29 ноябрь-Татарстан Республикасы әләме көне. 27 ноябрь көнне Саба район китапханәсе балалар китапханәсе белән берлектә "Алдынгылар хәрәкәте" активистлары өчен республикабызга багышланган "Безнең уен" интеллектуаль уены үткәрде. Уен 5 өлештән тора:" Туган телем татар теле"," Күп милләтле Татарстаным"," Милли ашлар"," Бию көйләре","Туган ягым Татарстан". Балалар кызыксынып катнаштылар. Очрашу кызыклы һәм файдалы булды.
27 ноябрь көнне Саба район китапханәсенең уку залында Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы, “Чал ветеринар кыйссалары” китабы авторы, “Өлкәннәр” клубының җитәкчесе, “Мишә дулкыннары” язучылар клубының актив әгъзасы Фәрхетдинов Габит Фәсәх улының «Ялгыш язылган язмыш» дип исемләнгән яңа чыккан китабын тәкъдир итү кичәсе булды. Кичәгә китапханә каршында эшләп килүче “Мишә дулкыннары”, “Өлкәннәр”, “Сөембикә”, “Алтын куллар” клублары әгъзалары, авыл китапханәчеләре килделәр. Алар китапта булган һәрбер әсәрнең эчтәлеген сөйләп, китап укыганнан соң туган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Авторның иҗатына карата соклануларын белдерделәр, берсеннән-берсе матур теләкләрен җиткерделәр. Кичәне йомгаклап үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән күренекле якташ язучыбыз Фәрхетдинов Габит Фәсәх улына истәлекле бүләк тапшырды.
Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2024 елда ул 24 ноябрьгә туры килә. Бу бәйрәм - үз мәхәббәтең турында тагын бер кат әйтергә, тормыш бүләк иткән кешегә рәхмәт һәм наз сүзләрен җиткерергә менә дигән сәбәп. Бу көнне балаларына мәхәббәт, наз, игелек бүләк иткән барлык Аналарга да рәхмәт сүзләре әйтәсе килә.
Әниләр көне уңаеннан 2024 елның 26 ноябрендә Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен «Әни көне» бәйрәм кичәсе үткәрде. Кичәдә катнашучылар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар, шулай ук үз хисләрен шигырьләрдә белдерә алдылар. Бәйрәмдә классик язучыларның шигъри юллары, әниләр турында җырлар һәм, әлбәттә, барлык әниләрнең бәйрәм белән котлаулары яңгырады.
26 ноябрь көнне Саба район китапханәсендә “Сөембикә”, “Алтын куллар” клуб берләшмәләре өчен, иң якты, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе - Әниләр атналыгы уңаеннан, “Әсәрләрдә Ана образы!” дип исемләнгән әдәби котлау кичәсе үткәрелде. Чара “Әнкәйләргә якты йолдызлардан, я кояштан һәйкәл куярлык...” дип исемләнгән күргәзмә янында, табышмак-уен формасында үтте. Китапханәчеләр татар язучыларының әниләргә багышланган әсәрләреннән өзекләр укыдылар, ә тамашачыларыбыз язучыларны танып белделәр. Бәйрәм кичәсе һәр кешенең күңеленә хуш килде.
Еш кына тышкы яктан матур кеше үзен тупас, әдәпсез тота. Андый кеше беркемгә дә шатлык китерми. Һәм киресенчә, бик матур булмаса да, бик игелекле, намуслы кешеләр бар. Һәм безнең алар белән дус буласыбыз һәм аларга охшыйсыбыз килә. Без дә игелекле һәм әдәпле кешеләр булырга тырышабыз.
2024 елның 25 ноябрендә Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Балкыш» тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Кешеләргә яхшылык бүләк ит»дигән әдәплелек дәресе үткәрелде.
Чарада катнашучылар «Әдәпле викторина» да катнаштылар, әдәби геройларны таныдылар, тематик уеннар уйнадылар.
Һәркем бер хакыйкатьне исенә төшерде: һәркемдә булырга тиешле яхшылык бар – яхшы йөрәк, яхшы күңел, яхшы сүзләр.
Чара «Яхшылык эшлә!» видеоролигын карау белән тәмамланды.
