ЯҢАЛЫКЛАР


13
февраль, 2023 ел
дүшәмбе

13нче февраль көнне “Куркынычсыз Рунет атналыгы 2023 “ көне уңаеннан Саба гимназиянең 4  “В” сыйныфы укучылары өчен "Куркынычсыз һәм файдалы интернет"дигән танып белү сәгате үткәрелде. Чарада район балалар китапханәсе хезмәткәрләре Интернетның нәрсә икәнлеген, челтәрдә мөстәкыйль эш башлар алдыннан нинди төп кагыйдәләрне белергә, мошенниклыктан ничек сакланырга кирәклеген сөйләделәр. Ә укучылар Интернетта вакытны ничек уздырулары, интернетның нинди файда китерүе һәм зыян китерә алуы турында бүлештеләр. Чара интернетта куркынычсыз тәртип кагыйдәләренә багышланган викторина белән тәмамланды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

12
февраль, 2023 ел
якшәмбе

Изге Рамазан ае якынлаша. Һәр мөслимә үз балаларына бер ай алдан ук төрле биремнән әзерләргә тырыша. Бүген адвент-календарь ясау буенча мастер-класс узды. Мастер-класста "Хыял" яшь әниләр клубы әгъзалары һәм аларның балалары катнашты.
Тәрәзәләр һәм биремнәр белән плакат формасындагы  календарь изге ай көннәрендә нәрсә эшләргә кирәклеген күрсәтә. Көн саен мондый биремнәрне үтәү һәм моның өчен бүләкләр алу дулкынландыргыч һәм бәйрәмгә тылсымлы атмосфера өсти!

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

 

    15 февраль-Әфганстан территориясендә хәрби конфликтта катнашып, үз гомерләрен биргән кешеләрне искә алу көне. Шул уңайдан, 11 февраль көнне Юлбат мәдәният йорты хезмәткәрләре «Әфганстан тарафыннан көйгән җаннар…», ул чорның кадрларын, тарихи белешмәләрне тыңлап һәм слайдларда карап , кыскача күзәтү ясадылар. Укучылар илебез тарихы турында белемнәрен тулыландырдылар, ватанпәрвәрлек, Ватанга мәхәббәт хисләрен, буыннарның тарихи бәйләнешен күрделәр.                                          Әфган сугышы тәмамлануга күп еллар үтте. Авыр сугыш, ул озак ун ел дәвам итә. Совет сугышчылары үз бурычларын намус белән үтәделәр, безнең чикләребезне сакладылар. Анда бик күп үлүчеләр, геройлар бар. Алар арасында 1982 елда Әфганстанда һәлак булган якташыбыз Тенеки авылында туып-үскән Харисов Илгизәр Тимершаех улы да бар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

11
февраль, 2023 ел
шимбә

11 февраль көнне Килдебәк авыл китапханәчесе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә, авыл фельдшеры  Кәримуллина Алия Рафаэль кызы белән очрашу үткәрделәр.
   Чараның девизы булып  «Сәламәтлек бушлай бирелми, аның өчен көрәшергә кирәк» дигән сүзләр торды. Чыннан да, кеше үз сәламәтлеген үзе төзүче.
   Фельдешер һәр кеше өчен сәламәт яшәү рәвешенең мөһимлеге турында сөйләде.  Чарабыз  җанлы диалог формасында дәвам итеп, анда балалар сәламәт яшәү рәвешенә үзләренең карашларын белдерделәр, спорт төрләре турында сөйләделәр.
  Кеше сәламәтлеге никадәр ныграк булса, ул авыруларга яхшырак каршы торуын ассызыкладылар.
Ә чараның икенче өлешендә «Кызлар– PARTY»  күңел ачу программасы оештырылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

10
февраль, 2023 ел
җомга

Әкиятләр аша туган телебезнең байлыгын, матурлыгын күрсәтү, туган якка мәхәббәт тәрбияләү, балалардагы уңай сыйфатларны тәрбияләү максатыннан  Явлаштау “Ромашка” балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар  белән “Әкияттә кунакта” дип исемләнгән әдәби сәгать  уздырылды. Балаларга татар халык әкиятләре укылды, “Шалкан” әкиятен балалар үзләре сөйләделәр. “Югалган матурлык” әкиятен тыңлаганнан соң балалар  Әни кешегә ярдәм итү максатыннан ак биткә төшерелгән милли бизәкләрне буядылар.Әкият китаплары белән таныштылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

