3 август көнне Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинның тууына 80 ел тулу уңаеннан Саба Район китапханәсендә “Равил Фәйзуллин: шәхес, иҗат, заман” дип исемләнгән шигырь сәгате үткәрелде, китапларыннан өзекләр, шигырьләре укылды.
2 августта Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре “Гаилә” паркында "Әллүки" балалар бакчасының зурлар төркеме балалары өчен "Почемучковедение" дип исемләнгән экологик сәгать үткәрделәр.
1 август көнне шагыйрь Роберт Миңнуллинның тууына 75 ел тулу уңаеннан, “Җәйге китапханә” проекты кысаларында, “Шатлык” балалар бакчасында Саба район балалар китапханәсе “Роберт Миңнуллин иҗатында балачак иле” дип исемләнгән әдәби сәгате үткәрде.
Саба урман хуҗалыгы тарихы музее Донбасста сугыш корбаннары булган балаларны искә алу көненә багышланган истәлекле акция үткәрүгә кушылды. Кораллы конфликт вакытында һәлак булган балалар истәлегенә багышланган акция чарасы Лесхоз торак пунктының символик урынында узды. Акциянең символы булып ак шарлар, кәгазь кораблар һәм күгәрченнәр, фонарьлар, шулай ук ак төстәге чәчәкләр булып тора. Билгесез солдат һәйкәле мемориалы янында бер минут тынлык игълан ителде һәм вакытсыз киткән Донбасс фәрештәләре истәлеге хөрмәтләнде.
Сатыш авылы мәдрәсә музей хезмәткәрләре террорчылыкка каршы көрәш программасы кысаларында “Террорчылык – ул рәхимсезлек” дип исемләгән темага лекция үткәрделәр. Лекция барышында балалар террорчылык сүзенең мәгънәсенә төшенделәр. Аның кайгы, күз яшьләре, матди зыян, җимереклек һәм кеше корбаннары китерүе турында белделәр. Террорчылыкның йөзе күп төрле булуы һәм аңа каршы тору ысуллары турында да балаларга мәгълүмат җиткерелде.
Әбинең сандыгы - борынгы һәм кыйммәтле әйберләр хәзинәсе.Олы Кибәче авыл китапханәсе мөдире «Дуслык» мәктәп яны лагерендагы балалар өчен авыл китапханәсендә халкыбыз мирасына,аларның эшләренә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан "Әбиемнең күңелле сандыгы" дип исемләнгән танып белү сәгате һәм татар халкы орнаментларын кулланып мастер-класс оештырылды.Китапханәче балалар белән бергә борынгы әйберләр һәм аларны хәзер ничек һәм нәрсә алыштыруы хакында сөйләште. Чара ахырында китапханәче балаларга хәзер теләсә нәрсәне сатып алырга мөмкин,ә борынгы заманда юк, шуңа күрә безнең әби- бабаларыбыз барысын да үз куллары белән ясаганнар, дип аңлатты. Чараның икенче өлешендә балалар татар орнаментлары рәвешендә брошлар һәм чәч кыстыргычлар ясадылар. Бу шөгыль балаларга бик ошады.
Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы уңаеннан, 13 июнь көнне Саба район китапханәсе, Эзмә урта мәктәбе каршында оешкан "Дуслык" ял лагерена йөрүче укучылар өчен “Мин кулыма китап алам” дип исемләнгән әдәби-интеллектуаль уен үткәрде. Уен 5 өлештән: “Тел-милләт бизәге”, “Тапкырларга табышмак” , “Төрле милләт киемнәрен таныйсыңмы”, “Татар халкының милли уеннары” һәм “Әбиемнең серле сандыгы” нан торды. Укучылар сынатмадылар, актив җавап биреп үз белемнәрен, осталыкларын күрсәттеләр. Чара балалар уз куллары белән беләзек ясау мастер-классы белән тәмамланды.
Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның туган көне уңаеннан, 6 июньдә Татарстан китапханәләрендә “Пушкин нон-стоп" республика акциясе старт алды. Шул уңайдан Саба район китапханәсе хезмәткәрләре Саба гимназиясе каршында оешкан «Мирас» мәктәп яны лагеры укучылары өчен «Пушкин нон-стоп» республика акциясен үткәрделәр. Китапханәчеләр шагыйрьнең тормышы һәм язмышы турында сөйләп, «Мин Пушкинны укыйм» китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Һәр укучы шагыйрьнең шигырләреннән, әкиятләреннән өзекләрне сәнгатьле итеп укыдылар. Чара ахырында укучыларга рәхмәт хаты һәм истәлек бүләкләр тапшырылды.
1 июнь көнне «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләре Казан дәүләт циркында бүләкләү тантанасында катнаштылар.
Тантаналы чара проектның 10 еллык юбилей елын ачуга багышланды. Җиңүчеләр һәм проектның активистлары өчен "Барысы да яхшы булачак!" - тамашасы тәкъдим ителде.
Җиңүчеләр:
1 сыйныф арасында – Закиров Самир (Сәләтле балалар өчен аерым предметлар тирәнтен өйрәнелә торган урта гомуми белем мәктәп-интернаты)
2 сыйныфлар арасында – Сабитова Алия (Эзмә урта мәктәбе)
3 сыйныфлар арасында – Андреева Мәрьям (МБГУ “Шәмәрдән лицее “Үсеш”)
4 сыйныфлар арасында – Габсаттарова Зәмирә (Килдебәк урта мәктәбе)
Җиңүчеләргә Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Саба район китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә» паркында безнең район балалары өчен иҗади мастер-класслар үткәрделәр. Балалар беләзекләр, татар орнаменты белән брошкалар һәм шарлардан төрле фигуралар ясарга өйрәнделәр. Шулай ук чарада журналлар тәкъдим ителде. Балалар әкият геройларын бик теләп буядылар. Бәйрәм балаларга да, өлкәннәргә дә ошады.