ЯҢАЛЫКЛАР


7
октябрь, 2024 ел
дүшәмбе

Шәмәрдән авыл китапханәсендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Йорт хайваннары» дигән танып белү сәгате үтте. Чара балаларда йорт хайваннарына карата җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләүгә юнәлдерелде. Балалар шигъри минутта актив катнаштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, йорт хайваннарының тавышларын белделәр, әниләрен эзләделәр. Алар тәкъдим ителгән китап күргәзмәсендә йорт хайваннары тормышыннан бик күп гадәти булмаган һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Чара бик мавыктыргыч узды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

5 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе "Кол Гали - татар халкының бөек шагыйре" дигән әдәби сәгать үткәрде. Чарада балалар урта гасырларның бөек шагыйре Кол Гали биографиясе, аның әдәби иҗаты белән таныштылар. Кол Гали-төрки әдәбиятның күренекле вәкиле һәм «Кыйсса белән Йосыф» әсәренең авторы. Чара тематик презентация карау белән үрелеп барды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю һәм декоратив штукатурка белән эшләү бара.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба урман хуҗалыгы тарихы музеенда ТР Саба районының "Балкыш" тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр кунак булды. Урманчыларның урман хуҗалыгын алып бару, илнең яшел алтынын саклау, үрчетү өлкәсендәге казанышлары һәм халыкның тормыш-көнкүрешен чын күңелдән сокланып карадылар, кунакларыбыз теләкләр китабында истәлекле язмалар калдырдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре якташыбыз, шагыйрь Зөфәр Шәйхетдиновның өендә булып, аның тормыш иптәше Физия Корбан кызы белән очраштылар. Шагыйрьнең тормыш юлы, ижаты, шәхси китапханәсе белән таныштылар. Физия Корбан кызы исә якташыбызның күп кенә истәлекле фото, авторның кулъязмаларын, шәхси әйберләрен музейга тапшырды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче татар төбәкчеләре оешмасы җитәкчесе профессор Альберт Борханов тарафыннан оештырылган X Евразия фәнни-төбәк тарихын өйрәнү форумы үткәрелде. Шул исәптән, Саба туган якны өйрәнү музеенда клуб берләшмәсенә йөрүчеләрнең чираттагы утырышында әлеге форумда катнашып, чыгыш ясаган туган якны өйрәнүче Сафин Илдар Фатхулла улы очрашуда булган күңелле мизгелләр, вакыйгалар, яңалыклар белән уртаклашты

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

4
октябрь, 2024 ел
җомга

4 октябрь көнне район китапханәсе хезмәткәрләре Олыяз балалар бакчасының  балалары өчен ремонттан соң район китапханәсе буенча экскурсия үткәрделәр. Яхшы китап-гомер буе дус. Китапханәнең бурычы-үсеп килүче буында китапка һәм укуга мәхәббәт тәрбияләү, дөньяга карашны һәм кызыксынуны киңәйтү, аларда китапларга сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Балаларга «Китаплар төрле була» әдәби-танып белү сәгате уздырылды. Китапханәчеләр иң зур һәм иң кечкенә, иң акыллы һәм иң тылсымлы китап белән таныштырып, китаплар белән эш итү кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара “Беләзек ясау” мастер-класслары белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

2024 елның 4 октябрендә “Х. һәм А.Вәлиуллиннар исемендәге Саба  балалар сәнгать мәктәбенең” фойесында сәнгать бүлеге укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы «Минем иң яхшы әтием» дигән рәсем күргәзмәсе әзерләгәннәр, ул Әтинең бөтенроссия көненә багышланды. Бу бәйрәм әтинең үсеп килүче яшь буынны тәрбияләүдә ролен җәлеп итү һәм гаиләне ныгыту максатыннан оештырылды. Балалар яраткан әтиләренең озын, матур, игелекле һәм хезмәт сөючән әтиләрен чагылдырган матур рәсемнәр ясадылар. Әти бернинди кыенлыклардан да курыкмый һәм үзенең барлык яхшы киңәшләрендә ярдәм итә. Әти алар өчен - яклаучы да, ярдәмче дә, дус та, гади генә - герой да. Үз рәсемнәрендә балалар туган кешегә - әтигә булган мәхәббәтен белдерделәр. Рәсемнәр ачык һәм эчкерсез килеп чыкты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3 октябрь көнне Саба үзәк китапханәсенең уку залында өлкәннәр атналыгы уңаеннан, китапханә каршында эшләп килүче “Өлкәннәр”, "Мишә дулкыннары", "Сөембикә", "Алтын куллар" клублары өчен "Яшьлегемә кире кайтам мин..." дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Кичәбездә кунак булып якташыбыз филолог Рифат Сверигин һәм балалар язучысы Рафис Корбан катнаштылар. Алар үзләренең иҗатлары белән таныштырдылар, өлкәннәребез белән җанлы матур әңгәмә кордылар. Скрапбукинг техникасы белән блокнот ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Бәйрәм чәй өстәле артында матурдан-матур шигырьләр сөйләп, җырлар җырлап, уеннар белән дәвам итте. Чара ахырында китапханәләр системасы директоры  Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең матур теләкләрен җиткерде.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

3
октябрь, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Саба туган якны өйрәнү музеенда бинаны капиталь ремонтлау эшләре дәвам итә. Экспозиция модульләрен җыю һәм декоратив штукатурка белән эшләү бара.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International