23 август көнне Сатыш авыл китапханәсе үзенең укучыларын яңа китаплар белән таныштырырга чакырды. Көн дәвамында китапханә кулланучылары әдәбият күргәзмәсендә тәкъдим ителгән яңа китаплар белән танышты. Тәкъдим ителгән китапларның жанрлы күптөрлелеге күп кенә кулланучыларны һәм китапханә кунакларын җәлеп итте.
Алар арасында укучыга таныш авторлар һәм әсәрләр дә, бөтенләй яңалары да бар иде – алар китапханәдә беренче мәртәбә. Укучылар яңалыклар белән актив таныштылар, аларның һәркайсы үзе өчен кызыклы китаплар тапты һәм укырга өйләренә алып кайтты.
23 август көнне Иске Икшермә авыл китапханәсе мөдире «Җәлил геройлары»исемле тарих сәгате үткәрде. 25 августта Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көне билгеләп үтелә. Моннан 80 ел элек бу көнне Берлин бистәсендә, Плетцензее төрмәсендә әсирлеккә төшеп, фашизмга каршы көрәшне дәвам иткән унбер ватандашыбыз җәзалап үтерелде.
Балалар Җәлил һәм Җәлилчеләр биографиясеннән күп кенә билгесез фактлар белделәр.
Чараның йомгаклау өлешендә кичәдә катнашучылар бөек татар шагыйренең шигырьләрен укыдылар.
18 августта Газинур Моратовка 65 яшь тулу уңаеннан Яңа Мичән авыл китапханәсендә яшьләр өчен"Серле каләм иясе" дигән әдәби сәгате үткәрелде. Китапханәче шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. "Сүз гаме"китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә шагыйрьнең китаплары, журналларда басылган шигырьләре тәкъдим ителде. Газинур Морат-узган гасырның сиксәненче елларында шигъри мәйданга килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, моңлылык, романтизм ага. Ул-көрәшче шагыйрь: аның шигырьләре үткен акыллы, публицистик булуы белән аерылып тора.Китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, шигырьләр укылды.
Кеше тормышында төп кыйммәтләрнең берсе булып сәламәтлек тора. Һәр кеше көчле, дәртле, энергияле булырга тели. Безне һәр җирдә агачлар, куаклар, үләннәр һәм чәчәкләр чолгап алган. Һәрбер аланның бай даруханә булуы турында еш кына уйлап та тормыйбыз. Тәҗрибәле юл белән кеше тормышында ярдәм иткән үсемлекләрне ачыклаган: авыруын җиңгән, озак авырудан соң сәламәтлекләрен ныгыткан. Яшәү дәверендә тупланган белемнәр буыннан-буынга тапшырыла. Әгәр алардан оста файдалансак, сәламәтлегебезне һәм матурлыгыбызны озак елларга саклап кала алабыз. 23 август көнне Казанчы Бигәнәй авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Дару кабарга ашыкма” дигән әңгәмә үткәрелде. Китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
23 август көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә «Ватан нинди төстә?» исеме астында, Россия флагы көненә багышланган патриотик сәгать үткәрделәр. Мәдәният хезмәткәрләре Россия Дәүләт флагы барлыкка килү тарихы белән таныштырдылар, бу бәйрәмнең ничәнче елда оештырылуы, төсләрнең нәрсә аңлатуы турында сөйләделәр. Шулай ук күргәзмәгә күзәтү үткәрелде.
22 августта Россия Дәүләт флагы көненә Тимершык авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә асфальтта рәсемнәр конкурсы узды.
Яшь рәссамнар мавыктыргыч шөгыльгә иҗади карадылар һәм асфальтта кояш "балкып китте", Россия флагы пәйда булды, өйдә Ватаныбызга мәхәббәт белдергән язулар да "үсеп чыкты". Барлык рәсемнәр дә күңел белән эшләнгән: якты, кабатланмас, ә иң мөһиме - бик яхшы.
Бүген Саба балалар сәнгать мәктәбе яңа 2024 – 2025 уку елына сайлап алу узды. Булачак укучылар һәм аларның әти - әниләре белем бирү программалары белән таныша алдылар, педагоглардан консультацияләр алдылар. Сәнгать мәктәбе балалар үсешенә гаять зур йогынты ясый. Бала шәхес булсын өчен, аңа урта белем бирү генә түгел, ә иҗади юнәлешләрне үзләштерергә ярдәм итү дә мөһим.
Өстәмә белем бирү системасы инде күптән балалар тормышының аерылгысыз өлешенә әверелде. Балалар сәнгать мәктәбе мәдәният өлкәсендә яшь талантларга белем бирү үзәге булып тора. Монда һәркем теләге буенча шөгыль таба ала. Балалар сәнгать мәктәбендә сигез юнәлеш: фортепиано, скрипка, халык һәм тынлы уен кораллары, хореография, вокал, рәсем сәнгате, әзерлек бүлекләре буенча эш алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда ТР Сарман районыннан кунаклар булып китте. Музейга кергәндә үк аларны экспозициядәге кәрзиннәрнең төрлелеге таң калдырды. Алар бу һөнәр белән кызыксынуларын һәм кәрзиннәр җитештерүнең тулы технологик процессы белән тирәнрәк танышырга теләүләрен белдерделәр.
22 августта илебез тантаналы датаны-Россия флагының туган көнен билгеләп үтә. Ак, зәңгәр, кызыл төсләрне кешеләр элек-электән әйләнә-тирә дөньяның матурлыгы, яхшылык һәм гаделлек символы дип санаганнар. Мондый төсләр Россия әләмендә бүгенге көнгә кадәр сакланган. Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре гражданлык-патриотик тәрбия бирүдә бу датаның аеруча әһәмиятле булуын исәпкә алып, яшь музей сөючеләр өчен «Россия флагы – ул горурлык!» дип исемләнгән лекция үткәрделәр. Шулай ук чара барышында балаларга әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы турында мәгълүмат бирелде.
Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куела. 1991 елның 22 августында Мәскәүдә беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә. Һәр төснең үз мәгънәсе бар. Ак төс — ул азатлык һәм мөстәкыйльлек, зәңгәр — ышаныч һәм рухият, ниһаять, кызыл — бөеклек һәм көч-куәт. 22 нче август көнне Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре “Төсләр ни сөйли” темасына балалар өчен информацион сәгать уздырдылар. Россия флагы тарихы, илебездә нинди флаглар булганлыгы, аларның кайчан, кайда эленгәннәре турында мәгълүматны балалар бик кызыксынып тынладылар.