Күмәкләштерү чорында Сатыш авылында "Марс" колхозы оештырыла, аның беренче рәисе Садыйков була. 1960 елда "Эшче", "Кызыл Йолдыз" һәм "Марс" колхозлары "Молотов" колхозына берләштерелә, соңыннан ул "Марс" дип үзгәртелә. 2003 елда "Марс" колхозы крестьян (фермер) хуҗалыгы исемен ала, ә 2015 елдан "Саба" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең "Сатыш" бүлекчәсе булып тора. 1929 елда авылда "Марс" колхозы төзелә. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда “Туган якны өйрәнүчеләр” клубының чираттагы утырышы «Марс колхозы тарихы» темасына багышланды.
24 сентябрь көнне Саба гимназиясенең 4 "А" сыйныф укучылары Үзәк балалар китапханәсендә булдылар. Укучылар "Әдәби алан" проектында катнашу кагыйдәләре белән таныштылар. Аларга проектның биремнәре тәкъдим ителде, китап күргәзмәсенә дә күзәтү үткәрелде.
Табигатьнең иң гүзәл һәм бай чорында – сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар үзләренең һөнәри бәйрәмен билгели. Менә шул уңайдан Саба туган якны өйрәнү музеебызда әлеге һөнәргә багышланган очрашу үткәрелде. Бүген бирегә килгән урманчыларыбыз, Саба урман хуҗалыгы тарихын өйрәнү музее хезмәткәрләре һәм Саба гимназиясенең “Мәктәп урманчылыгы” берләшмәсендә йөрүче 8 сыйныф укучылары чакырылды. Залыбызда исә әлеге өлкәне чагылдырган вакытлы күргәзмә урнаштырдык. Ул Саба урман сәнәгате хуҗалыгының формалашуы һәм ныгуына, Татарстан урман хуҗалыгы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләребезгә багышлана.
Укучылар, килгән кунаклар белән берлектә районыбызда лесхозларны һәм урманчылыкларны оештыру, урманның тоткан роле, файдасы һәм аны саклауда безнең керткән өлешебез турында фикер алыштык.
"Зыянлы гадәтләрнең зарары" темасына профилактик әңгәмә тыңлаучыларда алкоголь һәм башка зарарлы гадәтләрнең сәламәтлеккә, тормышка аеруча куркыныч китерүен аңлауга, шулай ук сәламәт яшәү рәвеше алып баруга мотивация булдырырга тиеш. Сатыш авылы мәдрәсә музеенда укучылар өчен үткәрелгән әңгәмәдә кешенең сәламәтлегенә, социаль тормышына һәм киләчәгенә зарарлы гадәтләрнең йогынтысы, шулай ук зарарлы гадәтләрне профилактикалау һәм бетерү ысуллары турында сүз барды.
Кече Кибәче авыл китапханәсендә “Туган көн белән,"Шәһри Казан!" мәгълүмати почмак оештырылды һәм күзәтү ясалды.Чараның төп максаты-китапханәнең мәгълүмати ресурсларын ачу, укучыларның игътибарын вакытлы матбугатка җәлеп итү. Укучыларга бу еллар эчендә басманың форматын нәрсә үзгәртүе, шулай ук беренче мөхәррирнең кем булуы турында белү кызык иде. Чара барышында газетаның рубрикалары белән таныштык. Газета эчтәлеге буенча бик кызыклы, теләсә кайсы укучы анда үзенә файдалы нәрсә табачак.
2025 елның 12 сентябрендә Шәмәрдән китапханәсе Шәмәрдән лицее укучылары өчен «Ваш помощник –телефон доверия» мәгълүмат сәгате үткәрде. Китапханәчеләр балаларга ышаныч телефоны авыр ситуациядә ярдәм алырга мөмкинлек бирә, дип сөйләделәр. Чара балалар арасында ышаныч телефонын популярлаштыруга юнәлдерелгән иде.
11 сентябрь көнне Шәмәрдән авыл һәм балалар китапханәләре «Рухият» клуб берләшмәсе өчен «Кошлар - безнең дуслар!» дигән белем сәгате үткәрделәр. Чара башында китапханәчеләр балаларга кошлар тормышыннан кызыклы фактлар, аларның кешегә нинди файда китерүләре турында сөйләделәр. Әңгәмәдән соң балалар табышмакларга, ребусларга җавап бирделәр, кошлар турындагы мәкальләрне һәм әйтемнәрне искә төшерәчәкләр. Шулай ук балаларга тематик китаплар тәкъдим ителде. Китап битләрендә танылган һәм гаҗәеп кошларны очраттылар.
