Бөтендөнья Чиста куллар көненә, 16 октябрь көнне Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Чиста куллар турында» сәламәтлек сәгате үткәрде. Китапханәчеләр микроорганизмнарның нәрсә булуын, аларның төрлелеге һәм билгеләнеше турында аңлаттылар. Балалар китапханәчеләр белән юылмаган куллар аша кеше организмына төрле авырулар китереп чыгаручыларның ничек эләгүе һәм ни өчен гади гигиена процедурасы — кулларны юу — көн саен меңләгән балаларның гомерен саклап калуы турында җанлы әңгәмә алып бардылар. Аннары барысы да бергәләп табышмаклар чиштеләр һәм сәламәтлек турындагы китаплар белән таныштылар. Чара тематик мультфильм карау белән тәмамланды.
15 октябрьдә Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалында «Казанның истәлекле урыннары» дип исемләнгән иҗади эшләр күргәзмәсе оештырылды (укытучысы Мифтахова Ф.И.). Укучылар үз хезмәтләрендә сайланган мәдәният һәйкәлләрен һәм башкалабызның күренекле урыннарының рәсемнәрен ясадылар, Казан шәһәренең матурлыгын һәм уникальлеген күрсәттеләр.
15 октябрь — татар халкының Хәтер һәм кайгы көне, Татарстанда һәм башка дөньяда татарлар тарафыннан ел саен Иван Грозный гаскәрләреннән Казанны саклаганда һәлак булганнар истәлегенә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Шул уңайдан Саба район китапханәсендә «Сөембикә» клубы өчен «Сөембикә Казан ханлыгы патшабикәсе»дигән туган якны өйрәнү сәгате үткәрелде.
15 октябрьдә Бөтендөнья Чиста куллар көне билгеләп үтелә. Бу көн «Чиста куллар гомерне коткара» девизы астында уза. Бу олыларга да, балаларга да кулларны сабынлы су белән юуның әһәмиятен искә төшерү булып тора. Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шатлык» балалар бакчасының балалары өчен «Чиста куллар турында» дип исемләнгән сәламәтлек сәгате үткәрделәр. Китапханәчеләр кулларны кайчан юарга һәм ничек дөрес юарга кирәклеге күрсәтеп, бармак очларында нинди микроблар булырга мөмкинлеген әйттеләр. «Смешарики» мультфильмын караганнан соң, балалар мультфильм геройларының үз-үзләрен тотышы турында фикер алышып: кайда, кем, нәрсәне бозганын сөйләделәр. Чара ахырында, һәр бала кәгазь битенә кулларын куеп төшереп кисеп алды һәм күңелле елмаю рәсемен ясады.
Киров өлкәсе Нократ аланы мәктәбенең 5 сыйныф укучылары Саба урман хуҗалыгы музеенда булдылар. Музей территориясенә кергәндә үк балалар үзләрен каршы алучы пушка макетына игътибар иттеләр. Ул бик истәлекле бүләк булып тора. Аннары аларны музей экспозицияләре буенча мавыктыргыч экскурсия көтә иде. Ул аларны киләчәктә дә урман хуҗалыгы тарихы белән кызыксынырга, урманнарны сакларга өйрәтте.
Марий Эл һәм Яшел Үзән районыннан килгән кунаклар Саба районы туристлык маршруты буенча экскурсиядә булдылар. Алар Сабабызның матурлыгы, чисталыгы, төзеклегенә сокландылар һәм жәй көне кабат киләчәкләрен әйттеләр.
Сатыш авылы мәдрәсә музеенда Марий Эл Республикасыннан, Яшел Үзән шәһәреннән кунакларга экскурсия уздырылды.Кунаклар музейдагы һәр экспонатны игътибар белән карадылар , үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.Мәдрәсә макетында чагылдырылган уку процессы, мәдрәсәдә шәкертләренең яшәү шартлары аларда аеруча зур кызыксыну уятты. Гарәп телен өйрәнгән кайбер кунаклар үз белемнәрен интерактив тактада сынап карадылар, сүзләр яздылар. Кунаклар музейның интерактив җиһазлануына зур соклануларын белдерделәр.
Гыйззәтуллин Нурулланың тормыш юлы катлаулы була. Сигезеллык мәктәпнең 5 сыйныфын тәмамлагач, колхозда эшче көч җитмәү сәбәпле, трактор сабанында сукачы булып эшкә урнаша. Тракторда эшләү белән мавыгып, Нурулла тракторчылар әзерләү училищесына укырга китә. Урта белемне шунда ук алган. Туган авылына тракторчы булып кайта. Аннары Нурулланы язмыш сукмаклары ераграк алып китә. Башта ул Муром-Ленинград тимер юлының икенче чиратын төзүдә катнаша. 1931-1933 елларда ачылган Беломорканал тимер юлында (Ак диңгезне Балтик диңгезе белән тоташтыра) ремонт эшләрендә катнаша.
18 яшендә Нурулла Бөек Ватан сугышы башлануы турында Карелиядә тимер юл төзелешендә эшләгәндә ишетә. 1942 елның 13 апрелендә Архангельск өлкәсенең Исакогорск хәрби комиссариатыннан армиягә алына.… 1948 елда күкрәгенә орден һәм медальләр тотып әтисе һәм әнисе янына кайта. Бу вакытта аның әтисе Гыйззәтулла Явлаштауда яши һәм урманчы булып эшли. Бер атнадан егет әтисендә эшли башлый. Нурулла гомерен урманны саклауга багышлаган. Әгәр Гыйззәтулла- аның атасы, урман эшенә 20 ел биргән булса, Нурулла үзе 41 ел урман эшендә хезмәт итә! Әлеге тырыш һәм эш сөючән шәхес турында Саба урман хуҗалыгы тарихы музее базасында музей активистлары белән очрашу үткәрелде.
13 октябрьдә, иң мөһим бәйрәм- Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә. Сатыш авылы мәдрәсә музее хезмәткәрләре укучылар өчен 45 ел хезмәт стажы булган Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы механизаторы Габдрахманов Хәмит Кәримулла улы белән очрашу үткәрделәр. Габдрахманов Х.К.- хезмәт сөючән, югары эшкә сәләтле, үзенә ышанып тапшырылган техникага сакчыл карый торган техник белемле белгечнең үрнәге булып тора, яңа техниканы һәм агрегатларны өйрәнүгә һәм куллануга бик җаваплы карый торган механизаторларның берсе. Зур хезмәт стажы булган тәҗрибәле механизатор буларак, яңа уку йортын тәмамлап кайткан яшьләр өчен дә ул остаз булып тора. Габдрахманов Хәмит Кәримулла улы укучыларның һәр соравына җавап бирде, тырышып укырга, спорт белән шөгыльләнергә киңәш итте һәм аларга үз булачак һөнәреңне дөрес сайларга кирәк икәненә ныклы басым ясады.
14 октябрь көнне Район китапханәсе хезмәткәрләре Саба районының Олы Кибәче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен ремонттан соң район китапханәсе буйлап экскурсия үткәрделәр. Балалар китапханә тарихын рәхәтләнеп тыңладылар һәм укучылар өчен яңа мөмкинлекләр белән таныштылар. Икенче өлештә китапханәчеләр Пушкин картасы буенча мастер-класслар үткәрделәр.