Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , Казанда узган ветераннар арасында үткәрелуче җиңел атлетика буенча, “Ядрә этү” төрендә 1 нче урынны яулады.
4 нче февраль көнне Курсабаш авыл җирлеге гражданнары җыены булып узды. Җыен Курсабаш авылы мәдәният йортында үткәрелде. Мәдәният йортына килә алмаган кешеләр җыенда «ZOOM» программасы аша, дистанцион рәвештә катнаша алдылар. Җыенда Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов, хокук саклау органнары вәкилләре, оешма-предприятия җитәкчеләре һәм вәкилләре катнашты. Җыелыш башында АҖ «Татмедиа» һәм АҖ «Саба дулкыннары» әзерләгән видеоматериаллар каралды. Участок инспекторы Ф.Ф. Хабибуллин, 2024 нче елда авыл җирлегендә булган хокук бозулар һәм хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек белән таныштырды һәм җирлек халкына телефон мошенникларыннан саклану кагыйдәләрен аңлатып үтте. Татарстан Республикасының Саба һәм Теләче муниципаль районнары буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча өлкән тикшерүче И.Т. Хузин, Саба муниципаль районындагы янгын очраклары һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләре һәм әлеге таләпләргә кертелгән үзгәрешләр турында сөйләде. Шулай ук җыенда авыл җирлегендә урнашкан бюджет оешмалары җитәкчеләре 2024 нче башкарган эшчәнлек буенча хисап тотылар һәм 2025 нче елга булган планнары белән уртаклаштылар. Курсабаш авыл җирлеге башлыгы А. Р. Гыймадиев халык каршында 2024 нче елда авыл җирлегендә башкарылган эшләр буенча хисап тотты һәм 2025 нче елда эшләнергә тиешле эшләргә тукталып, бурычларны да билгеләп үтте. Җыенны йомгаклап Саба муниципаль районы башлыгы урынбасары Р.Р. Закирҗанов авыл җирлегендә яшәүче халыкка мөрәҗәгать итеп, авыл җирлеге һәм гомүмән районда башкарырга тиешле эшләргә тукталды һәм нинди юнәлештә хәрәкәт итәргә кирәк дигән фикерләре белән уртаклашты.
4 февраль көнне Курсабаш мәдәният йортында "Саба" ҖЧҖ "Курсабаш" бригадасының отчет җыелышы булып узды. Директор Җиһаншин Ирек Сәетша улы һәм баш белгечләр 2024 елдагы эшләргә тирән анализ ясадылар, җитешсезлекләрне билгеләделәр, аларны төзәтү һәм камилләштерү юлларын күрсәттеләр, 2025 елга планнар билгеләделәр. ҖыелыштаТатарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Саба муниципаль районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Гафур Шәйхулла улы Хасаншин катнашты.
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , ҖЧҖ “Игенче” призы чаңгы ярышларында 2 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
Курсабаш авыл җирлегеннән булган Бәшәров Фәннүр Шәйдула улы , чаңгы буенча ярышларда 3 нче урынны яулады. Котлыйбыз!
ҖЧҖ “Игенче” һәм “Курсабаш” хуҗалыклары ярдәме белән Курсабаш авыл җирлеге территориясен кардан чистарту даими башкарыла.
Түбән Утар торак пунктында яңа элемтә челтәре кулланылышка тапшырылды.
Түбән Утар торак пунктында яна элемтә челтәре кулланылышка тапшырылды.
Курсабаш авылында үзара салым чаралары хисабына агач кисү һәм чишмәне тәртипкә китерү эшләре тәмамланды.