10 сентябрь көнне Шекше авыл китапханәсендә Халыкара грамоталылык көненә багышланган «Грамоталылык дөньясына сәяхәт» исемле танып-белү викторинасы узды. Башта китапханәче ни өчен бу бәйрәмнең халыкара бәйрәм дип аталуы, грамоталы кешенең нинди булуы турында сөйләде һәм дөньяда укый- яза белми торган кешеләр саны турында кызыклы статистик мәгълүматлар китерде. Теоретик өлештән соң катнашучылар практикага күчтеләр: балалар китапханәче белән бергә төрле табышмаклар чиштеләр, логик биремнәр эшләделәр һәм грамоталылык белән бәйле мөһим темалар турында фикер алыштылар. Эшләгән биремнәр балаларның үз белемнәрен тикшерергә һәм көндәлек тормышта грамоталылыкның никадәр мөһим булуын аңларга ярдәм итте.
10.09.2025 конне Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсенең Тукай паркында "Саба балалар сәнгать мәктәбе хореография бүлегенең 4-5 кл укучылары белән террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көненә багышланган чара үткәрелде. Чара балалар өчен аңлаешлы формада иң мөһиме – тынычлык, иминлек һәм кешелеклелек турында сөйләшү өчен оештырылды. Кереш әңгәмәдә укытучылар Гарипова Г.М., Мөбарәкҗанова А. З. террорчылыкның нәрсә икәнлеге, ни өчен ул явызлык һәм ни өчен аның каршылыгында бердәм булу мөһим икәнлеге турында кыскача сөйләшүдән башладылар. Төп басым уңай кыйммәтләргә: дуслыкка, ярдәмгә, геройлар турында хәтергә һәм тыныч тормышның мөһимлегенә ясалды. Теманы ныгыту өчен тематик викторина үткәрелде. Балалар куркынычсызлык кагыйдәләре, катлаулы ситуацияләрдә эш итү, милли бердәмлек һәм тынычлык символлары турындагы сорауларга җавап бирделәр. Балалар активлык күрсәттеләр һәм яхшы белемнәрен күрсәттеләр. Аннары балалар "Теләкләр агачы" исемле зур плакат әзерләделәр. Һәр бала агачның тармакларына үз теләген язды. Балалар "һәркемнең исән-сау булуын телим", "бөтен кешегә тынычлык телим", "сугыш булмасын"дигән теләкләр яздылар. Плакат якты, ихлас килеп чыкты һәм балаларның яхшылыкка ышанычының күрсәтмә символына әверелде.
Чара "Без – тынычлык өчен!" флешмобы белән тәмамланды."Бу гамәл безнең коллективның тыныч күккә омтылуда бердәмлеген һәм теләктәшлеген ачык күрсәтте.
Чара җылы һәм ышанычлы атмосферада узды. Уен һәм иҗади форматлар аша педагоглар балаларга җитди һәм мөһим фикерләр җиткерә алды. Балалар үзләренең белемнәрен күрсәтеп кенә калмадылар, ә тынычлык символы – "Теләкләр агачы"булдыруда актив катнашып, үзләренең хисләрен һәм өметләрен белдерделәр.
Ел саен 9 сентябрьдә Бөтендөнья матурлык көне билгеләп үтелә. Россия бәйрәмгә 1999 елда кушылды. Халыкара эстетика һәм косметология комитеты инициативасы белән туган бу бәйрәм, асылташ кебек, күп яклары белән ялтырап тора. Асылда, безнең һәрберебез, яшькә һәм һөнәргә карамастан, бу көнне үзебезнеке дип саный ала. Бөтендөнья матурлык көне-тышкы кыяфәт турында сөйләшү өчен сәбәп кенә түгел, сәламәт үз-үзеңә бәя һәм үз-үзеңә мәхәббәт формалаштыруның мөһим мәсьәләләренә кагылу өчен менә дигән мөмкинлек тә. Безнең һәрберебез уникаль, һәм безнең эчке матурлыгыбыз ышаныч һәм бәхет тудыруда төп рольне уйный. 10 сентябрь көнне Бөтендөнья матурлык көненә багышланган «#Дарю тепло» акциясенә Иштуган авыл китапханәсе дә кушылды. Китапханә мөдире үтеп баручыларга матур буклетлар өләште һәм матурлык көне турында сөйләде.