ЯҢАЛЫКЛАР


11
февраль, 2025 ел
сишәмбе

9 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре балалар белән уеннар үткәрделәр. Хәрәкәтчән уеннар - ул шатлыклы хисләр чыганагы. Алар шулай ук балаларга физик, акыл, эстетик тәрбия бирү, сәламәтләндерү һәм, әлбәттә, белем бирү һәм үстерү кебек күп мәсьәләләрне хәл итә. Уенда балалар дус булырга, бер-берсен кайгыртырга, бер-берсенә ярдәм итәргә өйрәнәләр. Мәсәлән, "Егыла торган таяк», «артка таба» уеннары хәрәкәтләр координациясен ныгытуга, җитезлекне, төгәллекне үстерүгә ярдәм итәләр. Ә «Космонавтлар» уены пространствода тиз ориентлашу, сигнал буенча хәрәкәт итү, тизлекне үстерә. Ә иң мөһиме - балалар шатлык, энергия, күтәренке рух алды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

1-14 февральдән Саба районы үзәк китапханәсе  «Утлы еллар кайтавазы» дигән әдәби марафон үткәрә. Марафон 4 биремнән тора. "Әдәби алан" проекты кысаларында 10 февраль көнне Бигенәй авыл китапханәсендә балалар өчен әдәби марафон биремнәрен үтәү оештырылды. Алар сорауларны тыңладылар һәм биремнәрне дәфтәрләрендә үтәделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

7
февраль, 2025 ел
җомга

 Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда «Сөйкемле болан баласы» дип  исемләнгән мастер-классы үткәрелде. Әлеге чара урта сыйныф укучылары өчен кызыклы булды. Башта балаларны урманнарыбызның хайваннар дөньясы белән таныштырдык, аннары аларның иң нәфисенә – боланнарга тукталдык. Болан бит балалар симпатиясен уята торган әкияти һәм Яңа ел персонажларының берсе булып тора. Эшләнмәләр өчен без иң гадәти материалларны кулландык: тартмалардан картон, джут бау һәм клей пистолет.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6 февраль көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә "Әдәби алан"проекты буенча чара узды. Яңа елда укучылар проектта актив катнашуларын дәвам иттеләр. Китапханәче укучыларны 1 февральдән 14 февральгә кадәр уза торган "Утлы еллар кайтавазы" әдәби марафоны белән таныштырды. Марафон 4 биремнән тора, аларны балалар хәл итәргә һәм "Әдәби алан"дәфтәрләренә язарга тиеш.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан,“Утлы еллар кайтавазы” марафоны кысаларында, 7 сыйныф укучылары белән Ибраһим Газиның “Йолдызлы малай” хикәясе белән танышу һәм  әсәр буенча фикер алышу үткәрелде. Шулай ук балалар белән Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне уңаеннан җанлы әңгәмә үткәрелде.

 

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

37 ел, 8 ай, 3 көн һәм ... Үлемсезлек! Бүген чиксез Россия киңлекләрендә Пушкин кебек якты исем белән таныш булмаган кешене таба алмассың. 6 февраль көнне Олы Нырты мәдәният йорты авыл китапханәсе белән берлектә А.С. Пушкинның шигърият сөючеләре өчен «Рус шигърияте сандугачы» дигән әдәби кичә үткәрде. Рус әдәбияты һәм тарихы укытучылары, яшүсмерләр шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлы, мәшһүр әсәрләре турында сөйләделәр, балачактан яраткан юлларын укыдылар. Аның иҗатын укыганда кешене бик шәп итеп тәрбияләнергә мөмкин дигән фикер белән килештек. 16 яшендә яшь Пушкин язган: "Бөек булуымны телим, Россиянең намусын яратам. Мин күп Вәгъдә Бирәм. Үтәрменме? Алла белсен!" Һәм ул аны башкарды! Үлемсез, Мәңге онытылмас!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

07.02.2025 «Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбе» татар милли биюен өйрәнү буенча мастер-класс оештырды. Мастер-класслар үткәрү өчен Иске Шынар мәдәният йортының «Сөмбел» хореография коллективы сайланды. Мастер-классны балалар сәнгать мәктәбенең хореография классы укытучысы, «Яшьлек» хореография коллективы җитәкчесе Мөбәрәкҗанова А.З. үткәрде. Аңа «Яшьлек» хореография коллективы әгъзалары Гайнетдинова Адилә һәм Шәрәфиев Рүзәл булыштылар. Үсеп килүче буын өчен татар халык хореографиясен бербөтен, органик һәм бай мирас буларак күзаллау бик мөһим. Мастер-класс ритмик разминкадан башланды, аның вакытында терәк-хәрәкәт аппараты җылына, булачак шөгыльгә психологик һәм эмоциональ кәеф тудырыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6нчы февраль көнне Саба район китапханәсендә, Саба гимназиянең 1 "Г" сыйныф укучылары өчен  "Әлифба белән саубуллашу" бәйрәме уздырылды. “Әлифба бәйрәме” — балалар тормышында зур һәм мөһим вакыйга. Бу көнне беренче сыйныф укучылары белем дөньясына ишек ачкан беренче китаплары белән хушлаштылар. Чара Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызының теләк, котлавы белән башланып китте. Аннары балалар  җырлар җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, китап герое Буратино биргән биремнәрне активлык күрсәтеп җавап таптылар.Чара ахырында сыйныф җитәкчесе Сафина Г.Р.теләкләрен җиткереп күчтәнәч таратты. Үз чиратында әти-әниләрдә укучыларга истәлек бүләк- китап бүләк иттеләр.Чара китапларны яратып укучы Тедди аюның флешмобы белән тәмамланды.  Беренче сыйныф укучыларына укуларында уңышлар һәм һәрвакыт яхшы кәеф телибез.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

6
февраль, 2025 ел
пәнҗешәмбе

06.02.2025 конне  Саба балалар сәнгать  мәктәбенең  3 класс хореография бүлеге  укучылары өчен Мөбарәкҗанова А.З. һәм Маликова Ч. Ф. тарафыннан наркомания турында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмәнең максаты һәм бурычлары: наркотиклар куллануның нәтиҗәләре белән таныштыру, теләсә нинди наркотикның беренче пробасына тискәре мөнәсәбәт булдыру, наркотиклар белән мавыктырырга ниятләгән кешеләрне билгеләргә өйрәтү иде. Балалар наркотикларның зыяны турындагы видеороликны карадылар, аннан соң укучылар белән наркотик куллануның сәбәпләре, аларның сәламәтлеккә, укуга ничек йогынты ясавы, наркотикларга бәйлелек нәтиҗәләре һәм башкалар турында фикер алыштылар. Әңгәмә укучыларны сәламәт яшәү рәвеше алып барырга һәм наркотиклар белән танышудан мәңгегә баш тартырга өндәү белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

5
февраль, 2025 ел
чәршәмбе

Периодика-җәмгыятьнең рухи тормышының көзгесе. Бүген 5 февраль көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе « Ак калфак» клубы әгъзалары белән чираттагы очрашу – әңгәмә оештырды һәм вакытлы матбугатка күзәтү ясады. Бүгенге көндә популяр һәм укучылар тарафыннан укыла торган "Ватаным Татарстан" , "Татарстан яшьләре" газеталары, "Казан утлары", "Сөембикә", "Гаилә учагы" журналлары турында фикер алыштылар . Шулай ук үзләренең яраткан рубрикалары , журналларда мәкаләләре белән уртаклаштылар. Чара азагында китапханәче 2024 елга йомгак ясады һәм иң актив укучыларның исемнәрен атады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International