Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда "Вектор" компаниясе хезмәткәрләре ремонтка әзерлек эшләре алып баралар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Кукмара районыннан кунаклар килде. Экскурсия барышында кунаклар кызыксынучан булдылар, Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү, канализация системасын ясау эшләре башкарыла.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә шагыйрьнең юбилеена багышланган "Г.Морат иҗаты" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Газинур Морат-узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм агыла. Ул да көрәшче шагыйрь. Г.Морат колхозчылар гаиләсеннән чыккан, кечкенәдән әдәбият белән кызыксынган. Мәктәпне тәмамлагач, 1976 елда Казан университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аны 1981 елда тәмамлый. 1970-1980 елларда Беренче әдәби тәҗрибәләре, шигырьләре һәм тәнкыйди мәкаләләре белән актив басыла башлый. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Моратның иҗаты стилистик формасы һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, татар телен һәм мәдәниятен саклау проблемаларына кагылышлы эчтәлеге буенча алтмышынчы еллар традицияләрен мирас итеп ала.
Кечкенәдән үк без китаплардагы рәсемнәрне кызыксынып карыйбыз, ә аннары укырга өйрәнәбез. Төрле китаплар була: күңелле һәм моңсу, танып белү һәм әкият китаплары. Китапны ачып, битләрне ачып карыйбыз, һәм чын могҗиза була: китап безгә тарихлар сөйли башлый, безне әле утыз тугызынчы патшалыкка, әле утызынчы дәүләткә алып китә.
Китап-искиткеч әйбер!
20 август көнне Иштуган авыл китапханәсе балалар өчен «Китап өй туе»дигән яңа китаплар белән мавыктыргыч танышу үткәрде. Чара башында китапханәче балаларны иң яхшы дусларына - олылар да, балалар да дус булган китапларга чакырды. Балалар китапханәдә китапларның зур һәм тату гаилә булып яшәвен белделәр. Балалар китапларны кызыксынып карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.
Чебурашка-гадәти булмаган җәнлек, супергерой һәм берничә буынның яраткан кешесе. Иске Икшермә авыл китапханәчесе “Кояшкай” балалар бакчасында “Исәнме, дустым, Чебурашка!” пластилиныннан мастер класс үткәрде. Мастер класс Эдуард Успенский уйлап тапкан Чебурашканың туган көненә багышланган иде. Бу изге бәйрәм 2005 елдан бирле 20 августта билгеләп үтелә.
Китапханәче балаларга «зур колаклы кызыклы җәнлек» әкиятенең барлыкка килү тарихын сөйләде. Тагын чебурашканың Россиянең Олимпия җыелма командасы талисманы булуын һәм Мәскәүдә Чебурашка музее ачылуын белделәр.
Мультфильмдагы геройны балалар шатланып ясадылар һәм сюжетны сөйләделәр, Эдуард Успенскийның «Крокодил Гена и его друзья»әсәре буенча сорауларга җавап бирделәр. «Чебурашка» эше балалар өчен бик матур һәм кызык килеп чыкты. «Колаклы персонаж» җитештерү нәтиҗәсеннән барысы да канәгать иде.
20 август көнне Шәмәрдән авыл китапханәсе «Минем һөнәри карьерам» исемле китап дресс-коды үткәрде. Чарада катнашучылар китапханәче эшенең өстенлекләре һәм кызыклы мизгелләре, аның төп бурычлары, китапханә белгеченең нинди белем һәм күнекмәләр алырга тиешлеге турында белделәр. Балалар үзләрен китапханәче ролендә сынап карадылар, төрле китаплар, аларның урнаштыру тәртибе белән таныштылар һәм укучының формулярын тутырырга өйрәнделәр.
Чебурашка персонажы Эдуард Успенскийның «Крокодил Гена и его друзья» китабы битләрендә пәйда булды һәм мультфильм дөнья күргәннән соң күпләргә тагын да күбрәк яратыла башлады. 20 августта Чебурашка үзенең туган көнен билгеләп үтә, әлеге вакыйгага багышланган уен программасы «Әкият» балалар бакчасы балалары өчен оештырылды. Алып баручылар балаларга Чебурашканың туган көненә багышланган бәйрәм барлыгын сөйләделәр. Бәйрәмне «Каравай» җыры һәм Чебурашка турындагы китапларга күзәтү белән тәмамладылар.
«Җәй китабы 2024» проекты кысаларында 19 август көнне Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире "Тукайлы җәй"әдәби сәгате үткәрде. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Г,Тукайнын "Бәхет" әсәрен укыдык, әсәр буенча сорауларга җавап бирелде һәм җавапларын дәфтәрләргә яздылар .
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын, янгынга каршы системаны көйләү, видеокүзәтү камераларын урнаштыру эшләре алып барыла.