9
февраль, 2023 ел
пәнҗешәмбе

9нчы февраль көнне Район балалар китапханәсе хезмәткәрләре  «Любознайки» клуб берләшмәсе укучылары өчен шагыйрь, драматург һәм прозаик Фәнис Яруллинның тууына 85 ел  тулу уңаеннан «Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин»дип исемләнгән әдәби сәгать  үткәрделәр. Китапханәчеләр укучыларга  әдипнең  тормышы һәм иҗатына багышланган презентация күрсәтеп,  «Күпкырлы талант иясе Фәнис Яруллин» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар.Чара ахырында укучылар  тарафыннан Ф.Яруллинның “Яз гөлләре” китабыннан “Әйбәт тә минем әби”, “Гайни”, “Февраль”,“Сез иң гүзәл кеше икәнсез” шигырьләре сәнгатьле итеп укылды.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

9 февраль көнне Район китапханәсенең уку залында “Өлкәннәр” клубына йөрүчеләр  өчен Татарстанның халык шагыйре, язучы,  драматург Ф. Яруллинның тууына 85 ел тулу уңаеннан, “Шигырьләрем дәва булсын” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче язучының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләде, китап күргәзмәсе белән таныштырды. Чара барышында китап укучыларыбыз татар халкының яраткан язучысының шигырьләрен кычкырып укыдылар.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

8
февраль, 2023 ел
чәршәмбе

Татарстан китап нәшрияты һәм Татнетны үстерү фонды белән бергә Дөньякүләм проект- әдәби марафон эшләп килә. Бу проектның максаты: татарча китаплар, әдәби әсәрләр уку гадәтен формалаштыру. Проект кысаларында 21 көн  татарча әдәби әсәр укырга һәм укылган әдәби әсәрләр, өзекне үз сәхифәңдә башкаларны да кызыктырырлык итеп, медиафайллар өстәп, контакт челтәренә урнаштырырга кирәк. Әлеге әдәби марафонда Юлбат авыл китапханәсенең китап укучылары да актив катнашып киләләр. 7 февраль көнне Юлбат авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, “Китап – якты нур”дип исемләнгән  бик мавыктыргыч, эшлекле очрашу –әдәби сәгать үткәрдек.

Марафонда катнашучылар укыган китаплары,шушы китапларның авторлары турында фикер алыштылар.Үзләренә ошаган китапларны бер- берсенә тәкъдим иттеләр,  укыган китаплардан иң кызык дип тапкан өлешләрен кычкырып укыдылар.Киләчәктә дә   марафоннарда автив катнашырбыз дигән теләктә калдык.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Олы  Нырты авыл китапханәсе мөдире, Чабья Чурчи авыл клубы белән берлектә (бирү пункты) Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан "Татарлар" газетасы белән берлектә оештырылган "альбом солдаты"онлайн конкурсында катнашып ,"Минем әти солдат » дигән темага рәсемнәр һәм открыткалар ясау  конкурсы  үткәрделәр. Ватанны саклаучылар көне-балаларга кыюлык, батырлык, турында тагын бер кат искә төшерү мөмкинлеге ул. Саклаучылар һәр гаиләдә бар: бабайлар, абыйлар, олы абыйлар, һәм, әлбәттә, безнең яраткан әтиләр. Чара барышында балалар төрле хәрби һөнәрләр, хәрби техника, җир өсте, һава һәм су транспорты сурәтләнгән рәсемнәрен күрсәттеләр. Рәсем конкурсы-ул балаларда Ватан тарихы белән кызыксыну тәрбияләү, шулай ук балаларга үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтү мөмкинлеге дә туды . Күргәзмәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары катнашты.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

7
февраль, 2023 ел
сишәмбе

Саба районы китапханәчеләре махсус хәрби операциядә катнашучы егетләргә һәм аларның гаиләләренә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышалар. Китапханәчеләр һәм китапханә каршындагы клуб берләшмәләренә йөрүче ханымнар, бар күңел җылыларын биреп, йон оекбашлар бәйләделәр. Барлык оекбашлар да гуманитар ярдәм пунктына тапшырылды. Ир-егетләребезнең  исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтуларын, илебездә һәрвакыт тынычлык булуын  телибез.

Тэги: Мәдәният бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International