ЯҢАЛЫКЛАР


29
октябрь, 2024 ел
сишәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Ишек кырыйларын монтажлау эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба гимназиясе укучылары өчен Сатыш авылы мәдрәсә музеенда экскурсия үткәрелде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты. Кунаклар нык кызыксыну белән ХIX гасыр ахыры   XX башына караган татар хатын-кызы һәм ир-ат костюмын карадылар, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Репрессияләр-илебез һәм авылыбыз тарихы елъязмасының иң фаҗигале битләреннән берсе. Ачлык, газап миллионлаган Россия гражданнарына кичерергә туры килде. Күп кенә гаиләләргә кагылган ул чор вакыйгалары хәтердә гомер буе сакланып калган. Әлеге көн уңаеннан район туган якны өйрәнү музеенда «Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне» темасына «Туган якны өйрәнүчеләр» клубының чираттагы утырышы үткәрелде. Клубта катнашучылар районның репрессияләнгән шәхесләрен искә төшерделәр, аларның тормышларын газета битләреннән җентекләбрәк белделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Урман музеенда булу гимназия укучылары өчен табигать дөньясына сихри сәяхәт кебек тоелды. Алар урман эшенең барлыкка килү тарихын һәм аның алга таба үсешен игътибар белән тыңладылар. Музейның беренче катын узганнан соң, алар сак кына икенче катка күтәрелделәр. Анда аларны безнең урманнарда яшәгән хайваннарның карачкылары көтә иде. Һәр бала «Хайваннар дөньясы» экспозициясендә күргәннәренә сокланып карады һәм уй-кичерешләре белән бүлештеләр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Каникул чорына укучылар өчен аерым маршуртлар төзелеп,  Саба, Теләче, Кукмара районы мәгариф оешмаларына тәкъдим ителде. 28 октябрь көнне Килдебәк урта мәктәбе укучылары өчен «Туган як тарихы һәм истәлекле урыннары» туристик маршруты буенча шундый беренче экскурсия оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2024 елның 29 октябрендә  « Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә” сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Г.Р. һәм Галиева Э.Р. Шәмәрдән филиалы укытучылары Сафина Р.К., Иванова М.И. һәм Мифтахова Ф.И. белән берлектә методик берләшмә утырышын үткәрделәр. Утырышта укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Ярмөхәммәтова Гөлфинә Зөфәр кызы катнашты.

Методик совет утырышында карала торган төп мәсьәләләр түбәндәгеләр иде:

- сәнгать бүлегенә 1 сыйныфка кергән укучылар контингенты турында фикер алышу;

- укытучы М.И. Иванованың «Натюрмортлар ничек дөрес куярга» темасына доклады;

- укытучы Мифтахова Ф.И. докладында «Дәресләрдә дисциплина проблемалары» темасына;

- Сафина Р.К. агымдагы караламаларны башкаруның мөһимлеге турында чыгыш;

- 2024-2025 уку елының 1 чиреге тәмамланганнан соң укучыларның өлгереше.

Методик берләшмәнең уртак утырышы продуктив узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

28
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Көзге каникуллар җитте. Бала тормышында китаплар яши торган йорт белән танышырга кирәк булган вакыт җитә, ә бу танышу кайда булырга мөмкин соң? Әлбәттә, китапханәдә…
28 октябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясенең 1 “А”, “Б”, “В”, “Д” сыйныфы укучылары өчен «Китапханә-китаплар йорты» дип исемләнгән китапханә белән танышу экскурсиясен үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларны «китапханә», «укучылар формуляры», «каталог» төшенчәләре белән таныштырдылар. Китапларның төрләрен һәм китапны ничек сайларга кирәклеген сөйләделәр.  Чара барышында укучылар әкият персонажлары   буенча төзелгән табышмакларга җаваплар бирделәр. Очрашу азагында укучылар  “Три кота” мультфильмның “Китапханә” сериясын карап, “Китап кыстыргыч” мастер-классында катнаштылар. Тиздән балаларның китапханәнең даими укучылары булуларын теләп калабыз.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

28 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәктәп яны лагере балалары өчен «Китап белән каникуллар» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде, анда яраткан балалар язучыларының иң яхшы әсәрләре күрсәтелде. Балалар китаплар турындагы мәкальләрне искә төшерделәр, тематик табышмакларны чиштеләр, әдәби уеннарда катнаштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

XX гасырда халкыбыз өлешенә бик күп авыр сынаулар туры килде:  2 Революция, ике дөнья һәм гражданнар сугышы, ачлык һәм җимереклек, алар дистәләгән миллион кешенең гомерен өзде. Бу бәлаләр арасында без сөйләшергә тиешле сәяси репрессияләр аерым урын алды. Ел саен 30 октябрьдә Россиядә сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне 1974 елда Мордовиядәге лагерьларның берсендә сәяси тоткыннар Советлар Союзында сәяси репрессияләргә каршы массакүләм ачлык игълан иттеләр. Бу датага рәсми Хәтер көне статусы 1991 елның 18 октябрендә бирелде. Әлеге тарихи дата уңаеннан китапханә диварларында мәгълүмати күргәзмә оештырылды һәм хәтер сәгате узды.Чарага Л. Р. Кәримова җитәкчелегендәге Олы Кибәче урта мәктәбенең туган якны өйрәнү түгәрәге укучылары килде.Китапханәче аларны китапханә тарихы,аның фонды белән таныштырды. Чараның икенче өлешендә сәяси репрессия еллары,халык кичергән катлаулы язмышлар хакында сөйләштек.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

28 октябрь-Саба балалар сәнгать мәктәбенең хореография бүлегендә, укытучы Гарипова Гүзәл Марат кызы һәм концертмейстер Шәмсивәлеев Искәндәр Зиннур улы тарафыннан «Бию калейдоскобы»дигән уенлы бию программасы үткәрелде. 1 нче һәм 5 нче сыйныф укучылары белән балаларда коллективизм һәм дуслык хисе тәрбияләү максатында бию баттлы үткәрелде. Коллектив уеннар аша бердәмлеккә ирешергә, иреккә чыгу һәм лидерларны ачыклау өчен шартлар тудырырга мөмкин. Уен барышында балалар дуслашып, күңелле вакыт үткәрделәр. Җиңел һәм авыр биремнәр булды, ләкин балалар аларны оста үтәделәр. Чара балаларга бик ошады һәм яхшы тәэсир калдырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International