25 июль көнне "Саба яшьләре" проекты кысаларында Саба район китапханәсендә "Кара каршы сөйләшү" яки Рэп батл дип исемләнгән очрашу узды. 15 июльдән 24 июльгә кадәр Саба, китапханә сүзләре кергән Рэп уку буенча видео бәйге игьлан ителгән иде.Яшьләрдән унбишкә якын видео язма килде. Катнашучылар Саба китапханәсенә очрашуга чакырылып, үзләренең иҗади эшләрен махсус кунаклар Либертас төркеме солисты Ильназ Кактус һәм яшь башкаручы Миләшкә тәкъдим иттеләр, аларның киңәшләрен алдылар. Рэп осталары үзләренең җырларын башкардылар, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.Чара сорау алышу, рэп җырлары белән үрелеп барды.
23 июльдә Кызыл-Мишә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре «Тылсымлы кыңгырау» туристик маршруты буенча экскурсия оештырдылар. Маҗаралар эзләп киткән төркем Кызыл Мишә авылыннан балаларны, шулай ук җәйге каникулларга килгән малайларны һәм кызларны җыйды. Маршрутның программасы танып белү, күңел ачу һәм иҗади иде. Беренче эш итеп балалар һәм аларны озата йөрүче өлкәннәр Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда булдылар, Урман хуҗалыгы үзәгендә алар Кызыл Шапочка белән очраштылар, Убырлы карчык биремнәрен үтәп квест уздылар һәм Урман хуҗалыгы мәдәният йортында урнашкан тылсымлы кыңгыраулар дөньясына эләктеләр. Милли ризыклар белән татлы чәй, агач савыт-саба бизәкләре буенча иҗат остаханәсе, тылсымлы кыңгырау турында мультфильм карау - шулай ук экскурсиянең матур мизгелләре булды. Яшь туристлар күргәннәрдән бик канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр ишеттеләр, үзләренең иҗади сәләтләрен үстерделәр, вакытны бик яхшы уздырдылар.
Район мәдәният йорты “Калатау серләре” исемле туристик маршрут оештырды. Экскурсия Өтернәс авылы тарихыннан башланды. Шулай ук чаңгы трассасы белән таныштык. Экскурсия гасырлар тарихыннан персонажлар һәм әкият геройлары белән озатылды. Балаларга тарихи Калатау турында тыңлау кызык иде. Калатау шулай ук үзенең умартачылыгы белән дә билгеле, балалар бу һөнәрнең күп кенә серләрен белделәр. Алар шулай ук “Гаилә агачы” мастер-классында катнаштылар һәм самовардан тәмле коймак һәм чәй белән сыйландылар.
Бүген Теләче районының "Туган авыл" күңел ачу үзәгендә "Бөтендөнья татар конгрессы " төбәкара иҗтимагый оешмасы ярдәмендә тормышка ашырылучы "Аулак өй- көрәш" төбәкара проектының зона ярышлары булып үтте. Әлеге бәйгедә Олы Кибәче авылы китапханәсеннән Сафиннар гаиләсе һәм аларның туганнары катнашты. Бәйге нәтиҗәләре буенча, "Иң иҗади гаилә" номинациясендә җиңү яулап, финалга үтте. Катнашучыларга алга таба да иҗади уңышлар теләп калабыз.
Шәмәрдән балалар китапханәсендә Шәмәрдәннең “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Права на любой вкус» дип исемләнгән хокукый грамоталылык сәгате узды. Балаларга мәгълүматны үзләштерү җиңелрәк булсын өчен, балалар китапханәсендә «Без үз хокукларыбызны белергә тиеш, чөнки алар барысы да мөһим» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде. Чара барышында балалар презентация ярдәмендә үзләренең хокуклары һәм бурычлары белән таныштылар, викторинада актив катнаштылар.
Чара музыкаль интерактив өстәлдә уйнау һәм "Смешарики. Бала хокуклары әлифбасы" мультфильмын карау белән тәмамланды.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре өлкән буын вәкилләре белән актив эш алып баралар. Шуңа бәйле рәвештә музейда өлкәннәр һәм инвалидлар өчен «Торна - озын гомер символы» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде. Оригами техникасы буенча кәгазь торналар ясалды. Өлкәннәр өчен мондый чаралар яшәешнең күңелле мизгелләрен тагын да арттыру өчен юнәлдерелгән. Музейда оештырылган әлеге очрашулар һәрвакыт уңайлы шартларда уза. Мондый чаралар яшьлек хатирәләрен искә төшерү белән үрелеп барыла.
Табигатьне саклау - һәр кешенең изге бурычы. Чөнки кешенең тормышы табигать белән бәйләнгән. Әгәр кешеләр һаваны, суны агулап, урманны корытып бетерәләр икән, димәк кеше үз - үзен юк итә дигән сүз. Чөнки аңа яшәр өчен җирлек калмый. Шуңа күрә өлкәннәрнең бурычы - табигатьне саклау гына түгел, аны яклау, аңа ярдәм итү. Балаларга да кече яшьтән шушы язылмаган кагыйдәләрне аңлатырга, үзебезнең эш-гамәлләребез аша күрсәтергә кирәк. Шул максатттан Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Кояшкай” балалар бакчасына йөрүче балалар өчен “Серле табигать” дип исемләнгән экологик сәгать үткәрелде. Балалар файдалы үләннәр һәм безнең якта үсүче һәм яшәүче тереклек белән таныштылар. Табигатьтә үз - үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр.
Безнең төбәк табигате үзенең гүзәллеге һәм гаҗәеп матурлыгы белән сокландыра. Бездә карап сокланырлык бар нәрсә дә бар. Безнең як - Чишмә ягы. Чишмәләр чыннан да табигатебезнең тылсымлы ачкычлары. Район китапханәсе хезмәткәрләре «Өлкәннәр» клубы катнашучылары өчен «Чиста чишмә» дигән исем астында экологик сәгать үткәрделәр.
Кешеләрнең тормышы һәрвакыт үсемлекләр дөньясы белән тыгыз бәйләнгән. Борынгы заманнардан ук кеше үсемлекләрне ризык итеп кулланган, алардан кием, кораллар ясаган, торак төзү өчен кулланган, алардан буяулар, дарулар һ.б. алган. Үсемлекләр дөньясы матур һәм төрле. Чираттагы экологик чара "Ак калфак"хатын-кызлар клубы әгъзалары һәм балалар өчен Олы Кибәче авыл китапханәсендә узды. Төп бурыч-табигатьтә туган якның дару үсемлекләрен тану һәм җыю. Үсемлекләр патшалыгына чумып, клуб әгъзалары Ромашка, меңъяфрак, гөлбадран,ромашка, һәм үги ана яфрагы һәм башка дару үләннәренең файдалы үзлекләре, шулай ук аларны җыю кагыйдәләре белән танышалар.Алар нинди авыруларда ярдәм итүләрен, кеше организмы сәламәтлеге өчен нинди зур кыйммәткә ия булуын белделәр.
Әдәби сәгать, "Җәйге китабханә 2024" , Саба районы балалар китапханәсе проекты« Әдәби алан» үз эшен дәвам итә. «Җәйге китапханә 2024» проекты кысаларында, Олы Нырты авыл китапханәсе Чабья Чурчинский СК (бирү пункты) белән берлектә "Җәйге китапханәдә - 2024 "әдәби сәгате үткәрделәр. Чара барышында балалар бөек татар шагыйре Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты белән таныштылар. Аның «Туган авыл» шигырен, «Бәхет» дигән хикәясен укыдык һәм «Җәйге китабханә»проектының биремнәрен үтәдек.