Череповец шәһәрендә ХІ бөтенроссия кышкы авыл спорт уеннары тәмамланды. Ярышларда 49 төбәктән 680 атлет катнашты. Татарстан Республикасы данын Саба, Яшел Үзән, Кукмара һәм Спас районнарыннан 17 спортчы яклады. Уеннарда иң яхшы нәтиҗәне күрсәтеп Татарстан командасы 1 урын, ә балалар китапханәсе хезмәткәре Шакирҗанова Илсөяр үзенең гаиләсе белән турнирда 2 урынны алдылар.
23 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Галимҗанов Камил Әгъләмҗан улының 85 яшьлек юбилеена багышланган "Яшьнәп үткән яшьлек" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. «Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән мәкаль Камиль абый тормышына туры килеп тора кебек. Ул яшәү дәверендә тракторист та, шофёр да, зоотехник та, төзүче-инженер да, пекарняда директор да, биюче дә, спортсмен-тренер да булган кеше. Һәр һөнәрне зур кызыксынучанлык белән үзләштергән. 2022 елда балалар һәм яшьүсмерләр өчен спортта хоккей, туплы хоккей, шорт-трек төрләре буенча тренерлык уңышлары өчен Татарстан Республикасы спорт министрлыгыннан “Татарстан Республикасы физик культура һәм спорт отличнигы” билгесе белән, күпсанлы медальләр, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Кичәгә балалар һәм яшьүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчесе Хисамов Рифат Револь улы, ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Үзәк мәчет имам-хатибы Яхин Ильдар Мәхмүт улы, "Өлкәннәр" клубларының актив әгъзалары, хезмәттәш дуслары да килгән иде. Барысы да Камиль абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Бәйрәм хөрмәтенә район мәдәният йорты хореографы Айсылу Зарипова һәм юбилярыбыз вальс биюе башкардылар, Саба сәнгать мәктәбендә укучы балалар да матур бию белән чыгыш ясадылар. Дус-туганнардан, оныклардан видео-котлаулар, матур җырлар яңгырады. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
2023 елның 24 мартында Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда РСФСР һәм ТАССРның Атказанган урманчысы, «Почет Билгесе» һәм «Октябрь революциясе» орденнары кавалеры Нургали Миңнеханович Миңнеханов истәлегенә ачык ишекләр көне оештырылачак. Килүчеләргә легендар урманчы һәм аның казанышлары турында биографик хикәя биреләчәк. Теләге булган һәркем Урман хуҗалыгы тарихына багышланган уникаль музейга килә ала. Экспонатлар арасында уникаль фотолар, кораллар, шулай ук урман тормышын һәм анда яшәүчеләрне сурәтләгән экспозиция бар.
22нче март көнне Саба район балалар китапханәсе хезмәткәрләре ДБГБУ “Саба интернат-мәктәбе” укучылары өчен “Табигатьне саклыйк” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чара барышында укучылар экологиянең нәрсә икәнен, табигатьне ничек сакларга кирәклеген, кешенең әйләнә – тирә мохиткә нинди йогынты ясавын һәм уртак йортыбызны -Җир планетасын саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәклеген белделәр. Ә чараның икенче өлешендә табигатьне саклап калуга багышланган пазл җыйдылар һәм “Табигать уртак йортыбыз” рәсемен буядылар. Чара ахырында “Свирелька” һәм “Салават күпере” журналларына күзәтү ясалды.
Тормышыбызга яңа агым килеп керде, ул -үз кулың белән бизәп киемне ,көндәлек куллану әйберләрен заманча итеп бизәү, яңарту . 21 март көнне Саба район китапханәсендә сумка-шоппер бизәү буенча мастер класс оештырдылар. Чара да рәсем сәнгатенә тартылучы Саба гимназиясенең 11 а сыйныфы катнашты . Эш тәртибен аңлатканнан соң һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп рәсем төшерү,буяу эшләрен яратып башкарды,һәм нәтижәдә көндәлек куллануга яраклы,кабатланмас иҗат эше үзенең матур нәтижәсен бирде.
