Татарстан-илнең иң бай төбәкләренең берсе. Халык Татарстанның бай тарихы, аның хезмәт сөючән халкы белән горурлана. Дуслык һәм үзара аңлашу, һәркем турында кайгырту, туган җирне ярату, өлкәннәрне хөрмәт итү – болар барысы да күпмилләтле республикада тынычлыкны саклап калуга ярдәм итә. 30 август көнне Бигәнәй мәдәният йортында авыл китапханәсе белән берлектә балалар белән «Чәчәк ат, Татарстаным»дигән тематик сәгать үткәрелде. Чара барышында китапханәче Татарстан Республикасы тарихы, башкалабыз Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре турында сөйләде. Китапларның тематик җыелмасына күзәтү үткәрелде. Аннары укучылар туган якны өйрәнү викторинасында катнаштылар, Татарстанның истәлекле урыннарын, республикабыз территориясендә яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәрен һәм гореф-гадәтләрен, танылган шагыйрь һәм язучыларның исемнәрен искә алдылар.
Явлаштау авыл китапханәсе хезмәткәрләре күренекле драматург, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулу уңаеннан "Ул-бүген дә гади халык арасында" дип аталган әдәби сәгать үткәрделәр. Чарада Туфан Миңнуллинның иҗатына күзәтү үткәрелде. Аның "Әлдермештән-Әлмәндәр", "Килен белән Кайнана", "Нигез ташлары, "Без бит авыл малае", "Авыл эте Акбай" әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. "Мәдәни җомга" газетасының Туфан Миңнуллинга багышланган санына күзәтү үткәрелде.
Татарстан Республикасы көне - милләтләре, диннәре һәм мәдәниятләре нинди булуга карамастан, төбәкнең барлык халкын берләштерә торган бөтенхалык бәйрәме ул. 29 августа Сатыш авылы мәдрәсәсе музее хезмәткәре Сатыш авылы «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Республикам белән горурланам» дип аталган туган якны өйрәнү сәгатен үткәрде. Чара барышында музей хезмәткәре балаларга Татарстан Республикасы тарихы, аның төп шәһәре - Казан, Татарстан символлары, Татарстанда яшәүче халыкларның күпмилләтле булуы, мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре, танылган шагыйрьләр һәм язучыларның исемнәре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы көне хөрмәтенә, 2025 елның 29 августында Байлар Сабасының үзәк мәйданында, “Х. һәм А. Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбенең укытучылары Газизова Гүзәл Равил кызы һәм Галиева Эльвира Раеф кызы кунаклар очен мастер-класс уздырдылар.
Мастер-класста катнашучылар әзер вариантны сайладылар һәм буядылар. Укытучылар җитәкчелегендә дөрес пропорциядә катнаштылар, кирәкле нәтиҗәгә ирешү өчен пумала белән дөрес хәрәкәтләр ясадылар. Һәр мастер-класста катнашучы үз куллары белән кабатланмас брошка ясады!
Китапханәдә яңа китаплар - ул һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Без һәрвакыт китап укучыларның теләкләренә колак салабыз. 2025 елның 27 августында Шәмәрдән модель һәм балалар китапханәсе «Дуслык» клубы хатын-кызлары өчен «Смотрите, что мы читаем» дигән яңа китап көне үткәрде. Китапханәчеләр «Казан утлары» китапханәсенең яңа китаплары белән таныштырды һәм аларга күзәтү ясады.
25 август Байлар Сабасының үзәк мәйданында “Җәйге китапханәдә – Сабантуй” чарасы үткәрелде. Чара бирнә җыю күренеше белән башланып китте. Балалар тальян моңнарына кушылып, бергәләп бирнә җыйдылар. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар белән беррәттән бүләккә китаплар да алып килгән иде балалар. Һәр авылдан килгән китап укучылар бирнә җыючыларны матур шигырь, җыр белән каршы алдылар. Татар биюе серләрен аларга Айсылу Зарипова ачты. Аннары балалар “Әдәби”, “Уеннар”, “Бию”, “Мастер-класслар” мәйданчыкларына таралып күңел ачтылар. “Әдәби” мәйданчыктагы кунакларыбызга: “Саба таңнары” газетасы, якташ шагыйрәләребез Ильмира Гыймаева, Миннегөл Манихова, Әлфия Әхмәтгалиевага балалар сәнгатьле итеп шигырь сөйләделәр, шигырь язып карадылар, сорауларына җавап таптылар. Чараны оештыруда актив катнашкан Саба мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, Саба сәнгать мәктәбе директоры Алмаз Газизов, Сәйдәш Солтанов һәм аларның укучылары, Саба үзәкләштерелгән клублар системасы директоры Альберт Гузялов, Айсылу Зарипова, Радик Локманов , Гөлнара Мубаракшина, Юныс Гиниятуллин, Ранис Мухаметзянов, Илнур Муллахметовка рәхмәтебезне җиткерәбез.
