20 март көнне Саба район китапханәсендә “Мин кулыма китап алам” видео-бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләү чарасы уздырылды. Бәйге “Без тарихта эзлебез”; “Безнең заман”; “Иң яхшы видеобизәлеш”, "Иң креатив видеоролик" номинацияләрендә билгеләнде. Җиңүчеләрне Саба район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы тәбрикләде. Чара реконструкциядән соң заманлаштырылган яңа китапханә буйлап экскурсия белән башланды. Аннары бәйгедә урын алган видеолар күрсәтелеп, катнашучылар видео төшергәндә нинди вакыйгалар белән очрашулары, уй-фикерләре белән уртаклаштылар. Чара җиңүчеләр белән бергә шәм ясау буенча мастер класс белән тәмамланды.
Кояш һәм яз бәйрәме Нәүрүз, гореф-гадәтләр буенча март уртасында билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда мәктәп укучыларына әңгәмә-викторина үткәрелде. Чара барышында укучылар белән иң матур ел фасылларының берсе яз турында сөйләшенде, аннары балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, чара барышында алынган белемнәрен тикшерделәр. Соңыннан катнашучылар өчен агач такта буяу буенча мастер-класс оештырылды. Балалар алмагач чәчәкләрен ясадылар, ә бу исә, язның килүен, ә аннан соң җәйнең дә якынлашуын аңлата.
Якты, матур 8 Март бәйрәме якынлаша. Бу шатлыклы бәйрәмдә хисләреңне күрсәтү өчен, әниләргә үз кулларың белән бүләк ясау бик мөһим. Ул бүләккә җан һәм кул җылысы салынган була. Бу яраткан әниләребезнең никадәр кадерле булуының иң яхшы дәлиле булачак. Аларга мондый игътибар чын күңелдән бик ошар. Шул исәптән, 8 март бәйрәме алдыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда иң актив укучылар өчен “Әнигә бүләк” дип исемләнгән иҗат сәгате үткәрелде. Балалар музей хезмәткәрләре белән бергә яраткан әниләре өчен матур бүләкләр ясадылар.
5 март көнне Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы Тимершык урта мәктәбенең 6 сыйныф укучылары өчен, ремонттан соң, район китапханәсе буенча экскурсия үткәрде. Балалар китапханә тарихын игътибар белән тыңладылар, китап укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Аннары Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре укучылар өчен «Барысын да белергә телим»дип исемләнгән интеллектуаль уен үткәрделәр. Укучылар 2 командага бүленеп, кызыклы, мавыктырыч, фикерләү турлары аша үз белемнәре белән көч сынаштылар. Интеллектуаль уен аша укучылар үзләренең белем запасын күрсәтеп кенә калмыйча, уңай эмоцияләр алып, күп кызыклы мәгълүматлар белделәр. Чара “Шәм ясау” мастер-классы белән тәмамланды.
5 март көнне Саба район китапханәсендә, якынлашып килүче 8 март бәйрәме уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен очрашу оештырылды. Алар өчен ҮКС директоры Билалова Ляйсан Рәкыйп кызы яңартылган китапханә буйлап экскурсия үткәрде. Чараның икенче өлешендә Саба мөхтәсибәтенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Галимҗанов Алмаз Хәйдәр улы белән очрашу булды. Хәзрәт барлык хатын-кызларны бәйрәм белән котлады, хатын-кызларның җәмгыятьтә, гаиләдә зур роле, гаилә кыйммәтләре турында сөйләде. Очрашу һәркемнең күңеленә хуш килде.
Музейга килүче өлкән буын кешеләре өчен үткәрелә торган музей дәресләре төбәкнең тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуга, аларны җәмгыятьнең мәдәни тормышына үз өлешен кертүгә һәм үзара аралашу, аларга игътибар күрсәтү өчен шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Шуңа бәйле рәвештә Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда өлкән буын вәкилләренең чираттагы җылы, җанлы очрашуы узды. Бу юлы музей дәресендә катнашучылар белән Лесхоз поселогында балалар бакчасының барлыкка килү тарихы турында фикер алышынды. Яңа балалар бакчасы ачылу белән бәйле кайбер вакыйгаларны искә төшерделәр. Дәрес ахырында алар өчен «Алтын балык» мастер-классы үткәрелде. Һәркем үз эшендә иҗади осталыкларын тормышка ашырырга тырышты.
25 февраль көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең "Яшьлек" хореография коллективы һәм шул коллективның "Мизгел" төркеме "На высоте" дип исемләнгән Бөтенроссия фестиваль-конкурсында катнаштылар. Уңышлы гына чыгыш ясап, алар 1 дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. "Яшьлек" хореография коллективына иң яхшы массакүләм бию өчен 10000 сумлык сертификат, коллектив җитәкчесе А.З. Мөбәрәкҗановага Рәхмәт хаты тапшырылды.
Ватаныбыз тарихында бик күп истәлекле даталар бар, аеруча кыйммәтле даталарның берсе - 23 февраль. Бу көнне илебез Ватанны саклаучылар көнен тантаналы рәвештә билгеләп үтә - без туган җирне басып алучылардан, тыныч вакытта авыр һәм җаваплы хезмәт алып баручыларга хөрмәт һәм рәхмәт белдерәбез.
Әлеге бәйрәм алдыннан, 2023 елның 22 февралендә, «Х. һәм А. Вәлиуллин исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең» 2 нче катында «Үз Ватаным сагында» дип исемләнгән балалар рәсемнәре белән күргәзмә оештырылды.
Башта, чара алдыннан, укучылар белән Ватан турында һәм Ватанны саклаучылар турында әңгәмә үткәрелде. Укучылар 23 февраль көнне бәйрәмнең барлыкка килү тарихы белән таныштылар. Аннары рус солдатының нинди сыйфатларга ия булуы турында фикер алыштылар. Балалар үз рәсемнәрендә бу искиткеч бәйрәмнең барлык хис-кичерешләрен һәм күзаллауларын чагылдырдылар.
Барлык теләүчеләрне күргәзмәгә чакырабыз!
Маскировка челтәрләре хәрби техниканы һәм инженерлык корылмаларын маскировкалау, яшерү өчен киң кулланыла. Мондый челтәр солдатларның тормышын саклап калуда да зур ярдәм булып тора.
19 нчы февраль көнне Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы уен кораллары бүлеге укучылары челтәрләр үрүдә катнаштылар!
23нче февраль - Ватанны саклаучылар көне. Бәйрәм көн уңаеннан «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре, иҗади остаханә формасында яклаучылар көненә карата, бүләк ясау буенча мастер-класс үткәрделәр һәм бәйрәм тарихы турында сөйләделәр. Балалар үз куллары белән әзерләнгән бүләкнең иң үзенчәлекле һәм кадерле булганлыгын аңладылар. Балалар бу бүләкләрне Ватанны саклаучылар көнендә әтиләренә бирәчәкләр.