Саба районы Миңгәр авылыннан «Тылсымлы кыңгырау» туристлык маршрутында катнашучылар Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар. Яшь кунаклар урманчылар династиясе белән кызыксынып, Миңнехановлар гаиләсенә аерым игътибар бирделәр. Күп кенә сораларга җавап таптылар, элеккеге эш кораллары турында да мәгълүмат тупладылар.
1994 елдан башлап ел саен 22 августта Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. "Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге балалар сәнгать мәктәбе", шулай ук Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы бәйрәм акциясенә кушылды, мәктәпнең тәрәзәләрен бизәде. Балалар рәсем күргәзмәсендә катнаштылар. Балалар рәсемнәрдә Россия флагының куәтле көчен, аның иреген, дәүләтебезнең байлыгын күрсәттеләр. Рәсемнәрнең төп төсләре, әлбәттә, зәңгәр, кызыл һәм ак, бу Россия Федерациясе флагындагы төсләргә туры килә. Чара балаларда Ватаныбыз һәм Россия флагына зур мәхәббәт, хөрмәт уятты.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Видеокүзәтү камераларын һәм мультимедиа җиһазларын көйләү, экспозиция модульләрен җыю, экспонатларны урнаштыру эше бара.
Саба китапханәсенә йөрүче өлкәннәр төрле тарихи урыннарга сәяхәт итәргә яраталар. 21 август көнне алар бергәләп тагын юлга кузгалдылар. Бу юлы халкыбызның тарихи һәм мәдәни башкаласы булган Казан шәһәренә. Сәяхәт "Игенчеләр сарае"ның бик эчтәлекле музееннан башланды. Элеккеге чордагы эш коралларын күреп, өлкәннәребез яшьлек хатирәләрен яңарттылар, күңелләрендәге истәлекләр белән уртаклаштылар. Казансу яр буе, Казан "Гаилә үзәге", яңа спорт корылмалары, "Әкият" курчак театры, "Туган авылым" комплексы, Иске татар бистәсе, Казан Кремлендә булды өлкәннәребез. Башкалабызның тарихи истәлекләрен барлап, Казанның матурлыгына сокланып, республикабыз белән горурланып кайттылар алар сәфәрдән. Бер- берсе белән аралашып, гармунга кушылып җырлап, вакыт узганны сизмәделәр дә. Өлкәннәребез үзләренә һәрвакыт игътибарлы һәм кайгыртучан мөнәсәбәттә булган районыбыз җитәкчеләренә, районыбыз башлыгы Рәис Миннихановка, Саба китапханәсе хезмәткәрләренә, Ветераннар советы рәисе Фәнил Ильясовка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Саба √4 "Кыңгырау" балалар бакчасыннан яшь кунаклар килде. Музей территориясенә кергәндә үк, балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул бик дәрәҗәле, истәлекле бүләк булып тора. Аларга музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда "Вектор" компаниясе хезмәткәрләре ремонтка әзерлек эшләре алып баралар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Кукмара районыннан кунаклар килде. Экскурсия барышында кунаклар кызыксынучан булдылар, Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, мультимедиа җиһазларын көйләү, канализация системасын ясау эшләре башкарыла.
Олы Кибәче авыл китапханәсендә шагыйрьнең юбилеена багышланган "Г.Морат иҗаты" дигән әдәби сәгать үткәрелде. Шагыйрьнең китаплары һәм шигырьләре тәкъдим ителде. Газинур Морат-узган гасырның 80 нче елларында шигърият мәйданына килгән талантлы яшь буын вәкиле. Аның шигырьләреннән серлелек, сагыш, романтизм агыла. Ул да көрәшче шагыйрь. Г.Морат колхозчылар гаиләсеннән чыккан, кечкенәдән әдәбият белән кызыксынган. Мәктәпне тәмамлагач, 1976 елда Казан университетының тарих-филология факультетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә, аны 1981 елда тәмамлый. 1970-1980 елларда Беренче әдәби тәҗрибәләре, шигырьләре һәм тәнкыйди мәкаләләре белән актив басыла башлый. Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, Моратның иҗаты стилистик формасы һәм иҗтимагый-сәяси мәсьәләләргә, татар телен һәм мәдәниятен саклау проблемаларына кагылышлы эчтәлеге буенча алтмышынчы еллар традицияләрен мирас итеп ала.
Кечкенәдән үк без китаплардагы рәсемнәрне кызыксынып карыйбыз, ә аннары укырга өйрәнәбез. Төрле китаплар була: күңелле һәм моңсу, танып белү һәм әкият китаплары. Китапны ачып, битләрне ачып карыйбыз, һәм чын могҗиза була: китап безгә тарихлар сөйли башлый, безне әле утыз тугызынчы патшалыкка, әле утызынчы дәүләткә алып китә.
Китап-искиткеч әйбер!
20 август көнне Иштуган авыл китапханәсе балалар өчен «Китап өй туе»дигән яңа китаплар белән мавыктыргыч танышу үткәрде. Чара башында китапханәче балаларны иң яхшы дусларына - олылар да, балалар да дус булган китапларга чакырды. Балалар китапханәдә китапларның зур һәм тату гаилә булып яшәвен белделәр. Балалар китапларны кызыксынып карадылар, тәэсирләре белән уртаклаштылар, бик күп уңай хис-кичерешләр алдылар.