Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Кукмарадан кунаклар кабул итте. Алар өчен музей буйлап экскурсия оештырылды, кунаклар «Саба урманчылыгының хайваннар дөньясы» бүлеге экспонатларына аерым игътибар бирделәр.
Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Янгынга каршы системаны, яктырту приборларын көйләү, шулай ук экспозицион модульләрне җыю эше алып барыла.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Иштуган авылыннан "Тылсымлы кыңгырау" туристик маршрутында катнашучылар кунак булды. Алар өчен музей буенча экскурсия оештырылды, кунаклар урманчылыкның барлыкка килү һәм үсеш тарихын, урман тармагы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр турында мәгълүмат тупладылар.
Тимершык авыл китапханәсендә «Журналлар иленә сәяхәт»дип исемләнгән мәтбугат сәгате үткәрелде. Балалар журнал битләре буйлап мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Китап укучыларыбыз өчен журнал битләрендә күпме файдалы һәм мавыктыргыч, күңелле һәм гыйбрәтле нәрсәләр басылган! Балалар бик теләп төрле журналлардан табышмаклар һәм шигырьләр эзләделәр.
9 август көнне Иске Икшермә авыл китапханәсендә «Янгын куркынычсызлыгы» дигән файдалы киңәшләр сәгате узды. Балалар белән янгынга каршы тәртип кагыйдәләре турында әңгәмә башлаганчы, балалар С.Я. Маршакның «Кошкин дом» әкиятеннән өзек тыңладылар. Аннары балалар белән янгын вакытында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр, әгәр бәла килеп чыкса, берничек тә беркая да качарга кирәкми, дип ачыкладылар. Борын һәм авызны дымлы чүпрәк белән каплап, куркынычсыз чыгу юллары аша чыгарга тырышырга кирәк. Балалар янгын сүндергечнең ни өчен кирәклеген, янгын сүндергеч матдәнең составы буенча нинди янгын сүндергечләр булуын һәм аны куллану тәртибен белделәр. Балалар шулай ук янгын сүндергечнең барлыкка килү тарихы турында белделәр, заманча янгын сүндергечләрнең беренче прототиплары унҗиденче гасырда ук барлыкка килгәнен бик азлар белә.
Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар өчен «Чәчәкле бакча»га экскурсия оештырдылар. Экскурсия алдыннан балалар чәчәкләр үстерү турындагы китаплар белән таныштылар, рәсемнәрдәге чәчәкләрнең исемнәрен искә төшерделәр. Аннары алар Ринат Шамилов бакчасына юнәлделәр, анда бик күп яшелчә һәм чәчәкләр үстерелә. Ринат абый балаларга үзенең бакчасын күрсәтте, бакчачылык белән кайчан шөгыльләнә башлавы, нинди чәчәкләр яратуы һәм үсемлекләрне тәрбияләүдә нинди ысуллар куллануы турында сөйләде. Балалар бик күп сораулар бирделәр һәм рәхәтләнеп бакчага хозурланып йөрделәр.
Бөтендөнья китап сөючеләр көне — 9 августта барлык әдәбият һәм китап сөючеләр тарафыннан билгеләп үтелә. Китап укучылар булганда - китаплар яшәячәк. Китапка мәхәббәт балачактан башлана. Һәр ата-ананың иң зур казанышы, балага китап укуга мәхәббәт тәрбияләү. Дөрес әсәрләр баланы изге гамәлләр кылырга, ярдәм итәргә, мәрхәмәтле һәм ярдәмчел булырга өйрәтергә ярдәм итә. Саба район балалар китапханәсендә «Китап – иң яхшы дус» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче яңа китапларга күзәтү ясады. Ә китап укучыларыбыз китапка һәм укуга багышланган викторинада катнашып, китаплар турында кызыклы мәгълүматлар белделәр.
Бөтендөнья китап сөючеләр көне-сез күптән караган әсәрләрне укый башлау өчен менә дигән сәбәп.Китаплар-ул реаль һәм уйлап чыгарылган дөньялар буйлап сәяхәт итү, үткәнгә һәм киләчәккә күз салу, дөньяга башка кешеләр күзлегеннән карау мөмкинлеге. Бу-кешелек дөньясының төп могҗизаларының берсе.8 август көнне Иштуган авыл китапханәсе балалар өчен «мавыктыргыч уку»дигән чара үткәрде. Чараның максаты-балаларда китап укуга кызыксыну уяту. Китапханәче укучыларга заманча язучыларның әсәрләрен, яңа китапларны тәкъдим итте.
Россиядә Физкультурачылар көне августның икенче шимбәсендә билгеләп үтелә. Быел ул бәйрәм 10 август көненә туры килә. Физкультурачылар көне СССР Халык Комиссарлары Советы тарафыннан 1939 елда илдә спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру өчен гамәлгә куела. Физкультурачылар көне һөнәри спортчылар гына түгел, йөгерергә, чаңгы шуарга, хоккей, футбол, волейбол уйнарга яратучылар, яраткан командалары өчен җан атучылар, аларның уңышлары белән чын күңелдән сөенә белүчеләр бәйрәме дә. Шул уңайдан, Саба район китапханәсендә 8 август көнне “Өлкәннәр” клубы өчен “Спорт һәм сәламәтлек” дип исемләнгән тематик сәгать үткәрелде. Бәйрәмнең тарихы, спорт белән шөгелләнүнең сәламәтлек өчен әһәмияте турында сөйләнде, викторина-уен оештырылды. Очрашуга Саба районы инвалидлар оешмасы җитәкчесе Миннегулов Әмин Ибраһим улы чакырулы иде. Ул инвалидларның һәм ветераннарның Саба районы командасының Татарстанда һәм Бөтенроссия буенча үткәрелә торган чемпионатларда катнашулары, аңа ничек итеп әзерләнүләре, лаеклы урыннар алулары турында сөйләде.
Сатыш элек-электән һөнәрле авыл булган. Авыл оешкан елларда ук умартачылар булган. Умарта оялары булмаган, урмандагы агач куышлыгыннан бал җыйганнар. Төп һөнәрчеләр тегүчеләр, сагыз кайнатучылар булган. Тегүчеләр көзге кыр эшләре беткәч, төрле якларга тегү тегәргә чыгып киткәннәр, яз җиткәч кире авылга кайтканнар. Соңрак авылда " Дружба" тегү артеле оешкан. Анда солдатлар өчен киемнәр теккәннәр. Сугыш елларында ул тулысынча фронт заказларын үтәгән. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда үткәрелгән "Туган якны өйрәнүчеләр" клубы утырышында авылда яшәгән һөнәрчеләр, тегү артеле тарихы барланды.