18 октябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Мин һәм закон» дигән хокукый әңгәмә үткәрделәр. Аның максаты үсеп килүче буынга үз хокукларыңны һәм бурычларыңны белергә, алардан дөрес файдаланырга кирәклеге турында мәгълүмат җиткерү. Укучылар үзләре ия булган хокуклар: тормышка, исемгә, хөрмәткә, иреккә, белем алуга, медицина ярдәме күрсәтүгә, ял итүгә кагылышлы төшенчәләр алдылар. Шулай ук укучыларга балигъ булмаганнарның хокуклары белән бергә бурычлары да барлыгын искәрттеләр. Аларны үтәргә: ата-аналарны тыңларга, намус белән укырга, үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәргә, өлкәннәрне хөрмәт итәргә, өлкәннәргә ярдәм итәргә кирәк. Йомгаклап, балалар тематик китап күргәзмәсе белән таныштылар.
Кызыклы китап белән очрашу-ул һәрвакыт шатлык, ә яңа китап белән очрашу – икеләтә шатлык. Яңа китаплар карау, матур иллюстрацияләргә соклану, әдәби геройлар дөньясына чуму нинди күңелле. Китапханәдә төрле зәвыктагылар өчен китаплар кайтарылды, китапханәнең китап фонды яңа әдәбият белән тулыланды. Кызыклы авторлар, төрле жанрлар күп килүчеләрне сөендерәчәк. Укучыларны әдәби яңалыклар белән таныштыру өчен Олы Кибәче күчмә китап бирү пунктында «Яңа китаплар,сезнең өчен!" күргәзмәсе эшләде. Китапханәче яңа килгән әдәбият турында сөйләде. Укучылар яңа китаплар белән бик рәхәтләнеп таныштылар, һәм китапларны өйләренә укырга алдылар. Кич белән китапханәгә килгән укучылар да яңа китаплар белән таныштылар
21 октябрь көнне Ике басу Арташ мәдәният йортының мәдәният хезмәткәрләре авыл китапханәсе белән берлектә "Икмәк - һәрнәрсәгә баш" темасына могҗизалар кыры интеллектуаль уены үткәрделәр. Чара ел саен 16 октябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья икмәк көненә багышланган иде. Чара башында балалар белән бу темага әңгәмә үткәрелде, балаларны икмәк пешерүче, кондитер, тегермәнче кебек һөнәрләр белән таныштырдылар. Һәр турда катнашучылар хәрефләр буенча сүзләрне чиштеләр һәм уен ахырында һәр турда бер җиңүче калды. 3 турдан соң җиңүчеләр ярымфиналда уйнадылар, уен бик киеренке, биремнәр катлаулы булды. Ә соңыннан тематик китап күргәзмәсе белән таныштык, анда балалар китаплардан кешеләрнең әле техникасы булмаган вакытта Җирдә нинди мәхәббәт һәм шатлык белән хезмәт иткәннәрен, икмәк чәчкәннәрен белделәр.
18 октябрьдә Шәмәрдән мәдәният йорты бинасында Әтиләр көненә багышланган "Безнең әтиләргә багышлыйбыз..."дип исемләнгән бәйрәм чарасы узды. Концертта "Саба балалар сәнгать мәктәбе"нең Шәмәрдән филиалы укучылары һәм укытучылары катнашты. Фойеда сәнгать бүлеге эшләренең күргәзмәсе оештырылган иде. Чара "Гаилә елы" кысаларында үткәрелде. Балалар һәм ата-аналар арасындагы элемтәне ныгытуга юнәлдерелде.
2021 елдан Россиядә октябрьнең өченче якшәмбесендә "Әтиләр Көне" билгеләп үтелә башлады. Укытучы Гарипова Гүзәл Марат кызы һәм концертмейстерлар Шәмсивәлеев Искәндәр Зиннур улы, Абдуллин Рифат Хатмулла улы белән берлектә 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары өчен спорт, гимнастика конкурсларын үткәрделәр. Дәреснең максаты-балаларны һәм ата-аналарны якынайту, уңай эмоцияләр, үзара ярдәмләшү хисләрен үстерүгә багышланды. Уен һәм ярышу формалары ярдәмендә балаларда гаиләдә әтинең дөрес һәм уңай социаль статусын формалаштыру өчен юллама булдырганнар. Гармонияле гендер мөнәсәбәтләренең башлангыч формалашуы.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеена Казан шәһәреннән кунаклар килде. Саба урман сәнәгате хуҗалыгы алдынгы хезмәткәрләренең портретларын күреп күп кенә сораулар бирделәр, хезмәтләре белән якыннанрак таныштылар.
Бүгенгесе көндә дә бизәкле сувенирлар буыннан-буынга тапшырылып, үсеп килүче яшь буын тарафыннан югары бәяләнә. Шул сәбәпле, Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәре агач эшләнмәләрне буяу буенча мастер-класс үткәрде. Укучылар күрсәтелгән үрнәкләрне зур кызыксыну белән карадылар, агач эшләнмәләрне буяу ысуллары белән таныштылар. Балалар мастер-класста бик теләп катнаштылар, шулай ук әлеге савытның көндәлек тормышта куллану өчен дә кирәк булуын искәрттеләр.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара мәктәбенең 4 нче номерлы мәктәбе укучылары булды. Музей территориясенә кергәндә үк, балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул истәлекле бүләк булып тора. Аларга музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия үткәрелде.
Хөснулла һәм Аллагияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сэнгать мәктәбе хореография бүлегенең 3 класс укучылары (укытучы А.З. Мөбәрәкҗанова, концертмейстер И. З. Шәмсивәлиев) белән "Мудрая книга о танце" темасына халык биюе буенча ачык дәрес узды. Бу дәрестә укучылар талантлы балетмейстер, режиссер һәм бию куючы, татар милли биюен җыючы Гай Хаҗи улы Таһировның иҗаты белән таныштылар.
Бөтендөнья икмәк көне уңаеннан Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә «Икмәк — һәрнәрсәгә баш» дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде. Чарада катнашучылар ипинең безнең өстәлгә килгәнче озын, катлаулы һәм мавыктыргыч юл узу тарихы белән таныштылар.
Алып баручылар икмәк белән бәйле традицияләр турында сөйләделәр һәм әлеге кыйммәтле ризыкка багышланган әдәби әсәрләр белән таныштырдылар. Алар шулай ук икмәк турындагы мәкальләрнең мәгънәләрен, ни өчен бу муллык һәм хезмәт символының безнең тормышта шундый мөһим урын алып торуын аңлаттылар. Катнашучылар ишеткәннәре турында актив фикер алыштылар, үзләренең белемнәре һәм фикерләре белән уртаклаштылар.