ЯҢАЛЫКЛАР


24
июнь, 2019 ел
дүшәмбе

Балалар тынлы оркестр җитәкчесе Фәтхуллин Айдар Альберт улы Саба балалар сәнгать мәктәбенең Шәмәрдән филиалы тынлы бүлеге укучылары өчен сабантуй оештырды. Чара барышында саф һавада төрле хәрәкәтчән уеннар булды, анда балалар гына түгел, аларның әти-әниләре дә катнашты. Уеннарда актив катнашкан өчен барысына да бүләкләр тапшырылды.

Тэги: Мәдәният Бүлеге
saby.tatarstan.ru

19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

2020 елда Татарстан ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итәчәк. ТАССР төзелү Татарстанның барлык халыклары тормышында зур тарихи вакыйга булып тора. Бу уңайдан 19 июнь көнне Килдебәк авыл китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә «Татарстан-бай төбәк!» - исеме астында, истәлекле датага багышланган «Могҗизалар кыры» уены оештырдылар.

Тэги: Мәдәният Бүлеге ТАССРга 100 ел
saby.tatarstan.ru

21
март, 2019 ел
пәнҗешәмбе

20 март көнне Кукмара район мәдәният йортында Бөтенсоюз Ленин Коммунистик яшьләр берлегенә нигез салынуга 100 ел тулуга багышланган концерт булды.

Тэги: Мәдәният Бүлеге
saby.tatarstan.ru

18
март, 2019 ел
дүшәмбе

24 март көнне Килдебәк авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханә белән берлектә язның матур бәйрәме Нәүрүз уңаеннан авыл халкыннан балалар белән бирнә җыюны оештырдылар. Нәүрүзгә бирнә җыю инде онытылып барса да мәдәният хезмәткәрләре төрки халкының бу йоласын онытмыйлар, балаларда гореф-гадәтләргә кызыксыну уяталар. Авыл халкы да зарыгып көтеп ала.

Тэги: Мәдәният Бүлеге
saby.tatarstan.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International