30 нчы октябрь көнне фортепиано укытучылары Зәйнетдинова З.З.һәм Хафизова Ч.Ф. укучылары белән берлектә СССР ның Халык артисты, күп кенә дәүләт премияләре иясе, театр артисты һәм чыгышы белән Миңгәр авылыннан булган күренекле шәхес, Шәүкәт Биктимеровның музеенда булдылар. Күптән түгел, 28 нче октябрьда артисның 96 еллыгын билгеләп үттеләр. Музей 2 залдан тора: Беренче залда узенең туып үскән йортының макеты булса, ә икенчесендә сәхнә тормышын чагылдырган күргәзмәләр һәм сәхнә костюмнары. Укучылар Шәүкәт Биктимеровның тормыш һәм иҗат юлы турында күп кенә кызыклы мәгълүматлар белделәр. Сәфәр балалар өчен кызыклы һәм мавыктыргыч булды.
30 октябрьдә Саба сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында сәнгать бүлеге укытучысы Сафина Р.К. "Скетчинг" темасына мастер-класс үткәрде.
Скетчинг - ул әйләнә-тирәдәге әйберләрне, предметларны һәм сюжетларны аңлаешлы, тәэсирле формада тиз ясау күнекмәсе. Скетчинг үз уйларын, идеяләрен һәм күзәтүләрен теркәргә, хис-кичерешләрен тапшырырга мөмкинлек бирә.
Мастер-класста иҗат белән мавыккан балалар һәм рәсем ясауда бөтенләй тәҗрибәсез яшүсмерләр катнашты. Дәрес барышында катнашучылар яңа юнәлешне өйрәнделәр. Тесле карандашлар, пастель, акварель һәм линерлар кулланып эшләделэр.
Табигый формалар төзүне, композиция нигезләрен һәм перспективаларны өйрәнделэр, кабул итүгә рәсем ясадылар.
Мастер - класс катнашучыларның иҗади потенциалын ачты, илһам һәм яңа уңай хис-кичерешләр бүләк итте!
2024 елның 29 октябрендә Олы Кибәче урта мәктәбе базасында мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен «Оста куллар күңелсезлекне белми» дигән мастер-класс үткәрелде. Бу көнне балалар сәнгать дөньясы белән таныштылар. Мөгаен, һәр олы кеше балачакта үз куллары белән нәрсәдер булдырырга,иҗат итәргә хыяллангандыр. Бүген бу хыял чынга ашты. Балалар рәхәтләнеп алкалар, беләзекләр, шәмнәр ясадылар һәм онытылмаслык хис-кичерешләр алдылар.
30 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре балалар өчен «Һөнәрләр фестивале»дигән мавыктыргыч квест үткәрделәр. Китапханәчеләр уен аша, беренчедән, балаларның һөнәрләр дөньясының төрлелеге турында белемнәрен киңәйтергә, икенчедән, һөнәр сайлауда кызыксыну һәм җаваплылык хисе тәрбияләргә, өченчедән, һәр һөнәрнең мөһимлеген һәм кирәклеген аңларга ярдәм итәргә тырыштылар. Китапханәчеләр бик күп биремнәр әзерләгәннәр иде, балаларга һөнәрләр турында табышмакларны чишәргә, төрле биремнәрне үтәргә, пазллар төзергә кирәк иде. Чара барышында балалар үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын бик яхшы күрсәттеләр.
Көзге каникул көннәрендә Явлаштау авыл китапханәсе «Китапханәдә күңелле сәгать» конкурс-уен программасы үткәрде. Балалар өстәл уеннары: лото, домино уйнадылар, пазллар җыйдылар, сканвордлар чиштеләр. Бу үзара аралашу һәм вакытны файдалы уздыруның яхшы ысулы булды.
Өстәл уеннары-эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту, шулай ук күңелле ял итү өчен яхшы ысул булды. Иң мөһиме, балалар өстәл уеннары аша җанлы аралаша алды, вакытларын кызыклы һәм файдалы үткәрделәр.
29 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәсе «Салават күпере» мәктәп яны лагере балалары өчен «Һөнәрләр дөньясында» квест-уены үткәрде. Уен алты станциядән торды «Алфавит профессий», «В гостях у сказки», «Головоломка», «Ключевые слова», «Профессии в загадках» и «Кроссворд». Һәр станциядә алар төрле биремнәрне үтәделәр, бу исә уртак максатлар һәм нәтиҗәгә ирешү өчен үзләренең белемнәрен, осталыкларын һәм күнекмәләрен күрсәтү омтылышы белән берләшкән катнашучыларның берләшүенә ярдәм итте. Станцияләрдәге темалар һәм бурычлар катнашучыларга креативлык һәм иҗади сәләтләрен күрсәтергә мөмкинлек бирде, бу, үз чиратында, киләчәктә һөнәр сайлауда уңай чагылыш таба.
29 октябрь көнне Саба район китапханәсендә Лесхоз урта мәктәбенең “Кояшкай” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен “Әкиятләр илендә” дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрелде. Укучылар уенда актив катнашып, үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар.Чара ахырында “Муенса ясау”, “Алка ясау” мастер-классларында катнаштылар.
29 октябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Сәләтле балалар мәктәп-интернаты”ның “ИнтелКөз” мәктәп яны ял һәм сәламәтләндерү лагерында ял итүче укучылар өчен “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар “Китап ребусы”, “Әкиятне таны”, “Китап битләреннән”, “Уйла” һәм башка биремнәрне үтәп, үз белемнәрен, китап укыганнарын расладылар. Чара “Шәм ясау” мастер-классында катнаштып, район балалар китапханәсенә килүче матбугат белән таныштылар.
Китапханәдә көзге каникуллар дәвам итә. 29 октябрь көнне Саба балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 2 “А” сыныф укучылары өчен “Әкиятләр илендә”дип исемләнгән әдәби – танып-белү уены уздырылды. Укучылар 2 командага бүленеп кызыклы, әкияти мавыктыргыч турлар аша үз белемнәрен, китап укыганлыкларын расладылар. Чара ахырында “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар.
Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре гимназия укучылары өчен каникул вакытында агач тактаны буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар.