2024 елның 27 августында Саба районы Кибәче авылыннан «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршрутында катнашучылар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Яшь кунаклар урманчылар династиясе һәм урманчылык эше белән кызыксындылар
27 нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Татарстан Республикасы Диния нәзарәте Аксакаллар шурасы рәисләре өчен экскурсия уздырылды.
26 августта Шәмәрдән мәдәният йортында “Керәшен биюе” темасына хореография буенча мастер-класс узды. Мастер-класста катнашучылар арасында Шәмәрдән авылы “Акварель” коллективының балалары да бар иде.
Дәрес барышында катнашучылар керәшеннәрнең төрле этник төркемнәренең мәдәният һәм көнкүреш үзенчәлекләре белән таныштылар. Аларның төрле өлкәләрдәге бию төркемнәрен күреп кенә калмадылар, ә үзләре дә бу дәрестә актив катнаштылар. Лилия Айратовна катнашучыларга бик җиңел генә кабатлый торган бию элементларын күрсәтте.
Чара Пушкин картасы буенча узды 10 билет сатылды, керем 3000 сум.
Татар милли язучысы Фанил Галиевның иҗаты белән Олы Нырты авыл китапханәсендә таныштылар. Укучылар игътибарына Татарстан Республикасы язучысы , юристы Фәнил Ислам улы Галиевның тууына 85 ел тулуга багышланган «Фәнил Галиев эзләре буенча» дигән исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Ф.Галиев-мавыктыргыч хикәяләр, повестьлар авторы. Әдәби иҗаттан тыш, Ф.Галиев музыка, рәсем, спорт белән дә мавыга. Чара барышында яшьләр авторның иҗаты һәм китаплары белән таныштылар. «Йолдызлар нәрсә турында дәшмәде», «өрәк эзләре буенча»китапларына күзәтү үткәрелде. Аларга иң ошаган китаплар өйгә бирелде.
«Җәйге китапханә - 2024» проекты кысаларында 26 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе "Тукайлы җәй" исемле әдәби сәгать үткәрде. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның «Туган авыл» шигырен укыдылар һәм туган авылын дәфтәрләрдә сурәтләделәр. Аннары балалар Г.Тукайның «Бәхет» әсәре буенча сорауларга җавап бирделәр һәм җавапларны яздылар.
26 августта балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Этләр - тугры дуслар” дигән танып белү сәгате үткәрелде. Кеше һәм этнең дуслыгы меңъеллыкны тәшкил итә. Элек-электән эт кешегә хезмәт итә. Галимнәр хәзерге этнең бабасы бүре булуын исбатлаганнар. «Иң тугры дуслар» чарасында балалар этләр ияләштерүнең ничек булганлыгы, элек-электән кешегә нинди ярдәм күрсәтелгәнлеге турында белделәр. Этләрнең төрле токымнары барлыкка килү, Бөек Ватан сугышы елларында Җиңү якынлашканда этләрнең нинди зур роль уйнавы турында сөйләделәр. Бу хайваннарның кешегә тугрылыгы һәм мәхәббәте беркемне дә битараф калдырмаячак.
Чара ахырында балалар бик тырышып «батыр һәм тугры дуслар» ясадылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук җылыту радиаторлары рәшәткәләрен урнаштыру эшләре алып барыла.
Террорчылык хәзерге вакытта кешелек җәмгыятенә яный торган зур куркынычларның берсе булып тора.25 августта Сатыш авыл китапханәсендә “Террорчылыкның чикләре юк” дигән темага чара үткәрелде. Чара барышында балалар террорчылык, аның төрләре, максатлары турында таныштылар. Соңгы елларда дөньяда булган террорчылык актларын искә төшерделәр. Китапханәче балаларга теракт куркынычы булган очракта үз- үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләде. Чарага шулай ук мәгълүмати күргәзмә оештырылган иде.
24 август көнне Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәсе, Нырты һәм Сабабаш авыл клубы мөдирләре, Килдебәк авыл китапханәчесе хезмәткәрләре паркта театраль экскурсияне тәкъдим итү буенча эшне актив дәвам иттеләр. Бүген килгән балалар әлеге чарада актив катнаштылар. Экскурсия бик мавыктыргыч узды, балалар һәм өлкәннәр бик күп якты эмоцияләр алдылар.
25 августта Татарстан Республикасында Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне уңаеннан Олы Кибәче авыл китапханәсендә балалар һәм яшьләр өчен «Без батырлыклар турында укыйбыз, герой булырга хыялланабыз»дигән патриотик сәгать үткәрелде. Күргәзмә ярдәмендә китапханәче Муса Җәлилнең иҗади язмышы, аның китабының барлыкка килү тарихы, шагыйрь һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы турында сөйләде. Чара ахырында М.Җәлил шигырьләре яңгырады.