ЯҢАЛЫКЛАР


19
сентябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районының "Наз" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр кунак булды. Экскурсия барышында алар бик кызыксынып авыл өе почмагын карап, үзләренең балачагын искә төшерделәр. Алар үскән чорда әби-бабалары бу көнкүреш әйберләрен кулланганнарын искә алып, хәтирәләре белән бүлештеләр.  

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18
сентябрь, 2024 ел
чәршәмбе

16 сентябрь көнне Кызыл Мишә авыл китапханәсендә интернат-мәктәп укучылары өчен «Китап остаханәсе» дигән китапханә дәресе үткәрелде. Балалар бик теләп һәм зур җаваплылык белән китапларны реставрацияләүдә катнаштылар: тышлыкларын  ябыштырдылар, бөгелгән битләрен төзәттеләр, ертылган битләренә кәгазь ябыштырдылар. Балалар өчен мондый чаралар - уен да, хезмәт тә, яңа белем дә. Китаплар төзекләндерү белән шөгыльләнеп, алар чын мәгънәсендә файдалы эш белән мавыгып киттеләр. Балалар эш барышында үз эшләренең мөһимлеген сизделәр, үзләре дә: китапларны сакларга кирәк  дигән нәтиҗәгә килделәр!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Явлаштау авыл китапханәсе «Ак калфак» клуб берләшмәсе белән берлектә шагыйрь, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Шәүкәт Гаделшевич Сибгатуллинның 75 яшьлек юбилеена багышланган әдәби кичә үткәрде. Кичәдә катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен рәхәтләнеп укыдылар, тирән һәм күңелгә үтеп керә торган әсәрләрдән ләззәт алдылар. Шулай ук Татарстан радиосы әзерләгән "Газиз тавышлар. Язмышымның дарьясы: Казан-Төмән арасы" дип исемләнгән  радиотапшыру тыңладылар.

Кичә азагында клуб әгъзалары Төмәннең «Яңарыш» газетасы оештырган викторина сорауларына җаваплар әзерләделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

18нче сентябрь көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Тукай” паркында “Шоколад” балалар бакчасына йөрүче нәни дусларыбызга “Китаплар төрле була” дип исемләнгән әдәби-танып белү сәгате уздырдылар. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырдылар. Чара ахырында бергәләп китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17
сентябрь, 2024 ел
сишәмбе

17 сентябрь көнне Иванова М. И. “Террор юк!” темасына сәнгать бүлеге укучылары белән әңгәмә үткәрде. 
Балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен кабатладылар һәм һәрчак саклык һәм уяулык күрсәтергә кирәклеген аңладылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Гидравлик платформаны көйләү, шулай ук экспозиция модульләрен җыю эшләре алып барыла.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда Кукмара районының 4 нче мәктәбе укучылары кунак булдылар. Балалар беренче бүлек буенча экскурсияне игътибар белән тыңладылар һәм кызыксындырган сорауларын бирделәр. Аннары музейның өченче бүлеге белән танышу өчен икенче катка менделәр. “Хайваннар дөньясы” бүлеге аларда аеруча соклану һәм гаҗәпләнү хисләрен уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Казан шәһәреннән килгән кунаклар өчен Сатыш авылы мәдрәсә музеенда экскурсия үткәрелде. Аларда мәдрәсә макеты, элеккеге тарихи китаплар зур кызыксыну уятты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

16 сентябрь көнне Тукай паркында балалар һәм яшьләр өчен "Китап укуның файдасы:  кызыклы мәгълүматлар һәм саннар" дигән әңгәмә үткәрелде, яңа китаплар белән таныштырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

17нче сентябрь көнне Саба район  китапханәсе хезмәткәрләре  “Г.Тукай” паркында Саба гимназиясенең 3 “Б” сыйныф укучылары өчен “Тукай эзләре буйлап” дип исемләнгән квест-уены үткәрделәр. Укучылар “Г.Тукайның китап битләреннән”, “Г.Тукай турында кызыклы фактлар”, “Сорау миннән, җавап синнән”, “Дөрес яки дөрес түгел” һәм башка мавыктыргыч нокталар буйлап сәяхәт иттеләр. Балалар сынатмыйча, актив җавап биреп,үзләренең белемнәрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Чара “Әдәби алан” проектында катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International