22 август көнне «Авыл яши» проекты кысаларында Олы Нырты авыл мәдәният йорты һәм авыл китапханәсе хезмәткәрләре «Ак калфак» клубы әгъзаларының шагыйрә, прозаик Рушания Габбасова белән очрашу кичәсе үткәрделәр. Тамашачылар серле шигърият дөньясына чумдылар. Бик күп әсәрләр укылды, бик күп җылы сүзләр һәм изге теләкләр әйтелде. Чарада катнашучыларның барысы да аның иҗатына сокланулары белән уртаклаштылар. Тагын да күбрәк иҗади уңышлар һәм яңа әсәрләр җыентыгы дөньяга килүен теләделәр.
Шигърият турындагы әңгәмә чәй табыны янында дә дәвам итте. Мәктәп елларын, беренче җылы мәхәббәт хисләрен, һөнәргә беренче адымнарын искә төшерде. Вакыт бик тиз һәм сизелмичә үтеп китте. Бу очрашу җыелучыларда онытылмаслык тәэсире калдырды, рухи яктан баетты, күп нәрсәләр турында уйланырга мәҗбүр итте.
21 август көнне Саба үзәк китапханәсендә "Өлкәннәр" клуб берләшмәсе өчен танылган
драматург, публицист, җәмәгать эшлеклесе, ТАССР, РСФСР, Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык язучысы Миңнуллин Туфан Габдулла улының (25.08.1925 – 02.05.2012) 90 еллыгы уңаеннан “Татар халкының намусы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Драматургның «Әлдермештән Әлмәндәр», “Әниләр һәм бәбиләр”, «Диләфрүзгә дүрт кияү», «Миләүшәнең туган көне», «Ай булмаса, йолдыз бар», “Гөргери кияүләре”, «Моңлы бер җыр» (романтик трагедиясенең геройлары – Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре), “Без китәбез, сез каласыз” драмасының төп герое халык шагыйре Г. Тукай, һ.б. пьесалары буенча куелган спектакльләрен татарлар гына түгел, башка милләт халыклары да бик яратып карыйлар.
“Күрше” фестивале «Безнең ишегалды» программасының дәвамы һәм ил масштабында моңарчы күрелмәгән проект. Әлеге бәйгегә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт биргән иде. «Күрше» фестивале – халык арасында күршелек культурасын үстерүгә, Татарстан ишегалларында гаилә һәм күршелек традицияләрен ныгытуга юнәлдерелгән проект.
Шундый чараларның менә инде икенчесе Байлар Сабасының Дальная урамында үткәрелде. Биредә үзмәшгуль, проектның җиңүчесе Алисә Гимадиева тарафыннан, Саба мәдәният бүлеге, Саба үзәкләштерелгән музейлар системасы белән берлектә “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара үтте.
Чараның чираттагысы 30 август-Республика көне уңаеннан үткәреләчәк.
Бөтесоюз Үзәк Башкарма Комитетының 1930 елның 10 августындагы карары нигезендә Татарстанда оештырылган 33 район исәбендә Саба районы да төзелә.
Ул Мамадыш һәм Арча кантоннарындагы Саба, Әбде (26 авыл) Теләче (31 авыл) һәм Чүриле (14 авыл) волостьларын эченә алып, 113 авылны, 8 пүчинкәне, 44 колхозны берләштерә.
Саба туган якны өйрәнү музеенда Саба районы оешуга 95 ел тулу уңаеннан вакытлыча күргәзмә оештырылды. Әлеге күргәзмә белән танышу өчен музейда кунакка көтеп калабыз!