8 гыйнвар көнне Саба район китапханәсе хезмәткәрләре үзәк чыршы янында "Яңа ел чыршысы янында күңелле уеннар" исемле чара оештырдылар.
Чара 1-4 һәм 5-7 сыйныфлар арасында район балалар китапханәсенең "Иң актив укучыларын" бүләкләүдән башланды. Аннары республика күләм конкурсында катнашкан районыбызның актив гаиләләрен котладылар.
Чараның икенче өлешендә балалар бик теләп төрле уеннарда катнаштылар, командаларда ярыштылар.Тырышлык һәм осталык, активлык һәм шаянлык үз эшләрен башкарды, барлык катнашучылар да шатлык, бәйрәм кәефе һәм, әлбәттә, Кыш Бабайдан бүләкләр алды. Бәйрәм чыршы янында җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды, Ә Мишка Тедди барлык балаларны үзенең биюләре белән сөендерде.
Балаларның кышкы каникуллары да ахырына якынлашты. Аның соңгы көнен балалар күңелендә онытылмаслык итеп калдыру максатыннан, 8 январь көнне, Олы Нырты мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре Сабага "Кышкы күңел ачулар" дигән экскурсия оештырдылар. Балаларны район үзәгендә гаҗәеп кызыклы программа көтә иде. Алар рәхәтләнеп таудан шудылар, кулдан ясалган әкияти кар сыннары патшалыгында булдылар. Иң сөенечлесе - аларны, район мәдәният йортында, Кыш бабай белән Кар кызы каршы алды. Балалар аларга үзләренең һөнәрләрен курсәттеләр. Һәрбер бала Кыш бабайдан тәмле бүләкләр алды. Бергәләп чыршы тирәли әйләнеп, матур җырлар башкардылар. Попкорннар алып, йомшак пуфикларда , рәхәтләнеп ял итеп, мультфильм карадылар. Каникулның соңгы көне менә шулай күңелле һәм кызыклы үтте. Әти-әниләр әлеге чараны оештырган җитәкчеләребезгә һәм балаларны оештырып алып килүче мәдәният хезмәткәтләренә чиксез зур рәхмәтләрен җиткерделәр.
7 гыйнварда Саба район китапханәсе хезмәткәрләре үзәк чыршы янында "Яңа ел чыршысы янында" дип исемләнгән күңелле уеннар оештырдылар.Кыш бабай белән Кар кызы теләкләр җиткерделәр. Балалар төрле уеннарда актив, бердәм булып, команд а булып ярыштылар.Чара ахырында Кыш Бабай белән Кар кызы бүләкләр тапшырды. Бәйрәм чыршы янында җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды.
6 январь көнне Иштуган мәдәният йорты һәм китапханәсе, Шикше мәдәният йорты һәм сердә авыл мәдәният йорты белгечләре Б.Сабах үзәк чыршысы янында «чыршы янында Яңа ел уеннары»дигән мавыктыргыч чара оештырдылар. Чара Кыш бабай белән Кар кызы котлау сүзләреннән башланды. Ежи-керпеләр, Төлке һәм мәче чыршы кисәргә теләгәннәр, ләкин балалар, Кар бабай һәм Әтәч аларга моны эшләргә ирек бирмәгәннәр, төрле биремнәр һәм конкурслар башкарганнар. Тырышлык һәм осталык, активлык һәм шаянлык үз эшләрен башкарды, барлык катнашучылар да шатлык, бәйрәм кәефе һәм, әлбәттә, Кыш Бабайдан бүләкләр алды. Бәйрәм чыршы янында җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Чара ахырында балалар да, ата-аналар да җылы очрашудан рәхмәт әйтеп аерылыштылар.
Табигатьнең могҗизалары күп. Шуларның берсе-ел фасылларының үзенчә матур һәм кызыклы алмашынуы. Һәр сезонның үз серләре, табышмаклары, әкиятләре. Ләкин иң тылсымлы әкиятләр-кышкылары. Кышкы әкиятләр - мавыктыргыч Яңа ел тарихлары гына түгел, ә Тылсым да, могҗизалар да, кызыклы маҗаралар да. Югары Симет авыл китапханәсендә малайлар һәм кызлар өчен «Кышкы әкиятләр буйлап сәяхәт» дигән әдәби викторина үткәрелде.
Уен өчен укучыларга яхшы таныш әкиятләр генә түгел, ә аларга әлегә таныш булмаганнары да сайлап алынды, бу исә һәр катнашучыга үзенең шәхси иҗади сәләтен, зирәклеген, эрудициясен күрсәтергә мөмкинлек бирә. Балалар Кышкы әкиятләр дөньясына кызыклы сәяхәт ясадылар,конкурсларда актив катнаштылар, кышкы табышмакларны чиштеләр, әкиятләрнең исемнәрендәге хаталарны төзәттеләр, төп геройларны һәм әкиятләрдән өзекләрне укып таныдылар. Барлык сорауларга төгәл һәм тиз җаваплар балаларның әкиятләрне яратуларын, хәтерләүләрен һәм укуларын күрсәтте. Чара азагында «Тылсымлы әкиятләр илендә » китап күргәзмәсе белән таныштылар, өйдә укырга китаплар алдылар.
6 январь көнне Ә. Кәримуллин исемендәге район китапханәсендә Сатыш урта мәктәбе укучылары өчен сумка-шоппер ясау буенча мастер-класс үткәрелде.
Кыш - балаларның иң яраткан ел фасылларының берсе. Кыш көне генә «таудан җил белән шуарга..» 6 январь көнне Олы Нырты китапханәсе балаларны күпләп бозлыкларда шууны оештырды. Бераз салкын һәм җил булуга карамастан, балалар сәламәтлек өчен файдалы вакыт үткәрделәр һәм бик яхшы кәеф белән өйләренә таралыштылар.
Явлаштау авыл китапханәсендә кышка багышланган “Кыш турында укыйбыз” дигән шигъри күзәтү үткәрелде. Катнашучылар кышкы табигать матурлыгына сокланган рус һәм татар язучыларының шигырьләрен тыңладылар.
Балалар үзләре дә бик рәхәтләнеп китаплардан шигырьләр укыдылар. Чара барышында алар кыш турындагы күп кенә мәкальләрне дә искә төшерделәр.
Шигъри өлештән соң балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар. Уеннар бу очрашуны тагын да мавыктыргычрак һәм истә калырлык итте.
6 январь көнне Яңа Мичән авыл китапханәсендә «Кыш, Кыш...»дигән викторина үткәрелде. Кыш-елның матур, шатлыклы, шаян вакыты ул. Тауларда шуу, йомшак кар көртләренә сикерү, башына чиләк киертеп Кар бабай ясау күңелле. Ә тагын-карда уйнарга, бездә кышлаучы кошларны ашатырга, бозның никадәр тайгак булуын тикшерергә. Кышкы бәхетле мизгелләрне тотарга, салкын һавадан ләззәт алырга. Ә тагын-викторина җавапларын табарга! Кыш турындагы күңелле викторина яхшы кәефкә, яхшы елмаюга, уңай фикерләргә ныклы бәйләнгән. Балалар өчен кыш айлары, һава билгеләре, кошлар һәм хайваннар турында кызыклы сораулар әзерләнде.