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре татар язучысы һәм драматургы Шәриф Хөсәеновка 95 яшь тулу уңаеннан «Дөньяда сүзем калыр» исемле әдәби кичә үткәрделәр. Чара кысаларында катнашучылар язучының биографиясе, аның иҗади юлы һәм татар әдәбиятындагы әһәмияте белән таныштылар.
Пьесалардан өзекләр укуга аерым игътибар бирелде, бу исә аның иҗаты рухына тирәнрәк үтеп керергә мөмкинлек бирде. Кичәдә катнашучыларга шулай ук "Әниемнең ак күлмәге" драмасыннан өзек тәкъдим ителде, ул Шәриф Хөсәеновның тирән хисләрне әдәби образлар аша җиткерү осталыгына ачык мисал булды.
Рәсем ясау кешенең фантазиясен үстерә, баш миен ял иттерә, күңелне тынычландыра, кәефне күтәрә -дип саный белгечләр. 26 ноябрь көнне Саба район балалар китапханәсе Саба урта мәктәбенең китапханәсе белән берлектә «Рәссамнар дөньясы» дип исемләнгән сәнгать сәгате үткәрде. Китапханәчеләр укучыларны татар сынлы сәнгатенең үз гомерләрен рәсем сәнгатенә багышлаган күренекле рәссамнар: Б. Урманчы, И. Зарипов, Л. Фәттәхов, Ш. Шәйдуллин, Х. Якуповның иҗатлары белән таныштырдылар. Рәсем ясауның төрле ысуллары, аның төрләре турында яңа мәгълүматләр алдылар.Әлеге чара татар рәсем сәнгатенең бай дөньясын һәм халыкның мәдәни мирасын тирәнтен аңларга мөмкинлек бирде.
Явлаштау китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре сүзлекләр һәм энциклопедияләр көненә багышланган «Сүзләр дөньясы» дигән мәгълүмати әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар сүзлекләрнең һәм энциклопедияләрнең тормышыбыздагы әһәмияте, аларның мәгарифтәге һәм мәдәнияттәге роле турында фикер алыштылар, шулай ук үзләренең яраткан сүзлек басмалары белән уртаклаштылар.
Катнашучылар тел һәм сүзлекләр белән бәйле кызыклы фактлар белән таныштылар, мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам иттеләр.
Ел саен бөтен дөньяда ноябрьнең соңгы якшәмбесендә искиткеч бәйрәм-Әниләр көне билгеләп үтелә! Әниләр көне-күңелне нечкәртә торган бәйрәм, ул безнең һәрберебезнең тормышында иң мөһим кеше – әни икәнен искә төшерә. 22 ноябрь көнне Кызыл Мишә мәдәният йортында, мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре " Һәрвакыт булсын әни!»дигән ял кичәсе оештырдылар. Бәйрәм чарасында Тимершык мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе дә катнашты. Барлык концерт номерлары мәхәббәт һәм хөрмәт хисләре белән башкарылды. Әниләргә җылы сүзләр, изге теләкләр, күңелгә үтеп керерлек шигырьләр, лирик һәм күңелле җырлар яңгырады.
Кичәне әниләр катнашында «Безнең уен» интеллектуаль уены белән дәвам иттеләр. Уен җылы һәм дустанә атмосферада узды. Әниләр "Ханымнар" һәм "Супер әниләр"командаларына бүленде. Уен берничә турдан торды. Сорауларга җавап биргәндә, анда катнашучылар үзләренең эрудицияләрен һәм логик фикерләүләрен, вакыт чикләнгән шартларда стандарт булмаган ситуациядә карарлар кабул итә белүләрен күрсәтергә тиеш булдылар. Барлык сораулар да катнашучылар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Жюри фикеренчә, әниләр биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм дуслык җиңде. Чара ахырында барлык катнашучыларга да истәлекле бүләкләр тапшырылды. Кичәдән һәркем дә кәнәгать калды.
2024 елда «Дәрдмәнд» псевдонимы белән танылган күренекле татар шагыйре Рәмиев Закир Садыйк улының тууына 165 ел тула. Бу көнгә Шәмәрдән авыл китапханәсендә «Дәрдемәнд иҗаты» дигән китап күргәзмәсе әзерләнде, анда аның әсәрләре һәм әдәбияты күрсәтелде.