8 ноябрь көнне район китапханәсендә татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант - 2024» Бөтендөнья акциясе булып узды. Диктантның максаты-дөрес язуга, әдәби татар телен белүгә кызыксынуны арттыру. Диктант өчен язучы Ш.Камалның «Матур туганда» повестеннән өзек сайланды.
Акциядә катнашып, диктант язучы һәркем татар конгрессыннан сертификат белән бүләкләнде.
Ике басу Арташ мәдәният йортының, авыл китапханәсе белән берлектә, Татарстан Республикасы Конституциясе көненә рәсемнәр конкурсы үткәрелде.Чара башында балалар белән әңгәмә үткәрелде. Балалар Татарстан Республикасы Конституциясенең төп законнары белән таныштылар, республикабызның төп символлары турында искә төшерделәр, Конституциянең Кеше хокуклары һәм бурычлары, күпмилләтле халык мәнфәгатьләрен яклау тасвирланган республикабызның Төп законы булуын белделәр.Балалар рәхәтләнеп рәсемнәр ясадылар. Аларның иҗат эшләре матур килеп чыкты.
"Зур этнографик диктант 2024" - Россия территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятенә багышланган Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясе. 7 ноябрь көнне Шәмәрдән авылы, балалар китапханәләре, Шәмәрдән авыл мәдәният йорты Зур этнографик диктантта катнаштылар. Катнашучылар тест форматында 30 бирем үтәделәр. Сорауларның өчтән ике өлеше тулаем илнең мәдәнияте һәм өчтән бер өлеше Татарстан Республикасының үзенчәлекләре белән бәйле иде. Дөрес җавап сайлау өчен өстәмә белем һәм эрудиция таләп ителде.
Агач буяу- күп гасырлык тарихы булган декоратив һәм гамәли сәнгать. Кешеләр агач эшләнмәләрен бизәүнең күп ысулларын уйлап тапканнар. Аларның кайберләре, әйтик, уеп ясау, буяу чын сәнгатькә әверелгән һәм гасырлар дәвамында үстерелгән. Бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, бүгенге көнгә кадәр сакланып килгән. Бүген агач - җиһаз җитештерү, савыт-саба, уенчыклар, музыка кораллары ясау өлкәсендә киң кулланыла.
5 нче ноябрь көнне Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре Эзмә урта мәктәбенең 6 Б сыйныф укучылары өчен агач эшләнмәләре буяу буенча мастер класс үткәрделәр.
Ел саен 6 ноябрь көнне республикабызның төп бәйрәмнәренең берсе — Конституция көне билгеләп үтелә.
6 ноябрь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, «Безне берләштерә торган көн» исемле тарихи экскурсия үткәрделәр. Чара башында катнашучыларны республикабызның Дәүләт символикасы, традицияләре, конституция кабул итү тарихы белән таныштырдылар. Татарстан Республикасы гражданнарының төп хокуклары һәм бурычлары турында сөйләделәр.
7 ноябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә балалар язучысы Нур Гайсинның тууына 110 ел туу уңаеннан “ балалар язучысы Нур Гайсин»дигән әдәби сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче язучының тормышы һәм иҗаты турында сөйләде. Күргәзмәдә Нур Гайсин иҗаты буенча китаплар тәкъдим ителде. Аннары чарада катнашучылар шагыйрьнең "Күбәкләр", "Дуслык кирәк", "Бер яшькә үстем" дигән яраткан шигырьләрен кычкырып укыдылар. Аның әсәрләре укучыларны яхшылыкка өнди, дөньяны танып белергә өйрәтә.
6 нчы ноябрьдә Татарстанда Конституция көне билгеләп үтелә. 7 нче ноябрьдә Саба районы Аграр көллияте студентлары өчен Татарстан Республикасы Конституциясе көненә багышланган "Республикам Конституциясе" темасына мәгълүмат сәгате үткәрелде.Чара барышында студентлар бәйрәмнең тарихы белән таныштылар. Алар законнарның әһәмияте һәм Конституция законнарының мөһимлеге турында фикер алыштылар.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда укучылар өчен 2005 елдан башлап 4 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Россия дәүләт бәйрәме - Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Минем яраткан Россиям" дигән лекция укылды. 2004 елда Россиянең дәүләт бәйрәмнәре календаре үзгәртелә. Укучылар әлеге көннең ни өчен Халыклар бердәмлеге көне дип аталганын, мондый исемнең кайчан, нәрсә өчен сайлап алыну тарихын белделәр.
5 ноябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсенең мөдире «Балалар журналлары битләре буйлап» дигән вакытлы матбугат сәгате үткәрде. Китапханәче яшь укучыларны китапханәдәге журналларның төрлелеге белән таныштырды. Балалар өчен «Салават күпере», «Непоседа», «Саша и Маша», «Ежик» журналлары тәкъдим ителде. Алардан балаларга төрле табышмаклар, тиз сөйләшүләр, ребуслар тәкъдим ителде. Чара ахырында барлык балалар алган белемнәреннән канәгать булдылар һәм журналлар укуның кызыклы һәм кирәкле булуы белән килештеләр!
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Халыклар бердәмлеге көненә багышланган "Бердәмлектә көч!" дип аталган интерактив уен үткәрделәр. Чара барышында балалар халыклар арасында дуслыкны, хезмәттәшлекне һәм бердәмлекне ныгытуга юнәлдерелгән төрле уеннарда һәм конкурсларда бик теләп катнаштылар. Балалар илебезнең гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында белемнәрен ныгыттылар. Бу чарадан балалар күп уңай эмоцияләр генә алып калмадылар, ә берләшү һәм хезмәттәшлекнең мөһимлеген дә аңладылар