тукталып, видеоязмалар каралды, яу кырында ятып калган батыр сугышчыларыбыз бер минутлык тынлык белән искә алынды.
Очрашу түгәрәк өстәл артында сугыш хәтирәләрен, ветераннарыбызның музейга тапшырырлык шәхси атрибутларын барлау белән дәвам итте. Әфганчылар Советы рәисе Илшат Зиннур улы Ахметшин үзенең сугыш юлын үткән шәхси әйберләрен музеебызга тапшырды.
21 февраль-Туган тел көне-аның әһәмиятен искә төшерү өчен яхшы сәбәп.22 февраль көнне Иске Икшермә авыл китапханәчесе " Тургай "приютында булды.Китапханәче туган телнең мөһимлеген һәм әһәмиятен билгеләп үтте, миллионлаган тереклек төреннән – вак бактерияләрдән алып фил һәм кит кебек гигантларга кадәр – бары тик кешенең генә сүз сәләте булуын искәртте. Исемебез кебек үк, без дә балачакта ата-аналарыбыздан туган телгә ия булабыз. Тел ярдәмендә кешеләр үз фикерләрен, теләкләрен, тойгыларын җиткерә. Дөньядагы барлык кешеләр телләр ярдәмендә эшли. Чара ахырында балалар туган тел көненә стена газетасы чыгардылар.
Шакиров Әзһәр Шәфикъ улы 1940 елның 22 февралендә Татарстанның Азнакай районы Буралы авылында туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (татар студиясе) тәмамлагач, Татар академия театрында эшли башлый. Танылган, киң диапазонлы, көчле драматик артист. Ул уйнаган төрле характердагы төп геройлар барысы да диярлек фикер ияләре. Олы Кибәче авыл китапханәсендә артистның 85 еллыгы уңаеннан күргәзмә куелды. Китап укучылар көн дәвамында күргәзмә белән таныша алдылар.