Күңел тынычлыгын югалткан заманда яшибез. Шушы авыр вакытларны ничек сабырлык белән үткәреп җибәрергә, өметләрне өзмәскә, авырлыкларны җиңеп чыгарга һәм башка бик күп төрле сорауларга җавап табар өчен 19 октябрь көнне район китапханәсендә “Иманга илткән юл” проекты кысаларында очрашуга Алмаз хәзрәт Галимҗановны чакырдык. “Диндә һәр сорауга җавап бар”дип исемләнгән чарага Саба гимназиясенең 10 сыйныф укучылары чакырылды. Диннең тормыштагы роле,бала белән әти-әни арасындагы мөнәсәбәтләр, туганлык җепләре, кыз-егет мөнәсәбәтләре, тормыш кыйммәтләре һәм башка бик күп төрле сорауларга Алмаз хәзрәт тулы җаваплар бирде.
Саба район китапханәсе хезмәткәрләре 6 нчы Г, 10 нчы А һәм Б нчы сыйныф укучыларына тематик сәгать үткәрделәр. Рөстәм Нәбиев һәм Дания Нагимнең «Бөртекләп җыелган гомер» китабын тәкъдир иттеләр. Рөстәм Нәбиев 2015 елда Омск өлкәсендә солдат казармасы җимерелүеннән исән калганнарның берсе. Ул вакытта 24 кеше һәлак була. Рөстәм ике клиник үлем, җиде көн кома, 16 операция, 40 көн реанимация, 11 ай хастаханәгә яту кичерә. Аңа исән калу бәхете тия, ләкин егет ике аягын да югалта. Бу китапта Рөстәм үзенең фаҗигале язмышы турында сөйли. Үз фикерләре һәм кичерешләре белән уртаклаша. Авыр сынауларга карамастан, ул үзенең мөмкинлекләренә, көченә ышанычын югалтмый, өйләнә, ике кызы туа. Хәзерге вакытта тауларны яулый. Элекке десантчы социаль челтәрләрдә үзенең шәхси битен актив алып бара, аның өчен «иң тормышны ныгытучы блог»номинациясендә премия ала.
18 октябрьдә Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Любознайки» клуб берләшмәсе өчен «М.Ю.Лермонтов дөньясы» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрделәр. Мультимедиялы презентация ярдәмендә укучылар М.Ю. Лермонтов тормыш юлы һәм иҗаты буенча виртуаль сәяхәттә булдылар. Укучыларга М. Лермонтовның шигырь генә язмыйча, ә скрипкада һәм фортепианода уйнавы, үз шигырьләренә музыка язуы, картиналар да ясавы билгеле булды. Чара ахырында укучылар «Парус», «Утёс», «Осень» һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр.
Саба район балалар китапханәсе «День лермонтовской поэзии в библиотеке» дип исемләнгән XI Төбәкара акциясендә катнашты. Саба гимназиясенең 4 "Д" сыйныф укучылары өчен китапханәчеләр акция турында һәм рус шагыйре, талантлы рәссам, драматург М. Ю. Лермонтов тормышындагы якты вакыйгалар турында сөйләделәр. «Страницы жизни русского поэта» китап күргәмәсендә шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты турында китапханәдә булган әдәбият, шулай ук аның әсәрләре тәкъдим ителде. Чара ахырында укучылар «Парус», «Утёс», «Осень» һ.б. шигырьләрен сәнгатьле итеп укып күрсәттеләр.
Көз якты һәм матур төсләргә, бизәкләргә бай чор. Бу вакыт аралыгы балалар иҗаты өчен илһам чишмәсе дә, табигый материаллар чыганагы да. Бала белән бергәләп эшләнмәләр ясау бик күңелле шөгыль. Эшләнмәләрнең төп элементы – көзге яфраклар! 16нчы октябрьдә Саба район балалар китапханәсендә Саба гимназиясенең 1 "Б" сыйныф укучылары өчен миләш яфракларыннан керпе ясау буенча «Көзге фантазияләр» дип исемләнгән мастер-класс үткәрелде.Чара ахырында көз фасылына багышланган китапларга күзәтү ясалды.
13 нче октябрь көнне Саба район китапханәсендә “Татарча диктант Яз -2023” акциясе узды. Татарча диктантның төп максаты - татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. Шулай итеп бүген һәркем туган теленең ни дәрәҗәдә камил белүен тикшерә алды.
12 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында китапханә каршында эшләп килүче "Өлкәннәр” клубы әгъзалары өчен "Безнең еллар – безнең байлык" дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән үрелеп барды. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.
Музейларда бөтен бер халыкның тарихы, әдәбияты, сәнгате саклана. Музей – ул хәтер хәзинәсе. Саба районы Юлбат авылында да озак еллар дәвамында тарих укытучысы булып эшләгән Сафин Ильдар Фатхулла улының шәхси музее бар. “Туган якны өйрәнүчеләр” клубына йөрүчеләр, тарих белән кызыксынучылар өчен шул музейга сәяхәт оештырылды. Ильдар абыйның еллар дәвамында җыелган экспонатлары, Юлбат авылы тарихы турында күп кенә мәгълүмат тупланылды. Әлеге музей татар халкының элеккеге тормышын чагылдырган бай тарихи ядъкәре булып тора.
11нче октябрь көнне Саба гимназиясенең 1 "В" сыйныф укучыларына Саба район балалар китапханәсе китапханәчеләре “Әкиятләр иленә сәяхәт” дип исемләнгән әдәби-тану сәгате уздырдылар. Укучылар викторина сорауларына җавап бирү, табышмакларга җавап табу, әкиятләрне иллюстрацияләр буенча тану, әкият предметларын тану һәм пазл төзү кебек биремнәрне үтәделәр. Чараның икенче өлешендә «Китапның дусты мин» мастер-классы оештырылды. Укучылар китап кыстыргычының тарихы турында тыңладылар, ә аннары төсле эшләнмәләрдән яраткан китаплар өчен китап кыстыргычлар ясадылар.
Балаларда туган як табигатенә карата кызыксыну теләген уяту максатыннан Саба урман хуҗалыгы тарихы музее хезмәткәрләре укучыларга «Үсемлекләр дөньясы белән танышу» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде. Чара барышында балаларны үсемлекләренең кайбер төрләре, аларның үсү тәртибе, тәбигый үзенчәлекләре, хуҗалык тормышында кулланылышы, әһәмияте белән таныштыру бурычы куелды.