2023 елның 1 - 19 февраль аралыгында Бөтендөнья татар конгрессы, «Татарлар» газетасы «Солдат альбомы-2023» конкурсын игълан иткән иде. Бәйге ике номинациядә үтте. Катнашучылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга хат язды һәм 10-15 яшьлек балалар, яшүсмерләр рәсем-открытка ясады. Җинүчеләр арасында Саба районыннан «Солдатка хат» номинациясендә Сөмбелә Ибраһимова (Яңа Мичән авылы), «Рәсем-открытка» номинациясендә Филсинә Хидиятуллина (Югары Шытсу авылы) да бар. 21 март көнне бүләкләү тантанасында җиңүчеләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Якташларыбызны зур җиңүләре белән котлыйбыз!
Саба урман хуҗалыгы музеенда Лесхоз урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен «Пушкин картасы» буенча агач тоз савыт рәсеме буенча мастер-класс үткәрелде.Музей хезмәткәрләре балаларга агач савыт-сабаның иң танылган рәсеме турында сөйләделәр. Мастер-класста катнашучылар үзләренең тоз савытларын якты буяулар белән бик теләп буядылар.
Агач эшләнмәләрен буяу буенча мастер-класс укучылар өчен бик яхшы. Агач тоз савытны төрле техникада ясарга мөмкин: гжель, хохлома, Белгород рәсеме һ. б.
Агач әйберләр матур гына түгел-экологик чиста материал. Агач продуктларны куллану куркынычсыз гына түгел, сәламәтлек өчен дә файдалы. Русьта гасырлар дәвамында агач савыт-сабадан агач ашханә приборлары белән ашаганнар һәм картлыкларына кадәр сәламәт булганнар.
16 март көнне Саба район китапханәсенең уку залында хезмәт ветераны, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзасы Гатауллин Кәримулла Гатаулла улының 75 яшьлек юбилеена багышланган "Эш сөйгәнне – ил сөяр" дип исемләнгән портрет-кичә үткәрелде. Кәримулла абый профессиясе буенча агроном һәм шул профессиягә гомере буенча тугъры кала. Кичәгә ветераннар советы җитәкчесе Ильясов Фәнил Ильяс улы, Үзәк мәчет имам-хатибы Яхин Ильдар Мәхмүт улы, "Өлкәннәр" клубының актив әгъзалары килгән иде. Барысы да Кәримулла абыйны чын күңелдән котлап матур теләкләрен җиткерделәр. Чара ахырында үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы коллектив исеменнән юбилярга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Олы Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы мөдире белән берлектә кече сыйныф укучылары өчен язучының "кечкенә Банунының тарихы"әсәре буенча әдәби сәгать үткәрәләр. Укучылар китапханәче хикәясен тыңладылар, Бану исемле кызның авыр балачагы, язучының иҗаты турында презентация карадылар. Дәрес ахырында укучылар әсәр һәм төп герой турында үз фикерләре белән уртаклаштылар. Ә чараның икенче өлешендә авылның башлангыч сыйныф укытучысы Чабья Чурчи авылында яшәүче Мөхлисова Назира Сәгыйткызы белән очрашу - әңгәмә оештырдылар . Чара барышында ул балаларга укытучы һөнәре турында сөйләде , балаларга үзенең беренче альбомын күрсәтте , онытылмас мәктәп елларын искә төшерде, кызыклы булган хәлләрен әйтеп үтте. Аңа мәктәп, эш турында күп сораулар бирделәр . Укытучы балаларга белем алырга гына булышмый , ул балаларга үзләрендә иң яхшы сыйфатларны табарга һәм үстерергә, тормышта дөрес юлны сайларга.
Олы Кибәче авыл китапханәсе диварларында " Китап дөньясы. Басманың белешмә аппараты дигән темага библиографик дәрес уздырылды. Китапханәче китапның нәрсәдән торганын, китапның белешмә аппараты ни өчен һәм басмада кирәкле мәгълүматны ничек җиңел табарга кирәклеген сөйләде. Балалар белешмә әдәбиятка: сүзлекләр, белешмәлекләр, энциклопедияләр һәм басмалар аппаратына нәрсә караганын белделәр: аннотация, кереш сүз, автор турында белешмә.Чара ахырында китапханәче белешмә аппараты булган китаплар күргәзмәсенә күзәтү үткәрде.