ЯҢАЛЫКЛАР


20
сентябрь, 2024 ел
җомга

19 сентябрь көнне Туктар авыл китапханәсе Мәртен авыл клубы (китап бирү пункты) белән берлектә укучылар өчен «Әдәплелек һәм игелек илендә» дигән тематик сәгать үткәрде. Чарада балалар әдәплелекнең нәрсә икәнен, җәмәгать урыннарында - мәктәптә, китапханәдә, кибеттә, кунакларда үзеңне ничек тотарга кирәклеген белделәр . Кемне әдәпле дип атарга мөмкин? Нинди әдәпле сүзләр була? Ә китаплардан әдәплелек һәм яхшылык турында күпме кызыклы нәрсәләр белеп була. Китапханәче китапларга күзәтү үткәрде. Чара азагында балалар әдәплелек һәм яхшылык кагыйдәләренә өйрәнү бер дә кыен түгел, теләү генә кирәк, дигән нәтиҗә ясадылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

19 сентябрь көнне "Өлкәләр" клуб берләшмәсе өчен Мингер авылына экскурсия оештырылды. Сәяхәтебез башында без "Мингер тауэр" территориясенә күзәтү ясадык – аның рәсми исеме шундый – ачык калкулыкта, текә яр буенда урнашкан. Шунда ук "Сөембикә"манарасының клоны урнашкан. Шулай ук Миңгәр авылының "Затчы-Зодчий" дип исемләнгән  сәнгать  музей-остаханәсендә булдылар. Сәяхәтебез азагында Миңгәр авыл китапханәсендә урнашкан   Шәүкәт Биктимеров музеена  күзәтү ясалды,  аның иҗаты һәм тормышы белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Пушкин картасы проекты белән агач эшләнмәләре буенча мастер-класс үткәрелде. Мастер класста 8 нче сыйныф укучылары катнашты. Укучылар барлык фантазияләрен җигеп агач эшләнмәләренә төрле бизәкләр төшерделәр. Татар халкының милли орнаментлары, бизәкләре турында күп мәгълүматлар ишеттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю һәм шулай ук мультимедиа җиһазларын көйләү эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсендә 2024 елның 18 сентябрендә «Рухият» клубы әгъзалары өчен «Әйдәгез бер-беребезне хөрмәт итик» дигән танып белү уены узды. Очрашу «От улыбки...»җыры белән башланып китте. Китапханәчеләр башта Татарстанда 173 милләт вәкиле тату яшәве турында сөйләделәр. Һәр халык-кабатланмас мәдәният, тарих, гореф-гадәтләр, яшәү рәвеше ул. Һәм, әлбәттә, милләтләр теле. Милләтара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча нинди чаралар күрелә икәнен белдек. Төрле ситуацияләр мисалында чарада катнашучылар толерант шәхес нечкәлекләренә төшенделәр, фикер алыштылар, сорауларга җавап биреп анализладылар: тыныч яшәү өчен һәм талашмас өчен һәркем нәрсә эшләргә тиеш, ни өчен түземле булырга кирәк, нинди тәртип нормаларын толерант дип саныйлар һ.б., ә уеннар аша балалар аралашырга һәм дус булырга өйрәнделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

19 сентябрь көнне Тимершык авыл китапханәсе яшь укучылар белән "Юл кагыйдәсе, аны һәркем белергә тиеш " дигән куркынычсызлык дәресе үткәрде. Аның максаты-юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча белемнәрне ныгыту һәм балаларда юлда үз-үзеңне тоту культурасын тәрбияләү. Чараның беренче өлешендә балалар юл билгеләре һәм юл хәрәкәте кагыйдәләре, ни өчен кагыйдәләрне һичшиксез белергә һәм үтәргә кирәклеге турында тыңладылар. Икенче өлештә катнашучылар «Юл хәрәкәте кагыйдәләрен белүчеләр», «Автобус», «Светофор» һ.б. конкурс биремнәрен үтәүгә керештеләр. Конкурслар төрле һәм кызыклы булды. Балалар табышмакларга җавап бирделәр, юл билгеләренең кайда булуын аңлаттылар. Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәделәр һәм өстәмә белем алдылар. Дәрес кызыклы булды һәм уен атмосферасында узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Хәзерге вакытта террорчылык проблемасы бөтен дөнья җәмәгатьчелеген борчый. Дөньяда бүген бу күренешнең иртәме-соңмы аның гражданнарына кагылмаячагына тулы ышаныч белән яши алган бер генә дәүләт тә юк. Шуңа күрә террорчылыкка каршы тору юлларын эзләү бүген уртак беренче чираттагы бурыч булып тора һәм аеруча актуальлеккә ия. Террорчылык турындагы белемнәрне камилләштерү, яшь буынның иҗтимагый аңын һәм гражданлык позициясен формалаштыру максатларында 14 сентябрь көнне Иштуган мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Террорчылык - кешелеккә каршы җинаять» дигән мәгълүмати программа үткәрелде. Очрашу башында алып баручы террорчылыкның нәрсә икәнен һәм террорчының кем булуын сөйләде. Хикәядән егетләр террорчылык оешмасына ничек эләкмәскә, террорчыларда тоткынлыкка эләккән очракта нинди гамәлләр кылырга кирәклеген белделәр. Әңгәмәдә катнашучыларга, әгәр алар әсирлеккә эләксә, нишләргә кирәклеге турында махсус белешмәләр тараттылар, мәсәлән: конфликтка кермәскә, тәрәзә һәм ишекләрдән ераграк торырга, махсус хезмәтләр таләпләрен үтәргә. Аннары катнашучыларга алган белемнәрен уен форматында тикшерергә тәкъдим иттеләр. Катнашучылар террорчылык турында үз фикерләрен әйттеләр. Чара террорчыларның меңләгән корбаннары истәлегенә бер минут тынлык белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю, җылыту радиаторларын демонтажлау, шулай ук гидравлик платформаны көйләү эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17 һәм 18 нче сентябрь көннәрендә  3(8) кл., 4(8) кл., 3(5) кл. рәсем сәнгате бүлеге укучылары өчен (укытучысы Мифтахова Ф.И.) "Безнең иминлек кагыйдәләре" исеме астында әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында дәресләрдә куркынычсызлык техникасы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләре буенча инструктажлар яңгырады.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18 сентябрьдә «Саба балалар сәнгать мәктәбе»нә яңа укырга кергән беренче сыйныф укучыларына багышланган бик матур вакыйга булды. Чараны скрипка классы буенча укытучы Вәлиева Д. Р. һәм вокал буенча укытучы Дәүлиева Г. Р. үткәрде.

Бу яшь музыкант тормышында мөһим этапны билгеләп үтүче һәм аның мәгариф һәм сәнгать дөньясына керүенең символы булган үзенчәлекле тантана. Беренче сыйныф укучыларына багышлау традициясенең күпьеллык тарихы бар. Кайбер уку йортларында багышлау тантаналы рәвештә уза, икенчеләрендә — бу балалар өчен дәресләрнең беренче көнендә үткәрелә торган махсус чара. Әлеге чара балага үзен коллективның бер өлеше итеп тоярга, уку эшчәнлегенең әһәмиятен аңларга мөмкинлек бирә.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International